Логотип Идель
Бу – тема!

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» - МАМАДЫШТА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Мамадыш шәһәрендә ике көн буе “Созвездие-Йодызлык” республика яшьләр фестиваленең сигезенче зона этабы узды. Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Мамадыш районнары катнашучылары үзләренең иҗади сәләтләрен биредә күрсәтте. Ә иң-иңнәре юллама да отты әле!

23 мартта Мамадышта “Созвездие-Йодызлык” эстрада сәнгате буенча XIX республика яшьләр фестиваленең зона гала-концерты узды. Аның нәтиҗәсендә жюри вәкилләре Казанда финалда катнашачак 54 коллективны сайлап алды. Дүрт районнан килгән 1250 катнашучы сайлап алу этабында “Вокал”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләрендә 342 номер тәкъдим иткән.
Әлеге зона этабын үткәрү урыны итеп Мамадыш юкка гына сайлап алынмаган. Бу район мәдәният өлкәсендә яшьләр белән эшләү буенча иң яхшыларыннан санала. Алып баручылар да: “Әгәр Мамадыш шәһәренә 1781 елда нигез салсалар, ике көнгә жюри вәкилләре биредә “Йолдызлыкдыш” шәһәрен булдырды”, дип шаярды.



– “Йолдызлык” – безнең балалар яраткан, мәдәният һәм сәнгатьне үстерә торган иң кирәкле һәм ихтыяҗы булган проект. Анда катнашучылар безне ел дәвамында төрле чараларда чыгышы белән шатландыра. Мин шушы проектка бик рәхмәтле. “Йолдызлык” ярдәмендә һәр районның мәдәнияте бер башка үсте. Ел саен без бу фестивальдән могҗиза көтәбез, һәм ул чынга аша, – ди Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

12 яшьлек Лиана Локманова “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә үзен 7 яшеннән бирле сыный. Башта булып чыкмаса, былтырдан башлап, Казандагы суперфиналга эләгә башлаган ул. Зона этабында “Вокал-соло” номинациясендә чыгыш ясап, икенче урын алды.



–  Мондый конкурсларда катнашканда, иң мөһиме – каушамау. Үз көчеңне бер йодрыкка туплап, сәхнәгә чыга алырга кирәк. Мин былтыр Мамадыш музыкаль мәктәбен кызыл аттестатка тәмамлап, кабаттан анда язылдым. Хәзер башка программа буенча икенче аттестат алачакмын. Мин кешеләргә җырларга яратам, аларның энергтикасын тою миңа рәхәтлек бирә, – ди Лиана.

Киләчәктә ул җырлый торган театр актрисасы булырга тели. “Йолдызлык”тан кала, “Морозко” Бөтенроссия конкурсында 2018 елда беренче урын алган, Венера Ганееваның “Сандугач-Соловей” конкурсында 2016 елда өченче урын яулаган.

Зона этабында катнашучылар, чыннан да, кызыклы номерлар белән шаккаттырды. Биредә аһәңле тавышларны ишетеп, ватанпәрвәрлек хисен арттырып та булды. Егет-кызлар робот, мәктәп тормышы, мәхәббәт турында номерлар башкарды. Кемдер хәтта скейтбордларда, гироскутерларда биергә дә куркып тормады.

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале елдан-ел күбрәк катнашучы җыя. Әгәр конкурсның чишмә башында анда елына 7 мең кеше катнашса, хәзер бу саннар ун тапкырга артыграк. Былтыр анда миллионынчы катнашучыны теркәгәннәр. Хәзер фестивальнең зона турларынын фестивальнең махсус сайтыннан туры трансляция аша да карарга мөмкин икән.



Зилә Сөнгатуллина, фестивальнең жюри рәисе, Россиянең халык артисты:

– Мамадыш районы – сәләтле як. Безне биюләр, костюмнары белән шаккаттырдылар. Ел саен хореограф, вокалистларның фантазияләрен күрәбез, яңа ачышлар ясыйбыз. “Созвездие-Йолдызлык” – киләчәк буын турында кайгырткан дәүләт программасы, ә киләчәк буын белемле һәм талантлы булырга тиеш.

Язма башында юллама отучылар турында әйткән идем бит, хәтерлисеңме? Шулай итеп шул: Мамадышта узган зона турында призлы урын алучылар автомат рәвештә Казанда узачак финалга чыгу мөмкинлеген ала. Димәк, аларга 14-18 апрельдә үз казанышларын яңадан дәлилләргә кирәк булачак. Ә иң-иңнәр 19 апрельдә – УНИКС, 29 апрель “Пирамида” сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булачак. Гран-При алучыны да “Пирамида” сәхнәсендә игълан итәчәкләр. Ә март ахырына кадәр тагын ике зона этабы үтәчәк.



– Әлеге конкурс безнең Татарстанны мәхәббәт хисе белән балкытып тора. Бу – бәхет бәйрәме! Фестивальдә иң мөһиме – безнең балаларыбызның –җитәкчеләргә, әби-бабайларның – оныкларына, әти-әниләрнең балаларына булган мәхәббәте. Бүген дөньяның бер генә почмагы да моның белән мактана алмый, – ди фестивальнең  генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ ?????? АЛЬБОМ




























Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев