Логотип Идель
Бу – тема!

«СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2020»: «ФОРМА КИЕП, БАНТ ТАГЫП КОМПЬЮТЕР КАРШЫНА КИЛЕП УТЫРДЫК»

Узган ел: “Киләсе елга “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен 11ләр форма киеп, кызыл тасмаларын тагып, компьютер каршында уздырачак”, - дисәләр, шаккаткан булыр идек. Ә быел... Быел 11 сыйныф укучылары гомерләрендә бер генә була торган бәйрәмне нәкъ менә шулай итеп уздырып җибәрде. Әлеге яңалыкны ничек кабул итүләре, бу көнне нинди хисләр кичерүләре, бәйрәмне ничек уздырулары турында аларның үзләреннән һәм укытучыларыннан сораштык.

Айгөл Хәбибрахманова, Арча районы Шушмабаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен сыйныфташларым белән уку елының һәр көнен санап көттек. Ел башыннан ук башка елларныкына караганда үзенчәлеклерәк булсын, дип планнар кордык. Бәйрәмнең булмавын ишеткәч,  башта югалып калдык. Авыр булды. Әмма чыгу юлы табылды. Оператив рәвештә видеофильм ясадык.

25 май көнне иртән әни бәйрәм белән котлап йокымнан уятты. Формамны,  ак алъяпкычымны киеп, зур ак бантларымны тагып, көзге каршына килеп баскач, күңелем тулды. Бәйрәм үзе “Zoom” платформасында үтте. Аны, компьютер каршына утырып, гаилә белән бергәләп карадык.

Соңгы кыңгырау бәйрәменә без әнием белән авылыбыздагы "Торна сазы"дип аталган җирдән "Алтын туй" чәчәге җыеп кайттык.  Әниләр дә имтиханга шул чәчәкләрне алып бара торган булган. Имеш, банкага утырткан чәчәкләр артында алар күчерә алганнар. Кызыл китапка кергән бу чәчәкнең тамырларын зарарламыйча  кисеп алып, мин дә җыеп мендем. Алар өстәлемдә бәйрәмемне бизәп торды.

Фәрит Салихов, Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

– “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен 11 сыйныф укучылары өчен 29 май көнне онлайн форматта уздырачакбыз. Котлаулар яңгыраячак, видеолар күрсәтеләчәк. Анда 11ләр, аларның, әти-әниләре, укытучылар катнашачак. Чыгарылыш сыйныфлар өчен бәйрәмнең шулай узуы авыр хәбәр булды. Бик көткәннәр иде. Мәктәп белән тантаналы рәвештә, матур формаларны киеп саубуллашасы килә бит.  Нишлисең инде, бернишләп булмый...

Булат Гыйззәтуллин, Балтач районы Чепья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– “Соңгы кыңгырау” бәйрәменең узмаячагын белгәч, бөтен 11нче сыйныф укучыларының да кәефе төшкәндер. Минем дә шулай булды.  Без бит аны 11 ел буе көттек. Әмма борчылмыйбыз, борчылып бер нәрсә дә үзгәрмәячәк. Иң мөһиме – имтиханнарны яхшы балларга тапшырып, укырга керү.

Хәзерге вакыта онлайн форматта узачак бәйрәмгә әзерләнәбез. Безнең анда алай бик катнашасы да килеп тормый, ләкин башка юл юк. Бу бәйрәм безнең өчен генә түгел, укытучыларыбыз өчен дә уздырыла бит. Алар сабыр булдылар, безгә белем, тәрбия бирделәр. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле!

Изоляциягә күчүнең, сыйныфташларыбыздан аерылуның уңай яклары да булды: без тагын да якынайдык, дуслаштык, бер-беребезне бик сагынабыз.

Илүзә Гыйлемҗанова, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы:

– Бәйрәмнең булмавын аңлагач, кәеф бик нык төште инде. Кызлар белән еладык. Аңа 9 сыйныфтан бирле әзерләнгән идек. Сценарийлар да әзер иде инде... Бәйрәм 30 май көнне онлайн узачак. Анда хисләр дә, атмосфера да бөтенләй башка булачак… “Формаларгызны киеп, компьютер каршына килеп утырырсыз”, - дип әйттеләр. Бәйрәм өчен  махсус видеозяма әзерләдек. Имтиханнардан соң чыгарылыш кичәсен уздырырга һәм шунда бәйрәм итәргә, дип хыялланабыз.

Чулпан Сәмигуллина, Арча районы Шушмабаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

– Бездә “Соңгы кыңгырау” 25 май көнне дистанцион режимда узды. Укучылар ак бантлар, кызыл тасмаларын тагып, формаларын киеп, әти-әниләре белән бергә компьютер каршына килеп утырды. Матур сүзләр дә әйтелде, җылы теләкләр дә яңгырады, әмма чын бәйрәмгә, җанлы аралашу, күрешүгә берни дә җитми. Сәхнәдән әйтелгән теләкләр бөтенләй икенче төрле яңгырый.

Укучылар видеоязмалар әзерләгән иде. Алар  анда шигырь дә сөйли, җыр да җырлый. Хәтта вальс та биеделәр. 1 сентябрьдә биегән биюләренең видеосы сакланган булган икән. Ахырдан виртуаль кыңгырау чыңлатып, балаларны олы тормышка озаттык. “Zoom” платформасындагы әлеге бәйрәмдә 70кә якын кеше катнашты.  Ул 40 минут дәвам итте. Башка елларда бәйрәмне матур итеп, зурлап, күз-күз карап уздырырга язсын!

Рудия Габдуллина, Казанның 150нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– “Соңгы кыңгырау”ның да, чыгарылыш кичәсенең дә булмавы безнең өчен бик моңсу хәбәр булды. “Менә без дә 11не бетерәбез” дигәндә, ул булмасын әле! Җырлап, вальс әйләнеп, флешмоб оештырып үткәререгә хыялланган идек аны. Без бит анда иң матурлары булып басып торырга тиеш идек! Иң авыры –  бу проблеманы берничек чишеп тә булмый. Аннан килештек инде, нишләтәсең. 25е көнне сыйныфташлар белән җыелдык та, кызыл тасмаларны киеп фотога төштек. Әнә шул булды “Соңгы кыңгырау”.

Гөлия Шәрипова, Саба районы Килдебәк мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– “Соңгы кыңгырау” -  чыгарылыш сыйныф укучысы өчен көтеп алынган  бәйрәм. Аны мәктәптә бәйрәм итә алмау бик кызганыч... Ак бантлар, кызыл ленталар тагып, җырлап, биеп, шигырь сөйләп, көлеп, елап уздыра торган бәйрәмнең безгә тәтемәве куңелне төшерде. Нәрсә дисәң дә, интернет аша үткәрелгән бәйрәм чын, реаль тормышта узган бәйрәмгә җитә алмыйдыр. Безнең онлайн “Соңгы кыңгырау” бәйрәме атна ахырында үткәрелер, дип планлаштырыла. Шигырьләр сөйләп, укытучыларга рәхмәт сүзе белдереп, ничек тә булса күңелле һәм истә калырлык итеп уздырасы килә бу көнне. Вальсларсыз гына була инде, билгеле (көлә).

Илназ Шәймәрданов, Әлмәт шәһәренең 11 мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– Бәйрәмнең быел башкача узачагын май башында ук аңлаган идем. Бу хәбәр рәсми рәвештә игълан ителгәч, кәеф төште. Бүген 11 сыйныф активистлары бергә җыелып, “Соңгы кыңгырау”ны ничек  уздырачагыбыз турында сөйләштек. Ул 29ы көнне онлайн формата үтәчәк. Видеоязма төшерергә дә телибез. Укытучылар да видеоязма әзерли, дип беләм. Пареллель рәвештә БДИ әзерләнергә дә өлгерәбез.

“Ялкын” журналы укучыларга күңел тынычлыгы һәм имтиханнарында уңышлар тели! Бәйрәмнәре тиешле дәрәҗәдә узмаса да, боекмаска һәм һәр көнне бәйрәм кебек итеп уздырырга чакыра. Без сезнең белән!(йөрәк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев