Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ-АЛМАЗ» АЛАНЫНДА УКУЧЫЛАР БИЗНЕС ТӨЗЕРГӘ ӨЙРӘНӘ

Киләчәктә эшмәкәр булырга теләгән 220 укучы «Сәләт-Алмаз» аланында бизнес серләренә төшенә. Сменаның төп максаты – дәресләр, остаханәләр, очрашулар аша балаларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә кызыксыну уяту.

17 июльдән 3 августка кадәр укучылар эшмәкәрлек компетенцияләренә өйрәнә. Аерым алганда, алар бизнес-модельләштерү, бренд образын булдыру, команда белән эшләү, инвестицияләр җәлеп итү серләренә төшенә. Смена катнашучылары, үзләре өчен кызыклы бизнес-идеяне сайлап, аны бизнес-проектка әверелдерә.

Әлеге сменада уңышлы бизнес алып барган Татарстан эшмәкәрләре дә катнаша. Алар остаханәләр, мастермайнд форматында булачак эшмәкәрләр Советын уздыра.

Шундый эшмәкәрләрнең берсе, «MOBi digital» агентлыгына нигез салучы – Азат Шәмсевәлиев шушы көннәрдә укучылар алдында чыгыш ясады. Җитәкче балаларның инде кечкенәдән үк SMM юнәлеше ярдәмендә үзләренә акча эшләү мөмкинлеге, бу эшчәнлеккә ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләрне җәлеп итү һәм профессиональ белгеч булу серләрен ачты. – Мине аудиториянең кызыксынучанлыгы сөендерде. Шунысы шаккаттыра: балалар инде яшьтән үк кечкенә адымнар аркылы бизнеска килергә әзер. Алар акыллы һәм белемгә омтылучан. Мин үзем күпкә соңрак яшьтә уйлана торган сорауларны укучылар хәзер бирә. Мин «Сәләт» лагеренда беренче тапкыр. Биредә балалар өчен бар нәрсә дә оештырылган, һәммәсе югары сыйфатлы. Шушындый аланнар ярдәмендә балаларга кечкенәдән бизнеска мәхәббәт уятулары шатландыра, – дип сөйләде Азат.

Шунысын да билгеләп узыйк: «Сәләт-Алмаз» сменасы үз эшен 3 августта төгәлли. Аңа кадәр, 1 августта, укучылар үз проектларын яклаячак. Аларның эшләренә эшмәкәрләр бәя бирәчәк. Проектны «Сәләт» Яшьләр фондын оештыручыларның берсе – Лениза Ризванова координацияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев