Логотип Идель
Бу – тема!

СИН - УКУДА, МИН - УКУДА, Ә АШЛЫКНЫ КЕМ УРА?!

1 сентябрьгә дә санаулы көннәр калды. Кемдер тырыша-тырыша Белем көненә әзерләнә. Ә берәүләр ел дәвамында өстәлебездән икмәк өзелмәсен дип тырыша. Андыйлар укудан берничә көнгә сорап китеп, уңышны тизрәк җыеп калу яклы. Актаныш районының Тыңламас авылы егете Рамил Шәкүров та шундыйлар рәтенә керә!

Ул Актаныш районының Уразай авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 30 чакрым ераклыкта урнашкан авылга да җырлый-җырлый бара ул. Рамилнең комбайн руле артында әле беренче тапкыр гына эшләве. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, Рамил моның белән килешми. Уфада сәнгать училищесында укый торган егет комбайнда да моңлана-моңлана эшли. Булачак музыкант шундый булырга тиештер инде ул! 2 курска укырга бара торган Актаныш егете торбада уйный белә. Тиздән башка музыка уен коралларында да уйнарга өйрәнергә тели.

– Быел беренче тапкыр гына шундый зур техникага утыруыма карамастан, бу эшне әллә ни авыр, димәс идем. Авылда туып-үскәнгә күрәдер инде ул. Иртән эшкә килүгә үк транспортны җыештырабыз, майлыйбыз, кыскасы, эшкә әзерлибез. Аннары инде безне басу көтә, – ди Рамил.

Егет башка комбайнчыга - икетуган Нурсил абыйсына ярдәм итә. Хәзерге вакытта алар көненә якынча 800 центнер бодай суктыра икән. Комбайннары да хан заманыннан калган түгел, ә заманча! Биредә кондиционер да, суыткыч та бар. Моңланасың килсә – радио кабыз, кушылып җырла! Рамил дә ашлык суктырганда татар музыкасына кушылып җырлый икән.



Алагаем зур булган «Акрос 595» комбайны Рамил эшләгән «Нур» хуҗалыгына быел гына кайткан икән. Монда барысы да электроникага корылган: һәр нәрсә дә бер кечкенә төймәгә (кнопка) басканнан соң эшләп китә. Тик әле бу комбайнчы кул кушырып утыра дигән сүз түгел! Комбайнчы һәм аның ярдәмчесе булмаса, «ура-суга-җилгәрә» урынына кузгала да алмас иде! Рамилнең бу техниканы да иярләп караганы бар икән!

«Комбайнда нинди эшне «5»лелек итеп башкара аласың?» дигән сорауга «Техник күзәтүне», дип җавап бирде ул. Шундый зур техниканың «йөрәге»н дә тоя башлаган Рамил. Техникага гашыйк булган егетнең "тимер ат"иярләү серләрен тагын да күбрәк беләсе килә.

Дөресен генә әйткәндә, Рамил комбайн руле артына инде былтыр ук утырасы булган. Тик Нурсил абыйсы гына «Син яшьрәк әле» дигән. Ниһаять, быел егетнең хыялы тормышка ашкан! Ул иртәнге 5тә эш урынында булырга, төнге 10да кайтырга да риза. Урып-җыю әле сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Шуңа да Рамил укудан сораган инде - уңышны җыеп алырга кирәк бит.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев