Логотип Идель
Бу – тема!

СМАРТФОН КАМЕРАСЫ СЕЛФИ ӨЧЕН ГЕНӘ ТҮГЕЛ!

Смартфоннар камерасы тусовкаларны һәм табигатьне төшереп кенә калмый, күп кенә башка нәрсәләр эшләр өчен дә ярап куя ала икән. Син моны белә идеңме? Юк икән, телефонынның суперсәләтләре турында әлеге язмада укы.

Текстны тәрҗемә итү


Документны телефон камерасы ярдәмендә сканер аша уздыр һәм аның тәрҗемәсен кара. Моның өчен Google Translate кушымтасы ярдәмгә килер.

–        программаны йөклә, аны ач һәм тәрҗемә ителә торган һәм тәрҗемәсе кирәк булган телләрне сайлап ал;


–        “Мгновенный перевод” төймәсенә бас ( ул эчендә “+” тамгасы булган камера сыман сурәтләнгән);


–        камераны теләсә кайсы текстка юнәлдер һәм экранда тәрҗемә ителгән сүзләр пәйда булыр.


Әгәр синдә S8 яки аннан да яңарак модельдәге Samsung Galaxy икән, әлеге трюкны смартфонның үзендәге кушымта белән эшләп була. Аны ач һәм “Bixby Vision” төймәсенә бас. Аннан соң камераны документка юнәлдер, һәм теелефон автоматик рәвештә документны тәрҗемә итәчәк.

Төнге күкне күзәт


Дөрес кушымтаны сайлаганда, смартфоныңның камерасы йолдызлар гидына әверелә ала. Аны күккә юнәлт, һәм телефоның йолдызны да. Халыкара космик станцияне дә әйтеп бирә алыр. Монда Star Walk 2 кушымтасы ярдәмгә килер. Ул синең торган урынңа, телефонның эчке гироскопына бәйле. Чөнки нәкъ аның ярдәмендә йолдызлыклар, иярченнәр һәм башка объектларны күзәтә аласың. Шулай ук әлеге кушымта син хәрәкәт иткәндә, йолдызлы күкнең ничек үзгәрүен карарга, космос турында укырга һәм йолдызлыкларның 3D-модельләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

Star Walk 2нең аналогы – SkyView. Аның интерфейсы искитәрлек булмаса да, ул космик объетлар турында шактый “белә”, булачак “йолдыз”лы вакыйгаларны да әйтеп бирә ала. Аның кайбер функцияләре түләүле.

Өстәмә чынбарлык (Дополненная реальность)


Моның өчен барыбызга да таныш Snapchat кушымтасыннан башларга мөмкин. Төрле наклейкалар ярдәмендә ул башка төрле чынбарлык тудыра. Шулай ук PGA Tour AR (бары тик iOS өчен), Inkhunter, Ikea Catalog кушымталарын кулланып була.

PGA Tour AR – тирә яктагы өслекләрдә гольф өчен лункалар булдыра;

Inkhunter – татуировка ясатканчы, тәндәге татуировкаларны карарга мөмкинлек бирә;

Ikea Catalog ярдәмендә сезнең өегездә IKEA җиһазлары ничек күренер икәнлеген күрсәтә.

Кәгазь документларны цифрлау


Google Drive кушымтасы документны сканерларга мөмкинлек бир. “Плюс” тамгасына һәм «Сканировать» төймәсенә бас. Ләкин шунысы бар: бары тик Androidта гына оптик символларны сканер аша уздыру функциясе бар.

Dropbox кушымтасы – “Плюс” тамгасына һәм «Сканировать документ» төймәсенә бас. Өстәмә мөмкнлекләр түләүле.

Мәгълүмат эзләү


Google Lens технологиясе ярдәмендә син теләсә нәрсә төшереп, аннары аның турында мәгълүмат белә аласың. Монда Google Фото кушымтасын куллан.

Кушымтаны ач, “Google Lens” төймәсенә бас (экранның аскы ягында). Смартфон программа тәэмин ителеше фотографиядәге объектны “укый”, һәм шуның турында мәгълүмат бирә. Шулай итеп, танылган кешеләрдән алып сәнгать әсәрләренә кадәр белеп була.

Әгәр телефоныңда “Google Pixel” кушымтасы бар икән, син “Google Assistant” аша кирәкле объект турында белә аласың. “Домой” төймәсенә басып тор, аннары уң як астагы почмакта «Объектив Google» төймәсенә бас, һәм камераңны кирәкле объектка юнәлдер, экранга тагын бер кат кагылып ал.

Сайтларга керү мөмкинлеге


QR-кодны фотога төшерү сине өстәмә мәгълүмат булган сайтка алып кереп китә ала (мисал өчен, “Сабантуй” журналы шундый QR-код белән чыгарыла).

iPhoneда камераны ачып, QR-кодка юнәлтергә һәм экранда пәйда булган мәгълүматка басарга кирәк.

Androidта исә бу процесс бераз катлауландырылган. Башта QR-кодны фотога төшер. Аннары аны “Google Фото” кушымтасына керт. “Google Lens” төймәсенә бас.

“Сак эте”


Синең телефоның шәхси әйберләреңне, йорт хайваннарын саклаучы хезмәтен дә үти ала. Моның өчен ике телефон кирәк була: берсе – видеоролик төшерер, икенчесе – аны көйләү өчен.

Manything кушымтасы ерактан ук live-трансляцияне алып барырга сәләтле. Җитмәсә, камера алдында ят әйбер барлыкка килсә, кисәтүләр җибәрә ала. 4-13 доллар торган язылу кадрны “болыт”та сакларга һәм бердән артык камера кулланырга мөмкинлек бирә.

Балаларны күзәтү өчен Dormi (Android өчен генә) и Cloud Baby Monitor (iOS өчен генә) кушымталары уңайлы. Алар монитор яки планшетка берничә җайланмадан керергә мөмкинлек бирә, бала елаганда тавышны автоматик рәвештә артттыра. Бушлай версиясе айга 4 сәгатьтән артык кулланмасаң гына, бирелә. Ә болай кушымта аена – 1 доллар, елына 5 доллар, гомер буена 9 доллар тора. Cloud Baby Monitor ярдәмендә теләсә кайсы җайланмадан live-видеога кушыла аласың. Хәрәкәт барлыкка килгәндә, ул хәбәр итә. Аңа язылу 4 доллар тора.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев