Логотип Идель
Бу – тема!

СИН ЯЛКАУМЫ, ЮКМЫ? /ТЕСТ/

Һәрбер уңай җавапка берәр очко языгыз һәм санап чыгарыгыз.

1. Өйдә берүзем генә булмасам, кем дә булса алганны көтеп, телефон трубкасын алмыйм. Үзем  генә булсам, 3-4 шалтырау булганчы, трубкага кагылмыйм.

2.  Еш кына укырга, эшкә соңга калам, чөнки җылы урынымнан торып китә алмыйм.

3. Җәяү бармас өчен (бер генә тукталыш булса да) транспортка утырып барырга тырышам.

4. Һәрвакыт ятып телевизор карыйм, китап укыйм.

5. Көнгә ике сәгатемне булса да “берни эшләмәү”гә багышлыйм: уйга биреләм, хыялланам, түшәмгә карап ятам, телефон “актарам”.

6. Эштән соң үземә башка шөгыль эзләмим.

7. Якын-тирәдә чүп савыты күренмәсә, чүпне җиргә генә ташлыйм.

8. Карават астын беркайчан да юмыйм.

9. Эшне берәр кеше белән башкарсам, артык көчәнмәскә тырышам.

10. Йөгермим, велосипедта йөрмим, йөзмим, чаңгы-тимераякта шумыйм.




8-10 балл: сез бик тә ялкау. Бу өлкәдә сезнең белән ярышырдай кеше табылуы икеле. Шулай да ялкаулылыгызны җиңәргә тырышып карарга иде, чөнки ул сезгә киләчәктә карьера ясарга һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшырак мөнәсәбәт урнаштырырга комачаулый. Ялкаулыгыгыз белән аларны үзегезгә каршы куясыз.

4-7 балл: күп кешеләр кебек үк, сез дә ялкаулыкка бирешүчән. Әмма сезнең ялкаулык нормадан узмый.

0-3 балл: сездә ялкаулыкның әсәре дә юк. Ләкин артыкка китсә, бөтен нәрсә дә зыянлы.  Кайвакыт бераз гына ялкауланып алырга да кирәктер. Монысы инде файдага гына ;-)

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев