Логотип Идель
Бу – тема!

“СӘЛӘТ”: ЯҢАЛЫКЛАР, ЯҢА ПРОЕКТЛАР

“Сәләт” оешмасы вәкилләре матбугат конференциясендә  яңа уку елында нинди проектлар узачагы, нинди яңалыклар көтеләчәге турында сөйләде.

– “Сәләт”поектларында катнашучыларның 80-90%ы – мәктәп укучылары. Шулай ук студентлар да бездә актив эш алып бара. Аларның барысының да яңа уку елы башланды. Шуңа күрә без “Сәләт”тә дә яңа уку елы башланды дип әйтә алабыз, – ди “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

“Сәләт” Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов октябрь аен “Сәләт” проектларына старт бирү ае”, дип атый:

– Тиздән Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый, – ди ул, – анда мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша ала.

Нинди яңалыклар бар?

– Быел олимпиадалар саны күпкә артты, – ди Айгөл Габдрахманова, - ул ел дәвамында эшли  торган зур, яңа проект буларак формалашты.

“Сәләт”нең күп кенә проектлары уза торган Лаеш районының “Йолдызлы” лагерендә бүгенге көндә ремонт гөрли икән. Киләсе җәйгә кадәр андагы балалар тора торган 7 йорт, хезмәткәрләр тора торган йортка, ашханәгә капиталь ремонт ясаалачак, дип вәгъдә итә спикер. Балалар моңа кадәр бәдрәфкә, юынырга тышка чыкса, хәзер туалет та, юыну бүлмәләре дә алар торган йортларда урнашачак икән.

Әйдаман булыр өчен нишләргә кирәк?

– 16 октябрь көнне “Әйдаманнар мәктәбе” старт ала. Аларны киләсе җәйнең аланнарында катнашу өчен әзерлибез. Анда теләгән һәр студент катнаша ала. Төп шарт – әйдаман татар телен белергә тиеш. Педагогика көллияте студентларын аеруча көтеп калабыз. “Әйдаманнар мәктәбенә” йөрер өчен безнең рәсми сайтка кереп, гариза калдырырга кирәк,  – ди   “Сәләт” профильле сменалары координаторы Игорь Смирнов, - бүгенге көндә 2020 елның җәендә эшләячәк аланнарга әзерлек бара: аланнар исемлеген туплыйбыз, үткәрелү урыннарын барлыйбыз. Киләсе елга аланнар саны кимемәс, дип уйлыйбыз, бәлки, әле артып та китәр.

Сәлкеш булыр өчен нишләргә?

Моның өчен “Сәләт” оешмасының рәсми сайтына кереп, теркәлергә һәм электрон портфолионы тутырырга, анда барлык уңышларыңны күрсәтергә кирәк. Нинди аланга барырга теләвеңне күрсәтергә дә кирәк булачак.

“Сәләт” вәкилләре әйтүенчә, һәр аланда конкурс төрлечә. Кайбер аланнарда хәтта бер урынга 10-15 кеше дәгъва кыла, ди алар. Ә кйаберләрендә бер урын өчен 2-3 кеше генә “көрәшә икән”.

Мөмкинлеге чикле бала сәлкеш була аламы?

Без бернинди дә чикләүләр куймыйбыз, - ди Айгөл Габдрахманова, - андый бала килергә тели икән, без аларны кабул итәбез. Биләрдәге “Фәнсар” үзәгендә физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус җиһазландырылган йорт та бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев