Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛАМӘТЛЕКНЕ НЫГЫТУНЫҢ 8 ЫСУЛЫ

Әгәр гел боек, кәефсез йөрсәгез һәм арганлык хисен тойсагыз, димәк, нәрсәнедер үзгәртергә вакыт. Язын (быелгы язда бигрәк тә!) сәламәтлекне кайгырту, иммунитетны ныгыту аеруча мөһим. Без тәкъдим иткән 8 ысулны куллансагыз, көчнең артканын, кәефнең күтәрелгәнен тоярсыз!

1. Күбрәк җәяү йөрибез.

Саф һавада ешрак булырга тырышабыз. Бу кичләрен җәяү йөрү дә, ялларны табигатьтә уздыру да була ала.

2. Борчылмыйк, бәхетле булыйк. Әйләнә-тирәдәгеләргә елмаеп карагыз, вак-төяк өчен борчылмагыз. Елмаюның кире әйләнеп кайта торган сәләте бар. Кәефегез, хәлегез яхшы булсын, дисәгез, иртәгезне елмаюдан башлагыз.

3. Төсле ризыклар белән тукланабыз. Бу төрле буягычлар белән төслеләндерелгән ризыклар ашыйбыз, дигән сүз түгел, әлбәттә. Рационны  яшелчәләр, яшеллек белән тулыландырабыз. Матур булудан тыш, алар витамин, минералларга да бай. Ә бу безнең организмыбыз өчен бик мөһим.

4. Кояшка шатланабыз. Кояш нурларының җитмәве баш миендәге серотонин күләмен киметә, ә димәк, кәеф тә, энергия дә кими... Кояш нурлары тәэсирендә безнең организмда D витамины барлыкка килә.

5. Витаминнар эчәбез. Гел йокы килә, берни эшлисе килми, кәеф юк... табиб белән киңәшләшеп витаминнар эчеп алабыз.

6. Нәрсә эчүебезгә игътибар итәбез. Газлы эчемлекләр, каты чәй, каһвә яратасыңмы? Аларны эчкәнче гадәти су эчү яхшырак булыр.

7. Йоклыйбыз. 6-7 сәгатьтән дә кимрәк йоклау безнең сәламәтлегебезгә турыдан-туры йогынты ясый. Шулай ук бу дерессиягә, хәтерсезлеккә, иммунитетның начараюына, кешеләр белән мөнәсәбәтләр бозылуга да китерә ала.

8. Мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнәбез. Бүгенге заман кешесенең төп проблемасы – аз хәрәкәтләнү. Ашыйбыз – утырабыз, утырабыз –ашыйбыз... Бию, йога һ.б – спортның төрләре шундый күп. Берсе белән генә булса да шөгыльләнсәк, организмыбыз безгә рәхмәт әйтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев