Логотип Идель
Бу – тема!

СТОИКЛАР: борчу-кайгыдан, ялкаулык һәм ачудан котылуның борынгы ысулы

Фәлсәфә – фән түгел, ә фән – фәлсәфә түгел, ләкин алар һәрчак янәшәдә. Хәзерге фән борынгы фәлсәфә өйрәтмәләреннән үсеп чыккан. Күп кенә фәннәр, мәсәлән, Аристотель белән бәйле. Беренче грек фәлсәфәчеләрен исә, гомумән, «физиклар» дип атаганнар. Шуңа да без һич тә шикләнмичә «Кызыклы фән» темасы белән бергә фәлсәфә турында да сөйләшә алабыз. Бу юлы сүз стоиклар турында булыр.

«Стоик» дигәндә нәрсә күз алдына килә? Төрле авырлыкларга түзә торган, чыдам кешеләрдер, бәлки. Әйе, «Ул – стоик», яки «Ул бу хәлдә стоикларча сабыр булды», – дип әйтәләр. Чынлыкта «стойкость» белән «стоик» бөтенләй башка сүзләр.
«Стоик» сүзе борынгы грек телендәге stōïkos сүзеннән алынган, анда ул «стоаныкы [портик яки болдырныкы]» дигәнне аңлата. Грек сүзе исә Афиналардагы Стоа Поикиле, яки «Бизәкле стоа» исемле урын белән бәйле, заманында монда стоиклыкка нигез салучы фәлсәфәче Китийлы Зенон белем биргән.

Стоицизм, яки стоиклык – борынгы Греция һәм Римда безнең чорның III гасырына кадәр чәчәк аткан фәлсәфә юнәлеше ул. Аңа безнең эрага кадәр III гасырның башында Афиналар шәһәрендә Зенон исемле кеше нигез сала. Стоицизмның үз логика системасы, табигать турында карашлары һәм, иң мөһиме, үзенчәлекле этика фәлсәфәсе бар. Стоиклык өйрәтүенчә, бәхеткә илтә торган юлның нигезендә менә мондый күренешләр ята: хәзерге вакытны кабул итү, ләззәткә омтылыш яки авыртудан курку кебек хисләргә үзеңне җиңәргә ирек бирмәү, әйләнә-тирә дөньяда үбезнең өлешебезне аңлау өчен акылны куллану һәм бергәләп хезмәт кую, башкаларга гаделлек белән карау. Начар фикерләр түгел, шулай бит?

Өч сорау бар


Бөек стоик Эпиктет фикеренчә, яхшы кеше булырга теләүчеләр өч сорау турында баш ватарга тиешләр:

– Нәрсәгә омтылам һәм нәрсәдән котылырга телим?

– Нәрсә телим һәм ни теләмим?

– Ничек ялгышмаска һәм дөрес фикердә булырга?

Башкача әйткәндә, яхшылыкка омтылган кеше үзенең теләкләрен, гамәлләрен һәм фикерләрен тәртипкә салырга тиеш.

Үзеңне камилләштер


Күп кенә башка фәлсәфә юнәлешләреннән аермалы буларак, стоиклыкта күнегүләр мөһим урын алып тора. Син стоик икән, димәк, син уйларга бирелеп, һавада очып йөрмисең, ә шушында, җирдә яшисең һәм фәлсәфә өйрәткәнчә яшәргә омтыласың. Моның өчен, беренче чиратта, рухи күнегүләр башкарырга кирәк. Дөньяның фанилыгы турында искәртеп тору, хис-кичерешләрне анализлау, вакыйгаларга читтән карау – шундый күнегүләрнең кайберләре генә.

Үзен камилләштерергә теләгән стоик, һәр көнне кич җитүгә, үткән тәүлек турында уйлана, хаталарын һәм уңышларын барлый. Марк Аврелийның «Уйланулар» дигән китабы нәкъ шундый кичке уйланулардан хасил булган да инде.

Ялкаулыкка урын юк


Стоикларны кайвакыт пассивлыкта гаеплиләр. Моңа нигез бар да кебек, чөнки стоиклык дөньядагы күпчелек әйбергә карата битарафлык тәрбияли. Кеше үзенең фикере, омтылышлары, теләкләреннән башка бер нәрсәгә дә хуҗа түгел, аның тәне, мал-мөлкәте, даны, эше-хезмәте – берсе дә чын мәгънәсендә аныкы түгел, дип өйрәтә стоиклык. Шуңа да без үзебезнең кулыбыздан килгәнне генә эшли алабыз. Бу принцип «Контроль дихотомиясе» дип атала.

Ләкин бу һич кенә дә ялкаулыкка китерми. Стоиклык дөньяда ләззәт кичереп кенә гомер үткәрүчеләрне акылга килергә чакыра. Бу хакта Марк Аврелийның «Уйланулар»ында язылган:

«Иртән, торырга иренеп ятканда, кешелек өчен кирәклегең хакында искәртү кул астыңда булсын. Мин бу эшне эшләргә яратылган килеш һәм аны эшләргә кирәк булганда да нәрсәдер сөйләмәкче буламмы? Яисә бу минем юрган астында иркәләнеп ятуым өчен уйлап чыгарылган сәбәп кенәме?

Соң, йокы шундый татлы бит.

Ә син, димәк, эшләү, тырышу өчен түгел, ә бары тик бу дөньяның төчесен тоярга гына тугансыңмы? Син чирәмнең, чыпчык баласының, кырмыска, үрмәкүч, бал кортының ничек тырышканын, тир түгеп көчләреннән килгән кадәр эш башкаруын, дөнья дәрәҗәсендәге төзелешләр оештырганнарын күрмисеңмени? Һәм шуннан соң да син кешелек өчен хезмәт итәргә ашкынмыйсыңмы?

Ял итә белергә дә кирәк бит.

Дөрес. Шуңа табигать ашау-эчүнең чамасын биргән кебек, моны да чамалаган. Сиңа көчеңнән килгәннән артыграк эшлим дип тоелганда да, эшләгәнең мөмкинлекләреңнән артмаган булып чыга. Син бары тик үзеңне яратмыйсың, шул гына. Үзеңне яратсаң, табигатеңне дә, аның ихтыярын да яратыр идең. Эшен яраткан кеше ашамыйча да, юынмыйча да үз эшен башкарырга, барлык көчен шул эшкә юнәлтергә әзер. Димәк, син үз табигатеңне биюче үз һөнәрләрен, көмеш яратучы – көмешне, дан яратучы – шөһрәтне сөйгәннән азрак хөрмәт итәсең? Алар бит үз максатларна ирешер өчен йокламаска да, ашамаска да әзер».

Ачуланма


Рим империясенең кодрәтле императоры, сугышлардан башы чыкмаган идарәче һәм шул ук вакытта стоик философы Марк Аврелий болай дигән:

«Иртән үзеңә әйт: Мин бүген рәхмәтсез, усал, сатлык, көнчел, ярдәм кулы сузмый торган кешеләрне күрәчәкмен. Чын яхшылыкны бөтенләй белмәүче һәм авыручыларны… Аларның берсе дә миңа зыян сала алмас, бер кеше дә мине начар юлга алып керә алмас, мин дә кардәшемә ачулана яки аңа нәфрәт саклый алмам; чөнки без бу дөньяга бергә хезмәт куяр өчен килдек».

Марк Аврелий, Эпиктет, аларга кадәр Сократ, ә алардан соң ике мең ел үткәч, алман фәлсәфәсече Ханна Арендт бер үк нәрсә турында язганнар: явызлык ул – авыру. Стоицизмда усал кешеләр «агнойя» һәм «аматиа», ягъни «белемсезлек» һәм «укытылмаганлык»тан җәфа чигүчеләр дип карала. Алар хикмәттән һәм дөрес фикерләүдән мәхрүм, шуңа күрә аларны кызганырга кирәк. Стоиклар өчен усал Кәрим белән сукыр Гали бер дәрәҗәдә. Без сукыр кешене күрмәгәне өчен ачуланмаган кебек, усал-явызларны да ачуланырга кирәкми. Әлбәттә, бу начар кешеләрен акламый, чөнки белем алу һәм үзеңне тәрбияләп, явызлыктан баш тарту һәркемнең кулында. Ләкин стоиклар яхшы якка үзгәрүнең беренче адымын тәкъдим итәләр дә инде: син үзеңнең хаксыз булуыңны, хикмәттән мәхрүм булуыңны аңларга тиешсең.

Стоиклыкның барлык өйрәтмәләрен кып-кыска гына итеп тә аңлатып була: кеше үз табигатенә буйсынып яшәргә тиеш, ә аның табигате исә – акылга таянучы, гадел, кыю, уртача тормыш алып баручы кеше булу.
Явызлык ул – авыру




Айдар Шәйхин, Gıylem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев