Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТ БУЛУ ҮЗЕ БЕР ФӘН

Студентлык чорына аяк басу сискәндерә дә, куркыта да, кызыктыра да. Менә шушы хисләр бөтенесе башта укмашып, үзеңне кая куярга белимсең. “Нишләрмен?”, “кая барырмын?”, “дуслар таба алырмынмы?”...

Студентларга иң яхшы киңәшләрне кем бирер, ничек уйлыйсыз? Әлбәттә инде югары курс студентлары! Менә нинди киңәшләр бирә алар:

“Бар нәрсәне аңлап, белеп бетермәү – нормаль күренеш”.
Менә син укырга килдең, “кая барыйм, нәрсә эшлим, мин генә шундый инде, бер башым эшләми” дип үзеңне битәрләргә ашыкма. Тора-бара ияләнерсең дә, белә дә башларсың.

«Үзең бул. Үзеңне башкалар белән чагыштырма”.
Сине алда онытылмас 4-5 ел көтә. Үз сәләтләреңне күрсәтергә, чын булырга читенсенмә.

«Дәресләрне калдырма. Әгәр син исән икән, бар!”

«Һәрбер лекция син көткәнчә кызыклы булмаска да мөмкин. Тик син мондый лекцияләр хисабына күңеленә ятканнарын да калдыра күрмә”.

«Администрациянең сине кайгыртып утырмаячагына әзерләнә тор”.

Үзең турында үзең кайгыртмасаң, берәү дә кайгыртмаячак. Тулай торакта урын булсынмы, башкасымы – барысы өчен дә үзеңә тырышырга кирәк булыр.

«Бергә торачак кызлар (егетләр) белән ел башында ук нәрсә ярату-яратмавыгыз турында сөйләшеп куегыз”.

«Сезнең арагыздан берегезгә бик авыр чор чор кичерергә туры килүе ихтимал. Имтиханны тапшыра алмау, якыннарыгызның авырып китүе. Диплом алуга юл туры һәм сикәлтәсез булырга тиеш димәгән. Мин дустымның үлеменнән соң ярты елга академик ял алган идем. Тынычланыр өчен миңа вакыт кирәк булды”.

«Үзеңә дуслар тап. Аларны абруйларына карап сайлама, иң мөһиме – сиңа алар белән җиңел булсын”.

«Берәр фәннән алынган начар билге синең киләчәк тормышыңда әллә ни зур роль уйнамаячак”.

“Вакыт вакыт диагональ буенча уку – ул норма!”.

“Кайчакта син ирекле кебек тоелырга мөкин. Хәтта үзеңнең кайдан, кем булыңны онытып җибәрергә мөмкинсең. Хаталанма”.

«Яратып эшләгән эшеңне эшлә һәм син уңышка ирешерсең”.

«Нәрсә эшләячәгеңне алдан планлаштырырга күнек”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев