Логотип Идель
Бу – тема!

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК»: ФЕСТИВАЛЬ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ ЯЛДАН КАЙТТЫ

Фестивальнең 230 лауреаты һәм җиңүчесе 18 көн дәвамында Кырымда ял итте.  Бу юлы «Йолдызлык» балалары үз вакытларын Саки шәһәрендә урнашкан «Зәңгәр дулкын» шифаханәсенең балалар сәламәтләндерү лагерендә уздырды.

Һәр җәй үткәрелә торган әлеге  иҗади смена Татарстан Президенты һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
«Ковидка каршы чикләүләр нәтиҗәсендә җәйге смена «Йолдызлык» тарихында беренче тапкыр ябык форматта үтте. Шуңа карамастан, ул проект тарихында иң озыны булды», - дип сөйләде фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

– Балалар матур табигать кочагында ял итте. Мине диңгез таң калдырды: хәтта штурм вакытында да ул чиста һәм үтә күренмәле иде. Фестиваль җиңүчеләре өчен шартлар югары дәрәҗәдә”, - дип белдерде  жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.

Диңгездә коенудан һәм кояш ванналары кабул итүдән тыш, яшь артистлар вакытларын үзләренең иҗади үсеше өчен файдалы итеп үткәрде. Бай программа үз эченә фильмнар, квестлар, викториналар, кичәләр, спорт чараларын алган иде.

Җәйге иҗади сменалар вакытында һәр көн, гадәттәгечә, билгеле бер темага багышлана. Бу ел да искәрмә булмады. Балалар Нептун көненә махсус номерлар әзерләде, «Оскар» премиясен тапшырган көнне актерлар һәм артистлар булып балкыды, бизнес көнендә эшмәкәрлек эшчәнлегендә үз көчләрен сынап карады, режиссер ролен үз өстенә алды һәм кинематография көнендә фильмнарга трейлерлар төшерде.

Кичәләрнең берсе XX гасыр стилягаларына багышланган иде. Балалар һәр унъеллыкны яктыртты, әйтик, 60-нчы елларның 80-нче еллардан аермасын күрсәтте. Моның өчен алар мөстәкыйль рәвештә тикшеренүләр үткәрде, тарихи фактларны өйрәнде. 

Иҗади процесска балалар һәм әйдаманнар гына түгел, фестиваль хәрәкәте җитәкчелеге вәкилләре дә җәлеп ителде. Мәсәлән, смена вакытында алар аерым бер отрядка җыелып, күңелле бәйрәм оештыруда катнаштылар.

Смена программасының белем бирү өлешенә аерым игътибар бирелде. Балалар өчен мастер-класслар белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, «Дорога из города»  бию театры студиясе солистлары, шулай ук фестиваль хәрәкәтенең узган еллардагы җиңүчеләре – Россия театр сәнгате-ГИТИС институтын тәмамлаучылар чыгыш ясады.

– Мастер-класста мин вокалчылар файдалана торган кечкенә хәйләләрем белән уртаклаштым. Мәсәлән, без чыгыш алдыннан дулкынлануны киметергә һәм җырларны сыйфатлы итеп башкарырга өйрәндек. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, барлык балалар да бик сәләтле. Аларның сәләтенә сокланудан туктамыйм. Шушы яшьтә алар җитди репертуар белән чыгыш ясый , - диде Зилә Сөнгатуллина.

Сменаның иң кызыклы өлеше – әлбәттә, зур бәйрәм концерты. «Йолдызлык» балалары кырымлылар һәм ял итүчеләр өчен күпмилләтле Татарстанның төрле телләрендә җыр куплетлары, Совет һәм Россия композиторлары җырлары, популяр классик һәм джаз вокал әсәрләрен башкарды. Ә хореографик номерларда исә алар дөньяның төрле халыкларының бию традицияләрен күрсәтте. Концерт өчен Севастопольдән профессиональ тавыш һәм яктырту аппаратурасы, шулай ук диодлы экраннар китертелде.

Смена ахырында ябылу тантанасы оештырылды, һәр бала һәм барлык педагоглар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр алды.

Әйтергә кирәк, әлеге җәйге иҗади смена 2021 елгы  «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең күңелле йомгаклау өлеше булды. Сентябрьдә исә  республиканың төрле шәһәр һәм районнарында яшь башкаручыларның зур концертлары старт ала.
 

«Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев