Логотип Идель
Бу – тема!

СМАЙЛЛАР КУЛЛАНУ ЗАРАРЛЫ?!

Метрода, автобуста, паркта, аш өстәле артында, дәрестә, эштә кулыңнан телефонны төшермисең! Реаль дөньяны онытып, виртуаль дуслар белән «сөйләшәсең», виртуаль хисләр «кичерәсең», смайликлар «тел»ендә аралашасың.

Чыннан да, эмодзилар безнең яшәешебезнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ләкин без аларны дөрес кулланабызмы соң? Синең бу хакта уйланганың бармы?

Тарих ни ди?

1963 елда Харви Болл исемле данлыклы рәссам һәм дизайнер, Америка иминият компанияләрендә эшләүчеләрнең хезмәткә карата  рух күтәренкелеген булдыру өчен, реклама ясауда ярдәм итә. Тиз арада сәер рәсем төшерелгән бик күп кәгазь күтәреп килә. Бу без күреп ияләнгән смайлларның бабасы була.

1982 елда Скотт Фалман исемле атаклы галим Карнеги–Меллон университеты студентларына яңа символлар тәкъдим итә. Белдерүләр тактасында :-) тамгасы белән мәзәкләрне, ә җитди әйберләрне  :-( белән билгеләргә була, ди ул. Шул көннән башлап әлеге тамгалар электрон хатларда, белдерүләрдә актив кулланыла башлый.

Кызыклы тикшеренүләрдән...

Күптән түгел Америка галимнәре, социаль челтәрләрдә еш утыручылардан сораштырып, җавап ахырындагы ноктаның кимсетүле мөнәсәбәтне аңлатуын ачыклаганнар. Әлеге җавап кечерәк, җыйнаграк булган саен, ихтирамсызлык та арта бара икән. Әмма өндәү билгесе, киресенчә, сөйләшүчеләрнең бер-берсе белән кызыксынуын белдерә.

Тукта! Ә җәяләр нәрсәне аңлата соң?

) – әңгәмәдәшең синең белән аралашуга чиксез шат, ул сөйләшүдән ләззәт ала;

)) – сөйләшүче елмая, сиңа уңышлы көннәр тели;

))) яки күбрәк җәя куелу әңгәмәдәшең синең күңелеңне дә күтәрергә тели дигәнне аңлата.

Смайллар куллануның 5 сәбәбе

1. Смайллар сине социаль челтәрләрдә популярлаштыра. Позитив онлайн-йөзләр – социаль статусыңның мөһим күрсәткече. Нәкъ менә шуның өчен күпчелек инста-блогерлар үзләренең постларында аларны югары дәрәҗәдә кулланырга тырыша.

2.  Без смайлларны чын кеше йөзенә охшатып куябыз. Смайл безгә дустыбызны хәтерләтә, шуңа күрә дә онлайн-йөзгә күз салуга, уңай хисләр туа.

3. Смайллар тәнкыйтьне йомшарта. Җитәкченең негатив тулы хатларында смайллар бар икән, хезмәткәрләр тәнкыйтьне уңай һәм җиңел кабул итәләр, әйтелгән таләпләрне кыска вакыт аралыгында үтәргә тырышалар.

4.  Башкалар алдында укымышлы һәм тәртипле күренәсең киләме? Смайллар сиңа бу очракта да ярдәм итәргә әзер! Смайл куелган SMSлар яхшырак истә кала икән, чөнки күз хәтере  зур роль уйный.

5.  Эмодзи кәефне күтәрә. Смайлларны актив кулланган кешеләр белән сөйләшү-аралашу-язышу күпкә  кызык һәм файдалы, ул фикерләүгә, күңел халәтенә уңай йогынты ясый.

Тсс... Галимнәр сөйли

Смайлларны артык күп куллануның икенче ягы да бар икән... «Эмодзилар көтүе» артында төрле психик авырулар яшеренергә мөмкин. Әйтик, гел елмаеп торган смайллар депрессия халәтендә булуны аңлата.

Эмоцияләреңне чагылдыра торган символлар әйләнә-тирәдәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру  өчен киң кулланыла. Шулай ук аларның артык күп булуы кешенең шәхси фикере булмау яки үз-үзен түбән бәяләве турында сөйли.

Рүзәл ШӘРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев