Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ - ГАЙРӘТ»ТӘ КИНО ТӨШЕРЕРГӘ ӨЙРӘНӘЛӘР

Сез кулыгызга профессиональ фотоаппаратны беренче тапкыр кайчан алдыгыз? Гомумән, аны  кулыгызга тотып караган бармы? “Сәләт – Гайрәт” профиль сменасында ял итүче балалар хәзерге вакытта нәкъ менә шуңа өйрәнә.  

Кама Тамагында «Сәләт-Гайрәт» профиль сменасы гөрли. Аның төп юнәлеше булып кино һәм телевидение тора. Биредә балалар нәкъ менә операторлык осталыгына өйрәнә, үзләрен продюсерлар, монтаж осталары буларак сынап карый.

Видеоларның югары сыйфатын съемканы әйбәт итеп оештыру һәм яхшы техника гына билгеләми, әлбәттә. Иң мөһиме – үз эшен яхшы белгән остазлар кул астында эшләү.  Ә биредә әйдаманнарның барысы да съемка өлкәсенең чын профессионаллары. Алай гына да түгел, балалар белән әйдаманнардан тыш, махсус чакырылган кунаклар да шөгыльләнә. Мәсәлән, шушы көннәрдә аланда яшь композитор Азат Гыймадиев, җырчы ENAECASH, Fauzia, Энҗе Әхмәтҗанова кунак булып киттеләр.

 

Беренче фестиваль исә  21 июльдә узды. Анда балалар үзләренең беренче иҗат җиемшләрен тәкъдим иттеләр - операторлык осталыкларын күрсәттеләр. Алда исә балаларны тагын ике зур фестиваль-тантана көтә. Соңгы фестивальдә 18 көн дәвам иткән сменага нәтиҗә ясалачак, балалар шушы вакыт эчендә җыйган белемнәре белән уртаклашачак. Кем белә, бәлки хәзерге вакытта нәкъ менә Кама Тамагында тагын бер яшь Торонтино яшь Бред Питтны кинода төшерәдер. Анысын инде вакыт күрсәтер.

 

Рәзил Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев