Логотип Идель
Бу – тема!

"СИРИУС. ҖӘЙ": ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ СТУДЕНТЛАРЫ БӨТЕНРОССИЯ ПРОГРАММАСЫНДА КАТНАША АЛАЧАК

23 июль көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында мәктәп укучылары өчен фәнни-технологик проектларны эзләү һәм тормышка ашыру «Сириус. Җәй» («Сириус.Лето») программасына багышланган матбугат коференциясе булып узды.

Биредә КФУның мәгариф эшләре буенча проректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессор Дмитрий Таюрский, «Территориаль челтәр һәм партнерлык хезмәттәшлеге» АКБО «Казан ачык талантлар университеты 2.0» юнәлеше җитәкчесе, «Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» программасының төбәкара координаторы Ольга Шиндор һәм  1 лицейның (Яшел Үзән шәһәре) 11 сыйныф укучысы, «Зур чакырулар» 2020 («Большие вызовы» 2020) Бөтенроссия фәнни-технологик конкурсның йомгаклау этабы призеры Владимир Ларюхин катнашты.

«Сириус. Җәй» мәктәп укучыларының, студентларның, индустриаль һәм фәнни партнерларның уртак эшчәнлеген күз уңаенда тота. Әлеге программа җәй дәвамында проектлар иҗатын һәм аларның Татарстанда гамәлгә ашырылуын үзенә максат итеп куя. Мәктәп укучылары өчен  каралган бурычлар, биремнәр исә платформада теркәлгәннән соң ачык булачак», - дип хәбәр итте Ольга Шиндор.

Программаның  төбәкара координаторы сүзләренчә, хәл ителмәгән проблемалары булган Татарстан оешмалары үзләренең актуаль бурычларын студентларга һәм мәктәп укучыларына әлеге программа кысаларында тәкъдим итә алачак.

«Сириус. Җәй» чыгарылыш сыйныф укучыларына кирәкле юнәлеш һәм уку йортын сайларга ярдәм итәчәк. Бу программа ярдәмендә төрле ВУЗлар һәм оешмалар белән якыннанрак танышып була», - дип өстәде Владимир Ларюхин.

Искәртеп узабыз, бөтенроссия программасында катнашу өчен «Сириус.Онлайн» платформасында теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев