Логотип Идель
Бу – тема!

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ КИЧӘСЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР, КОТЛАУЛАР

***

Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

Ун ел буе кыңгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

Бүген алар чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур эшкә.

***

Гел исемдә килүем мәктәбемә,

Сөеп безне алып кердегез.

Шуннан бирле Сез күпме балага

Армый-талмый белем бирдегез.

Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә

Агач яфрак ярган шикелле.

Ә балалар киткәч моңайдыгыз,

Шушыдыр, дип, гомер үтүе.

Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,

Чәчләрегез иртә агарса да.

Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,

Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.

Яшәгез Сез әле озак-озак,

Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.

Безнең юлда якты маяк булып,

Ерактан яктыртып торыгыз.

***

Бу дөньяда миңа ике кеше –

Укытучы белән әнием –

Бик тә якын, бик тә гүзәл,

Аларга соң тагын ни диим?

Ничә еллар, укытучым, сез бит

Чын йөрәктән белем бирдегез.

Кыенлыклар китерсәк тә, сүз әйтмичә,

Безне сакладыгыз, түздегез.

Күрмәмешкә салыштыгыз кайчак,

Без ясаган юк-бар ялгышны,

Агымсулар бозса да юлларны,

Бозмадыгыз безнең язмышны.

***

Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

“Тырыш, укы!”- дип өндәде әни,

“Тырышам,”- дип кемне алдадым???

Үз-үземне алдап йөргәнемне

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Галим булсын, дип, тырышты укы­тучым,

Әни исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны өни күтәргәнен

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан өни каплады.

Кеше булыр өчен әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Мин күп белдем хәзер, күп аңладым

Әти-әни сүзен тыңлармын…

Ләкин әни булу зур эш икәнлеген

Әти булгач кына аңлармын…

***

Шул кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

Кая ага икән бу сулар?

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

-Дәү булдың ич, китәм,- диясең.

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга...

Ашыкмачы зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!

***

Укытучым минем, сүнмәс назым,

Якты назым – балачакларым

Мин гомергә, әнкәм белән бергә

Күңелемдә сезне саклармын.

Тормышымның тәүге сукмагында

Шат елмаеп каршы алдыгыз.

Канат куеп якты хыялларга

Олы юлга озатып калыгыз.

***

Укытучым! Сүз тыңламаган чаклар да булгалады, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Әлбәттә, без ул вакытларда киңәшләрегезнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап җиткермәгәнбез. Ә менә хәзер аңлыйбыз, бар да үзебез өчен кирәк булган икән. Кадерле Укытучыбыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле. Без Сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.

***

Гомеремнең тәүге язларыннан,

Әткәм — әнкәм белән янәшә

Берәү яши һаман күңелемдә,

Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

Хәтеремдә курка-курка гына

Сыйныфыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә, шулчак беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем.

Дәреслекне ачкач аптыравым,

Нәүмизләнеп, каушап калуым.

Хәтеремдә аның әкрен генә

Иңнәремә кулын салуы…

Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

 Кыенлыклар килсә, әле дә ул

Бирешмә!- дип, гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

***

Агым судай челтерәшеп

Үтте мәктәп еллары,

Озатып калды безне җәйгә

Көмеш кыңгыраулары.

Сау бул, мәктәп, сентябрьдә

Көтмә зарыгып безне –

Төрлебез төрле җирләрдә

Каршыларбыз бу көзне.

Сабыр итче бераз, вакыт,

Үтми торсын еллар да.

Җыелсыннар унберләр дә

Кыңгырауны тыңларга.

Аның соңгы чыңлавы,

Хушыгыз, мәктәп еллары.

Аерылышуны сизеп

Чыңлый күңел кыллары.

***

Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.

Якты юллар телеп,

Матурлыкка өндәп

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Бир кулыңны, дустым,

Ерак юлга чыктык,

Тау артында болыт аллана.

Безнең юллар бара

Ерак офыкларга,

Офыктагы серле таңнарга.

Ямансуда кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.

***

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

- Исәнме!- дип,

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә

Йомгакларым сүтеп карасам.

***

Эх, мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, туган яктан аерылып , белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың икән. Тиздән, бик тиздән кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калыр. Мәктәп еллары :кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр, походлары белән искә төшә. Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар –балачак еллары. Ә балачакны әле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Как можно узнать авторов ,кто написал эти стихотворения