Логотип Идель
Бу – тема!

СИНЕҢ ЯШЬТӘШ: НИЧЕК АКЧА ЭШЛӘРГӘ?

Матди яктан әти-әнигә бәйле булмау теләге һәр яшүсмердә була торган хәл. Әмма әлеге хыялны чынга ашырган яшь буын вәкилләре күп түгел, чөнки бу зур тырышлык таләп итә. Әле бит укыйсы да бар...

Танышларым арасында да үз-үзләрендә ышаныч тапкан мәктәп укучылары аз түгел. Алар уку белән эшне ничек алып бара? Дәресләр әзерләргә вакытлары каламы? Бу сорауларга җавап табу максатыннан, яшүсмерләрнең үзләре белән әңгәмә корырга булдым.

Азалия Фәйзуллина, 10 сыйныф укучысы. Фотограф:

– Фотограф булып эшләү идеясе кинәт барлыкка килде, дип әйтсәм ялгыш булмас. Авылда булганда сеңлемне кырда фотога төшердем. Аннары иҗат җимешләремне куеп бару өчен Инстаграмда шәхси аккаунтымны булдырырга уйладым. Ул вакытта мин туганнарымны гына төшерә идем. Бервакыт «Ә сезнең хезмәтләр күпме тора?» дип язылган хат килеп төште... Шулай итеп,  үзем дә аңламастан, 14 яшьтә беренче заказларны кабул итә башладым. Соңгы вакытта бу эштә күбесенчә егетем булыша. Ул һәрвакыт минем башлангычларымны  хуплый, мораль һәм физик яктан ярдәм итә. Белем алуыма эшем комачауламый. Яңа ел алдыннан заказлар бик күп иде. Әйтик, ял көннәрендә алар 4-5кә җитә. Икенче сменада уку сәбәпле, клиентларны иртәнге якта кабул итәм, ә кайвакыт кич белән күрешәбез. Эшемне киләчәктә дә дәвам итәсем килә. Теләк булгач, вакыт та табылыр! Фотограф һөнәре белән кызыксына башлаганнан бирле үз-үземне акча белән тәэмин итәм. Хәтта әти-әниемнең миннән акча сорап торган вакытлары да була... Үз акчама алган иң зур әйбер – әнинең машинасына дисклар һәм көпчәкләр. Кайбер классташлардан, хәтта, көнчелек хисен тоям.

 Динар Гатиятуллин, 9 сыйныф укучысы. Җәйге чорда амбарда хезмәт куя:

– Акча эшләү максатыннан, ике ел элек амбарда үземне сынап карарга уйладым. Җәй җитүгә, дусларым белән эшкә барабыз. Иртәнге 7дән көндезге 1гә кадәр амбарда көч куям. Җәйге чорда өстәмә акча эшләү өчен авылдагы яшүсмерләргә менә дигән мөмкинлек инде ул. Хезмәт хакымны әти-әниемә биреп барам. Берәр нәрсә аласы булса, алар миңа һәрчак акча бирә. Үзем эшләп алган иң зур әйбер – телефон.   

Альбина Гаязова, 11 сыйныф укучысы. Аниматор:

– Аниматор булып эшләүче танышларым еш кына балаларның туган көннәре ничек узуы турында сөйлиләр иде. Мин дә бу һөнәр белән кызыксынып киттем. Күңелдә үземне бу өлкәдә сынап карау теләге туды. Тәвәкәлләп, бәйрәмнәр оештыручы агентлыкка киттем. Башта берничә «сынау» бәйрәменә җибәрделәр, бу вакытта мин нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәнемне аңладым. Әти-әнигә бәйле булмау, үз акчамны эшлисе килү теләге этәргеч булып торды. Үзем эшләгән акчага алган иң зур әйбер – дус кызыма бүләк иткән көмеш алкалар. Күп кенә дусларым, сыйныфташларым минем эшчәнлегемә уңай карый, ә кайберәүләр минем уку белән эшне бергә алып баруыма гаҗәпләнә дә әле! Без заказларга мөмкин булган вакытта чыгабыз. Гадәттә, ялларда яки укудан соң эшлим. Мин инде 6 ай аниматор! Укуны тәмамлагач та бу эш белән шөгыльләнергә уйлыйм, чөнки ул миңа шатлык алып килә. Зур булмаган көнкүреш чыгымнарга үз акчам җитә, әти-әниләргә мин ниндидер сумма җитмәгән очракта гына мөрәҗәгать итәм.

Азамат Зәйнуллин, 9 сыйныф укучысы. Телевидение алып баручысы:

– Мин «Шаян ТВ» каналында алып баручы булып эшлим.  Баштарак «Яңа ел төнендә» фильмында төштем, аңа кастинг аша эләктем. Соңыннан  «Яшь ТНВ»га эләктем, ә хәзер «Шаян ТВ»да хезмәт куям. Биредә мин  канал ачылганнан  бирле. Төп таянычым – әнием, ул һәрвакыт ярдәм итә. Укуга вакытым, әлбәттә, кала. Беренче булып  өй эшләрен эшлим, тәмамлагач кына  үз эшләрем белән шөгыльләнәм.  Укып бетергәч тә әлеге һөнәремне дәвам итәргә уйлыйм. Үз акчама алган иң зур әйбер – телефон. Эшләгән акчаны гаиләдә уртак тотабыз.

Яшьтәшләремнең эшчәнлегеннән чыгып, шуны әйтеп була: алар барысы да гап-гади укучылар, әмма үзләренә максат куеп, бүгенге көндә үзләрен матди яктан тәэмин итәләр. Димәк, барысы да безнең кулда, дуслар! Ничә яшьтә булуыбызга карамастан!

Алсу КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев