Логотип Идель
Бу – тема!

СТРЕSSTOP

Стресс безнең тормышыбызны, яшәешебезне чолгап алган. Ул өйдә, эштә, укуда һәм хәтта җәмәгать урыннарында. Барыбызның да аның белән күзгә күз очрашканы бар. Нәкъ менә шул вакытта аннан чыгу юлы юк кебек тоела. Дустым, син бик нык ялгышасын, мин сина стресстан котылыр өчен 6 киңәш бирәм!

Киңәш №1. Музыка

Синең, әлбәттә, яраткан җырларың бар! Шулай ук күңелле вакыйгаларны исеңә төшереп, синең кәефне күтәрә торганнары да бар, әйе бит? Шул җырлардан плейлист төзеп куй. Ул сиңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк.

 Киңәш №2. Сериаллар һәм фильмнар

Проблемалардан вакытлыча арынып тору, үзеңнең кәефеңне күтәрүнең иң яхшы ысулы кызык кино караудыр, мөгаен. Нәкъ менә шундый фильмнарны караганда кешедә, аны көләргә мәҗбүр итүче, бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга. Әмма әлеге кызыклы фильмнар кәеф күтәрү чарасы гына түгел. Чөнки эндорфин кешене вируслар һәм бактерияләрдән дә саклый,ягъни иммун системага ярдәм итә. Юкка гына: “Никадәр күбрәк көлсәң, шулкадәр озаграк яшәрсең” – димәгәннәрдер.

 Киңәш №3. Китаплар

Ә син белә идеңме: китап кешенең нерв системасы, йокысызлык, депрессия һәм СТРЕСС белән көрәшепргә ярдәм итә. Шуңа күрә китап сайлаганда җентекләп сайлап алырга тырыш. Менә сиңа берничә язучы исеме, аларның китаплары сиңа һичшиксез ошаячак: Эрих Мария Ремарк, Эльчин Сафарли, Cергей Есенини Есенин, Ринат Валиуллин, Рэй Бредбери һ.б.

 Киңәш №4. Әти-әни

Әйе-әйе, нәкъ тә шулай. Алар белән сөйләшу синең үзеңә дә, аларга да уңай гына тәэсир итәчәк. Аңлауларын һәм сиңа терәк булуларына ни җитә соң! Әти-әни сиңа беркайчан да начарлык теләми бит, син тыныч күңел белән аларга үзеңне нәрсә борчыганын сөйли аласың.

 Киңәш №5. Дуслар

Дусларың белән очрашып, саф һавада йөреп кайту 200% иң эффектив вариантларның берседе, мөгаен. Ә менә иң якын дустың белән проблемаларыңны сөйләсәң, аннан киңәш тә ала аласың әле.

 Киңәш №6. Көзгедәге кешегә елмаерга онытма

Ул көзгедәге кеше беркайчан да син елаганда көлмәс, синең елмаюыңа елмаю белән җавап бирер. Син үзеңнең берәү генә, шуны онытмыйча, вак-тиякләргә шатланып яшәргә кирәк. Иртән торгач, көзгегә карап,үзеңә бер елмай һәм бар эшләреңне яхшыга ниятлә. Шул вакытта барысы да килеп чыгачак. Ничек кенә авыр булса да, гел елмаерга тырыш!

ЙОЛДЫЗЛАР СТРЕСС ТУРЫНДА НӘРСӘ ДИ?

Илнат Фәрхуллин (“Казан егетләре” төркеме солисты)

Стресс иң күбе артистлардадыр инде ул, чөнки бүгенге көндә профессиональ, халык белән генә эшли торган, артистның хыялы зал тутыру, халык җыю һәм иң популяр артист булу. Шуңа күрә моның өчен күп көрәшергә, эшләргә кирәк. Дөресен әйткәндә, синең коллегаларың ук сиңа аяк чалырга мөмкин, сүзләр йөри, аеруча, халыкта. Һәм шушы болар барысы бергә җыелып стресс китереп чыгара, ниндидер борчылу. Мин үзем стресс белән ничек көрәшәм? Минем турында ни генә дисәләр дә, мин күп вакыт елмаерга тырышам.  Иртә белән торуга көзгегә карыйм да: “Всё-таки син прикольный бит, Ильнат»,- дип куям да үземә, стрессларны югалтырга тырышам. Тормышымда нинди генә хәлләр булмасын, мин аларның берсен дә сәхнәгә алып чыкмыйм. Халык аны шунда ук сизеп ала. Сәхнә артында, концерт башланырга берничә минут камлгач, мин бөтенләй башка  дөнья кешесенә “переключаюсь» һәм шулай концертны алып барып чыгам. Соңыннан яңадан үз хәләтемә кайтам. Сезгә киңәшем шул: елмаерга тырышыгыз. Җиңеллекләргә караганда авырлыклар мең мәртәбә күбрәк булачак. Шуңа күрә аларның һәрберсен һөрәгеңә якын алсаң, тормышның яме калмаячак. Шуңа күрә елмаерга, кешеләрне, дөньяны яратырга  кирәк!

Алинә Наилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев