Бу – тема!
СМАРТФОН УРЫНЫНА - ШКУЛФОН?
Россия Дәүләт Думасында укучыларга махсус телефон – “шкулфон” ясау идеясен тәкъдим иткәннәр. Әлеге фикерне Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитетты рәисе урынбасары Борис Чернышов җиткергән. Аның фикеренчә, “шкулфон” мәктәпләрдә гадәти мобиль телефоннарны тыюга альтернатива булып тора алачак. Әлеге идеяне “Ростех” корпорациясе белән дә бүлешкәннәр.
Идея авторлары “шкулфон”да әти-әни, укытучылар, сыйныфташларның телефон номерлары булырга тиеш, дип саный. Моннан тыш, анда “Мәскәү электрон мәктәбе”, аның федераль аналогы “Россия электрон мәктәбе” кушымталары, төрле сораулар буенча белешмә, калькулятор кертеләчәк. Элемтә өчен эчке интернет булдырылачак. Анда буллингка каршы махсус программа, антивирус, тыелган сайтларга кермәүне тәэмин иткән система да эшләячәк.
– Шулай итеп, без баланы мобиль телефоннан мәхрүм итмибез. Ә аңа күңел ачу урынына белем бирү контентын тәкъдим итәбез. “Шкулфон” укучыга игътибарын уку процессына юнәлтергә, баланың үзенә-үзе бәя бирү дәрәҗәсен арттырга, белемне камилләштерергә ярдәм итәчәгенә инанам, – ди Борис Чернышов.
Күптән түгел Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру шуны күрсәткән: россиялеләр арасында мәктәпләрдә телефон һәм башка гаджетны тыю идеясен хуплаучылар кимегән. Мәктәптә бөтен төр гаджетны тыюга 55 процент россияле яклы икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Бу темага:
САУ БУЛ, СМАРТФОН!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев