Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘМРУХ»: «КҮПМЕ ҖЫЕЛА, ШУНЫҢ КАДӘР АКЧА БИРЕЛӘ»

24 февраль көнне «Пирамида»да VI тапкыр «Сәмрух» ел премиясен тапшырачаклар.

«Сәмрух» премиясе «Сәләт» оешмасы тарафыннан инде 2015 елдан бирле тапшырыла. Аның максаты –  «Сәләт» проектларында катнашкан сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау. 5 ел дәвамында премиядә 400дән артык кеше катнашкан һәм 40 җиңүче билгеләнгән.

«Сәмрух» премиясе 13 номинациядә тапшырыла: «Ел директоры», «Өлкән әйдаман», «Ел әйдаманы», «Ел аланы», «Ел сәлкеше», «Ел клубы», «Ел кулдашлары», «Форум җитәкчесе», «Ел остазы», «Сәләт җырлый» һ.б. Быел яңа номинация да өстәлгән – «Ел инициативасы».

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов:

– Бу чара «Сәләт» өчен зур әһәмияткә ия. Җиңүчеләргә акчалата премия дә бирелә. Моның өчен махсус платформада акча җыелды. Күпме акча җыела – шуның кадәр тапшырыла. Беренче елны җиңүчеләр 20шәр мең алды. Быел барлыгы 300 мең сум акча тупланды, - дип сөйләде

2019 елда «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңгән Ралинә Фаваризова акчаны нәрсәгә токанын да әйтте:

– «Сәмрух»та җиңү миңа үз-үземә ышаныч бирде. Быел «Ел сәлкеше» номинациясендә жюри буларак та катнаштым. Премия акчасына «Сәләт» аланнарына бардым. Башка елларда бер аланга гына барып булса, премия алгач, берничә аланда сәлкеш буларак катнашу бәхете тәтеде.

Әлеге премия ел саен тапшырыла. Гаризалар октябрь аенда кабул ителә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев