Логотип Идель
Бу – тема!

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ЛАУРЕАТЛАРЫ ИЗОЛЯЦИЯДӘ ДӘ ТИК УТЫРМЫЙ!

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале үзизоляция вакытында да актив эшчәнлеген дәвам итә. Үз тамашачыларын интернет челтәре аша шатландыра ул. Аның “Пересидим карантин” ролигын социаль челтәрләрдә 50 меңнән кеше карап өлгергән инде.

Уен-көлкеле видеоролик “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә элек катнашкан кешеләр тарафыннан төшерелгән. Ул коронавирус эпидемиясе аркасында өйдә утырырга мәҗбүр булганнарның кәефен күтәрү өчен эшләнелгән.

Роликта Татарстан артистлары, җырчылары, Казан дәүләт мәдәният институты, ГИТИСның эстрада факультетын тәмамлаучылар – Айдар Сөләйманов, Марина Михайлова, Рузил Гатин, Данил Буранов һәм фестивальнең башка лауреатлары рус һәм татар телләрендә карантин турында җыр башкара. Анда шушы вәзгыять аркасында килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгу турында да бәян ителә.

– Өйдә утыру, бәлки, авыр да түгелдер. Әмма психологик яктан үзенең моментлары бар. Шуңа да бүген теләсә нинди позитив бик мөһим. Өлкән буынга да, яшьләргә дә теләктәшлек күрсәтергә кирәк. Өйдә калып, барлык начарлыклар үтеп китәр, барысын да җиңеп чыгарбыз икәнлегенә ышанырга кирәк. Безнең җыр шуңа багышланган да, – ди Татарстанның атказанган артисты, җырчы, Россиянең Дәүләт академия Зур театры һәм Ла Скала театры солисты Рузил Гатин.

Җыр сүзләрен шагыйрь, драматург, “Первый канал”ның тапшырулар мөхәррире Вениамин Борисов язган. Көен “Голос” шоуы катнашучысы, саунд-продюсер Марк Юсим иҗат икән. Татарчага Ләйсән Хәйруллина тәрҗемә иткән. “Йолдызлык”лылар әлеге идеяне күтәреп алып, ике тәүлек эчендә башкарып та чыкканнар.

 “Созвездие-Йолдызлык” фестивале, үзизоляция чоры тәмамлангач, дәвам итәчәк. Фестиваль хәрәкәтенең калган зона этаплары июньнең икенче яртысында Буа, Питрәч, Яшел Үзәндә узачак. Ә финал һәм суперфиналны Казанда сентябрьдә үткәрергә ниятлиләр.

– Бүгенге вәзгыятьтә бу ролик – безнең төп уңышларыбызның берсе. Без “Созвездие-Йолдызлык”ның зур концертлары турында хыялландык. Әмма бөтен планнар чәлпәрәмә килде. Мондый роликны ясарга безгә мәскәүлеләр тәкъдим итте. Без идеяне тормышка ашырдык, татарчага да тәрҗемә иттек. Миңа калса бик позитив ролик килеп чыкты, без аны мөмкин кадәр күбрәк кеше каравын теләр идек. Бу – безнең илебезнең ныклыгына да бер адым. Балаларның нурлы, чиста күңеле төшенкелеккә бирелүдән саклап кала, –  ди “Созвездие-Йолдызлык”ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

⠀ СМОТРЕТЬ ВСЕМ! ЭТО БОМБА???⠀ Созвездинцы присоединились к музыкальному флешмобу #пересидимкарантин от @ventel23 и @marqsim ?? ⠀ ⠀ Автор слов - Вениамин Борисов⠀@ventel23 ⠀ Перевод - Лейсан Хайруллина @leisan533 ⠀ Автор музыки - Марк Юсим @marqsim ⠀ Режиссёр монтажа - Артур Амиров @artik_official ⠀ ⠀ Исполнители:⠀ Айдар Сулейманов @aydar_suleymano ⠀ Руфина Халиуллина @rufarufa ⠀ Зиля Гибатова @zilysha_gibatik ⠀ Марина Михайлова @marinkamikhaylova ⠀ Лилия Ахметзянова @lili_theatro ⠀ Рузиль Гатин @ruzil.gatin ⠀ Камилла Шакирова @kamillotta.16 ⠀ Артур Амиров @artik_official ⠀ Зилия Вафина @vafinaziliya ⠀ Алсу Сулейманова @alsu_sul ⠀ Даниил Буранов @danilburanov ⠀ Ирида Хусаинова @iridahusainova ⠀ Даниил Иванов @daniilivanov.ru ⠀ Олеся Полищук @myolesya_artist ⠀ Александра Бушуева @bushueva89 ⠀ Алена Ахметова @alenahmetova ⠀ Владимир Шнитко @vladimir_shnitko ⠀ Камила Алескерова @kamila_aleskerova ⠀ Алексей Родионов @aleksey_rodi

Публикация от СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК ? (@wwwyoldru)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев