Логотип Идель
Бу – тема!

СИНОПТИК: ГАЛИММЕ, КҮРӘЗӘЧЕМЕ?

Аларның хезмәтеннән дә җиңел эш юк кебек. “Һава торышын белүнең ние бар инде аның!” диярсең син! Тик бу алай түгел. Иртәгә нинди явым-төшем буласын, болыт, җил, атмосфера басымының нинди икәнен белү өчен әллә нинди исәп-хисаплар ясарга кирәк. Синоптикларны сүгәргә ярата ла безнең халык! Тик чынлыкта гаеп аларда түгел икән бит. Бүгенге язмабыз да әнә шуңа һәм әлеге һөнәр ияләренә багышлана.

 

 

Синоптиклар 23 мартта үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп уза.


Татарстан республикасы буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү буенча идарәсе синоптикларының эше тәүлек әйләнәсе бара. Алар өчен ял көне, бәйрәм юк. Беренче чиратта, алар һава торышы турында идарә органнарына мәгълүмат бирергә тиеш. Сусаклагычлар буенча, юл хезмәткәрләре, энергетиклар, оешмаларга да хәбәр җиткерәләр.

Һава торышының чикләре юк. Метеорология хезмәте дә бөтен дөнья белән бәйле. Шуңа дөньядагы бөтен метеостанцияләр дә һава торышын бер вакытта җиткерә. Бу мәгълүматны теләсә кем укый алмый, ул шифрланган. Ул метеорологларның халыкара телендә язылган (саннар белән). Һәм аны бары тик синоптик кына әйтеп бирә ала.

 

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без Татарстан республикасы буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Николаевна Трущина белән аралаштык.

 - Синоптиклар һава торышын ничек фаразлый?

 - Һава торышын фаразлау нигезендә метеорология параметрлары (температура, атмосфера басымы, һаваның дымлылыгы, явым-төшем) турындагы мәгълүмат ята. Алар метеостанцияләрдә үлчәнелә. Киләсе 3 көнгә Татарстандагы һава торышын бирер өчен Атлантика районнары, көньяк диңгезләре, Арктика, Себер турындагы мәгълүмат кирәк. Метеорология күзәтүләре дөньяның бөтен станцияләрендә берьюлы алып барыла. Һәр өч сәгать саен җайланмалардагы күрсәтүләр алына. Бу мәгълүмат 30-40 минут эчендә синоптик картага төшә. Шулай ук фаразлау өчен Җир өслегеннән 5-10 километрга кадәр атмосфера торышын да белергә кирәк. Моның өчен аэрологик зондлар эшли.

 - Сезнең эшегездә тагын нинди җайланмалар ярдәмгә килә?

- Метеорология локаторы – атмосфера торышын белү өчен 21 гасырда иң кирәкле җайланманың берсе. Ул аеруча җәйге вакытта, яшен, шквал, боз, коеп яңгыр явуны фаразларга ярдәм итә.

Дөньяның бөтен иленнән, шул исәптән, Татарстан территориясенннән дә, тупланган һава торышы дөнья банкларына агыла. Алар Вашингтон, Мельбурн һәм Мәскәүдә урнашкан. Алар буенча оператив рәвештә һава торышы карталары төзелә. Күзәтүләрдән соң 45 минут узгач, белгечләр компьютерында бу мәгълүмат пәйда була. Алар буенча циклон һәм антициклон, атмосфера фронтлары һәм явым-төшем зоналары исәпләп чыгарыла. Безнең идарәдәге “Алиса” комплексы ярәмендә метеорология иярченнәреннән болытлылык турында хәбәр беләбез.

 - Сезнең эштә дә исәп-хисапсыз булмыйдыр ул?

 - Әлбәттә! Метеорологик мәгълүмат никадәр генә төгәл булмасын, һава торышын фаразлау өчен ул җитми. Чит ил фаразлау үзәкләре һәм Россия Гидрометүзәгенең синоптик процесслар үсешенең математик схемалары таләп ителә. Шушы математик исәп-хисаплар һава торышы сценариенең нинди буласын фаразларга булыша.

 - Синоптикның төп бурычы нидә?

 - Фактик мәгълүматны тулысынча анализлап, математик модельләр нәтиҗәләрен грамоталы итеп файдалануда. Моңа өстәп, профессиональ тәҗрибә, республиканың климат һәм орография үзенчәлеген белү. Болар сыйфатлы фараз ясарга ярдәм итә.

 - Куркыныч метеорологик күренешләр булганда, эш ничек бара?

 - Аларны да безнең белгеч-синоптиклар ясый. Бер ел эчендә Татарстанда уртача 20-25 куркыныч метеорология күренеше күзәтелә. Бу очракта дәүләт органнары, массакүләм мәгълүмат чараларына давыл турында кисәтү җибәрәбез. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юллый торган SMS-хәбәрләрне дә без әзерлибез.

Синоптикларга халык тарафыннан еш кына эләгә: янәсе сез бер төрле әйтәсез, чынлыкта... Гадәттә, мондый әйбер җәй көнне, һавада конвектив процесслар вакытында була. Моның сәбәбе – әлеге процессларның кисәк кенә килеп чыгуында. Тиктомалдан әллә каян килеп чыккан давыл үзенең фаразлап булмавы белән куркыныч. Заманча технологияләр ярдәмендә дә давылның төгәл вакыты һәм урынын белеп булмый. Гадәттә, җәйге гарасатлар урыны-урыны белән һәм тиз арада була. Смерчлар микромасштаблы булганга күрә, аларны локатор аркылы билгеләп булмый. Шуңа да без халыкны иң начар ситуациягә әзерлибез.

 - Татарстанда ничә метеорология станциясе һава торышын фаразларга ярдәм итә?

 - Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе составында 14 метеорология станциясе, 3 авиаметеорология станциясе, 7 автоматик метеостанция, 2 агрометеорологик пост эшли. Алар бөтен республиканы үз эченә ала. Кайда урнашканнарын www.tatarmeteo.ru сайтындагы интерактив картада карарга мөмкин, шулай ук биредә республикадагы төгәл һава торышын күзәтеп була. Ә Казандагы метеостанцияләр Горки микрорайоны, аэропорт, Казан авиация заводы янныда урнашкан.

 - Республикадагы кайсы канал һәм радиостанция сезнең белән турыдан-туры эшли?

 - Алар Татарстанның Гидрометүзәге мәгълүматын кулланмый, үз аудиториясенә имеш “синоптиклар фаразлавы буенча”, дип интернет-сайтлардан (мисал өчен, gismeteo.ru, ukmet.ru – автор.) алынган мәгълүмат тәкъдим итә. Чынлыкта исә, бу мәгълүмат һава торышы фаразы түгел, ә бары тик – исәп-хисап нәтиҗәсе яки башка фараз моделе генә. Бу сайтлар математик исәпләр белән генә эшли, Татарстандагы реаль һава шартларын исәпкә алмый.

Интернет-сайтлардагы мәгълүмат төрле. Ә чын синоптиклар иң яхшы модельләр нәтиҗәсен, иярчен фотоларын, радиолокатор мәгълүматларын куллана, җирле рельеф һәм климат турында да онытмый. Безнең идарә җиткергән рәсми һава торышы өчен без җавап бирәбез.

 - Сезнең идарә синоптиклары һава торышын ничә көн алдан фаразлый?

 - Күп дигәндә, өч көн. Беренче көнгә аның чынлыкка туры килүе – 97-98%, өченче көнгә – 94-95%. Киләсе 4-5 көнгә булган һава торышы хакимият органнарына җиткерелә. Ә бер айга, торак йортларга җылылык бирү вакытлары, вегетацион чорга булган һава торышын Россиянең Гидрометеоүзәге төзи. Мондый фаразларның дөреслеккә туры килүе – 65-70%.

 - Синоптик профессиясендә хатын-кызлар күбрәкме, әллә ир-атлар?

 - Хатын-кызлар. Идарәнең метерологик фаразлар бүлегендә 8 синоптик эшли, шуларның берсе – ир-ат. Бу һөнәрнең тар белгечлек булуы белән бәйле. Үз профессиясе буенча эшләргә теләгән синоптикның эшкә урнашу вариантлары күп түгел. Җитмәсә, профессия престижлы саналмый. Мондый таләпләргә хатын-кызлар күбрәк туры килә. Безнең бөтен хезмәткәрләр – КДУның (хәзер КФУ) метеорология һәм климатология кафедрасын тәмамлаучылар. Студентларга карап та, әлеге профессиягә кызыксыну кимегәнен күрәбез. Шушы белгечлекне тәмамлаучылар да үзен синоптик яки метеоролог итеп күрми.

 - Синоптик булыр өчен, нинди сыйфатка ия булырга кирәк?

 - Синоптик профессиясе катлаулы һәм җаваплы, эшкә, яңа методика һәм технологиягә һәрдаим өйрәнеп торырга кирәк. Синоптик карарлар да кабул итә белергә тиеш. Һава торышын фаразлаганда, кеше факторы да роль уйный. Мәгълүмат туплау – бер, аларны тәңгәлләштереп, фараз ясау – бөтенләй башка әйбер. Сүз уңаеннан, Татарстанның Гидрометеоүзәге белгечләре һава торышы турында тикшерелмәгән мәгълүматка шик белән карый.

 - Казанда уздырылган зур чараларга сез дә өлеш кертәсезме?

 - Әйе. Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерация кубогы, футбол буенча дөнья чемпионаты – без бу чараларны метеорологик фаразлар белән тәэмин иттек.

 

 

 


 


 

 

 

Бу – кызык!

  • Казанда метеокүзәтүләр 1733 елда башланган. Алар В. Берингның төньяк Камчатка экспедициясе катнашучылары тарафыннан шәһәр гимназиясендә оештырыла.

  • Һава температурасы турындагы күзәтүләр 1744 елга кадәр алып барыла.

  • Санкт-Петербургтан соң Казан – Россиядә мондый күзәтүләр алып барылган икенче шәһәр була.

  • 1805 елда Казан император университетында метеорология станциясен ачалар. Соңрак ул обсерваториягә әйләнә.

  • Даими рәвештә махсус җайланма һәм методика ярдәмендә метеорологик күзәтүләр Казанда 1870 елдан башлана, республикада – соңрак.

  • Татарстан республикасы буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе архивында 1831 елдагы Казандагы һава торышы турында мәгълүмат табып була.


  •  


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев