Логотип Идель
Бу – тема!

ҮСКӘЧ КЕМ БУЛЫРГА ЯКИ ҺӨНӘР САЙЛАУНЫҢ НИЕ БАР?

«Дөньяда күптөрле һөнәрләр бар: укытучы, табиб, шофёр һәм башкалар. Мин киләчәктә үземә файдалы һәм кызыклы һөнәр сайларга телим...» 5нче сыйныфта укыганда, булачак һөнәрем турындагы иншаны мин менә шулай башлаган идем. Югары сыйныфларга күчкән саен, бу темага күбрәк уйлана башлыйбыз, чөнки нинди дә булса һөнәргә ия булу, шул юнәлештә белем алу безнең алдагы тормышыбызны хәл итә.

Киләчәктәге һөнәреңне билгеләүдә иң мөһиме – ялгыш адым ясамау, бу мәсьәләгә төрле яклап карау. Һөнәрне үзегез кызыксынган өлкә белән бәйләргә тырышыгыз. «Мине нәрсә кызыксындыра? Кайсы эшләрне башкарудан мин рәхәтлек алам?» дигән сорауларга җавап эзләгез, үзегезнең көчле якларыгызны билгеләгез. Мәсәлән, оештыру сәләте булган, балалар белән эш итәргә яраткан кешегә укытучы, тәрбияче, бәйрәмнәр һәм төрле чаралар үткәрүче һөнәре туры килә.

Мәктәп мохите укучының һөнәр сайлавына шулай ук зур йогынты ясый. Сез яхшырак үзләштергән фәннәрне нинди төр профессияләр белән бәйләп була? Әйтик, математика фәне экономист, бухгалтер, инженер, сайтлар һәм программалар дизайнерына, налоглар җыюны контрольдә тотучы инспектор һәм товарлар җитештерүне һәм сатуны тәэмин итү белән шөгыльләнүче менеджерга мәҗбүри рәвештә кирәк. Әгәр сез «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә укыйсыз икән, олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнашасыз икән, укытучы һөнәре – сезнең өчен идеаль вариант.

Интернет һәм башка чыганаклардан һөнәрегез турында мәгълүмат җыегыз. Хезмәт хакы мәсьәләсен кайгыртыгыз, төрле җирдә, төрле оешмаларда аның күләме аерыла. Кирәкле һөнәр сездән нинди белем таләп итә? Белем бирү йортлары турында белешегез. Күңелегезгә якын тоелган уку йортының Ачык ишекләр көненә барып танышып кайту да зыян итмәс.

Һөнәр сайлаганда, әти-әниегезнең киңәшләрен сорагыз, аларга уңайлы вакытта профессияләр турында сүз кузгатыгыз. Син үзләштерергә теләгән һөнәргә әти-әниең үз фикерен белдерсен, кем булырга белмәсәң, тәкъдимнәрен әйтсеннәр. Укытучыларыңның фикеренә дә колак сал, алар күп очракта дөрес юнәлеш бирә. Дусларыңнан киләчәктә сайлаячак һөнәрләре турында сораш, үзеңнең яшьтәшләрең белән сөйләшү синең уйларыңа ачыклык кертер.

Ильяр Якупов, 15 яшь:

– Мин программист булырга телим, чөнки бу киләчәктә иң кирәкле, иң популяр профессияләрнең берсенә әвереләчәк. Әлбәттә, бу һөнәр ияләренең хезмәт хакы зур, ләкин программист эше өчен шәһәрдә яшәргә кирәк. Мин, туган абыем үрнәге буенча, башта Казан шәһәрендә эшләп, соңыннан өйдә бизнес ачарга телим. Бу һөнәрне үзләштерер өчен, мин инглиз телен яхшылап өйрәнәм, YouTubeтан программалаштыру буенча видеолар карыйм, информатика дәресләренә чын күңелемне биреп әзерләнәм.

Динә Фазылова, 14 яшь:

– Мин яратып караган бер сериалда төп герой – юрист, шул персонажга карап, мин законнар белән бәйле һөнәр сайларга хыялланам. 7нче сыйныфта җәмгыять белеме дәресендә прокурор һөнәре белән танышкач, мин шушы юнәлешне сайларга булдым. Прокурор суд вакытында җинаять эшләгән кешенең гаепле булганын дәлилли, шулай ук җәмгыятьтә законнарның үтәлүен контрольдә тота. Бу һөнәр ияләре законнарны төгәл белергә тиеш, шуңа күрә Конституцияне өйрәнәм.    

Галия Хаҗиева, 17 яшь:

– Киләчәктә реабилитолог һөнәрен сайларга телим. Хәзерге вакытта төрле җәрәхәтләр алучылар һәм авырулар күп, мәсәлән, ДЦП белән авыртучы кешеләргә реабилитация кирәк. Минем  шуларга булышасым килә.

Ильмира Исхакова, 17 яшь:

Үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан үрнәк алып, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы буласым килә. Без, яшь буын, туган телебезне сакларга, үстерергә бурычлы, шуңа күрә дә мин, шикләнмичә, шушы һөнәрне сайлыйм!

Айлия ХАҖИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев