Логотип Идель
Бу – тема!

СМУЗИ РЕЦЕПТЛАРЫ

Берәр тәмле әйбер ашап куясы киләме? СМУЗИ! Җәй айлары өчен менә дигән нәрсә! Үзе тәмле, үзен әзерләгә җайлы! Киттекме?

Смузи организмда тупланган кирәкмәгән матдәләрдән котылырга ярдәм итә, витамин һәм микроэлементлар чыганагы булып тора, иммунитетны ныгыта. Шулай ук ул:

  • тән тиресенең матур булуын тәэмин итә;

  • матдәләр алмашын яхшырта;

  • тән төсен матурлата;

  • эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта.


Кыскасы – матур һәм сәламәт булыйм дисәң, смузи аша (яки эч!).




“Иртәнге микс”

Кирәк була:

  • 1 банан;

  • 5 шт эре җиләк (виктория, мәсәлән);

  • 1 ст майлы кефир;

  • 3 шт хөрмә (финик).


Бананны чистартабыз, җиләкне юабыз. Барысын бергә блендерда болгатырга кирәк була. Хөрмәне шакмаклап турыйбыз һәм коктейльгә өстибез. Тагын бер блендер белән болгатып алабыз. Салкынча килеш  иртән ашыйбыз (яки эчәбез – анысын үзегез карыйсыз ;)




“Яшел фрэш”

Кирәк була:

  • 3 шт киви;

  • 50 г крыжовник;

  • 1 зур яшел алма;

  • 1 ст сөт;

  • 100 г туңдырма (пломбир).


Кивины кабыгыннан читсартабыз. Крыжовник һәм алманы юабыз. Алманың эчен алабыз. Җиләк-җимешне шакмаклап турыйбыз һәм блендерга салабыз. Пюре хасил булганчы болгатабыз. Башка савытка күчерәбез һәм сөт, туңдырма өстибез. Болгатабыз. Әзер!




“Кыярдан смузи”

Кирәк була:

  • 2 уртача кыяр;

  • 20 г сельдерей (яшеллек);

  • 1 помидор;

  • 3 шакмак боз.


Кыяр, помидор, үләннәрне юабыз. Блендерда әйләндерәбез. Тоз, тәмләткечләр, боз өстибез. Җәй көннәрендә әлеге смузины төшке ашка ашарга да мөмкин.




“Җиләкле җәй”

Кирәк була:

  • бер стакан кура җиләге;

  • бер банан;

  • 50 г сөт.


Бананны чистартабыз, шакмаклап турыйбыз, өстенә кура җиләге салабыз, сөт өстибез һәм блендерда болгатабыз. Бетте китте!




“Кишер һәм киви дуслыгы”

Кирәк була:

  • 1 киви;

  • ¼ лимон;

  • 1 кишер.


 Кивины кабыгыннан чистартабыз, турыйбыз. Лимонны юабыз, турыйбыз. Кишерне юабыз, кырабыз. Барысын да бергә блендерда болгатабыз.



Тәмле булсын! ;-)


Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев