Логотип Идель
Бу – тема!

СТРЕССТАН КОТЫЛЫП БУЛАМЫ? /ТЕСТ/





Мәктәп, контроль эш, имтиханнар... Никтер шушы исемлек ахырына стресс сүзен дә өстәп куясы килә. Белгечләр фикеренчә, стресс кеше тормышына иртә таңнан – будильник шалтыравы белән үк килеп керә.


Аннан инде барысы да алдан корылган схема буенча бара: транспорттагы этеш-төртеш, пробкалар, уку яки эш. Өстевенә конфликтлар, йокы җитмәү һәм башка шуның ише проблемалар кушыла. Арабызда стресска бик тиз бирешүчеләр дә, аның алдында баш имәүчеләр дә байтак. Беренче исемлектән - икенчесенә һәм, киресенчә, икенчесеннән беренчесенә күчүчеләр дә очрарга мөмкин. Бүген без синең стресска ни дәрәҗәдә чыдам булуыңны тикшереп карарга уйладык.


Моның өчен сиңа 10 сорауга җавап бирергә генә кирәк. Җаваплар түбәндәгечә бәяләнә: “юк” - 0 балл, “әйе, һичшиксез” - 3 балл, “әйе, кайчакта” - 1 балл.


Санап киткән сәбәпләр сине чыгырдан чыгарырга мөмкинме?


1) Көчле ислемай исе.


2) Дустыңны, сыйныфташыңны озак көтү.


3) Кемнеңдер сәбәпсез көлүе.


4) Әти-әниең, укытучыларның нәрсәдер өйрәтүе.


5) Транспорттагы шау-шу.


6) Аралашу вакытында кулларын селки-селки сөйләүчеләр.


7) Сиңа кызыксыз һәм кирәк булмаган әйбер бүләк итүләре.


8) Укыйсың килгән китапның эчтәлеген алдан ук сөйләп бирүләре.


9) Кинотеатрда алдагы рәттәгеләрнең сөйләшеп, боргаланып утырулары.


10) Синең алдыңда тырнак кимерүләре.


Нәтиҗә:




1) 26-30 балл – син көчле стресс кичерәсең,


2) 15-26 балл – син стресска бирелүчән түгел, вак-төяккә исең китми,


3) 15 тән азрак балл – син бик тыныч, стресс сүзе сиңа гомумән таныш түгел.



Ә хәзер стресстан котылуның берничә чарасын тәкъдим итәбез:


1) Чәй эчү. Стресстан котылуның иң гади һәм беренче ысулы булып чәй эчү тора. Аның төрләре гаять күп, үз күңелеңә хуш килгәнен сайлап алырга мөмкин. Тик шулай да стресстан иң яхшы булыша торганы – яшел чәй.


2) Хобби. Үзең яраткан һәм сине ялыктырмаган эш белән шөгыльләнү тынычландыра.


3) Спорт. Күп кенә табиб һәм психологлар стресстан котылырга теләүчеләргә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Спорт эчеңдә җыелган негативтан котылырга да ярдәм итәр.


4) Ярдәм итү. Кемгә дә булса ярдәм кулы сузу тынычланырга булыша икән.


5) Эчеңдәгене кәгазьгә төшерү. Кәгазьгә язылган проблема шунда ук хәл ителә ала. Ул сорау бирми, сине бүлдермичә тыңлый, үзенекен сөйләп шулай ук аптыратмый


6) Табигатьтә йөреп керү. Саф һава кан әйләнешен яхшырта, шуның нәтиҗәсендә синең башың да яхшырак эшли башлый, начар уйларга да урын калмый.


7) Якыннарыңны кочаклау. Гади һәм бушлай булган әлеге чара чыннан да үзеңне күпкә яхшырак хис итәргә ярдәм итәр: кәефең күтәрелер, борчуларың китәр.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев