Логотип Идель
Бу – тема!

СИН ТУГАН ЕЛНЫҢ БЕСТСЕЛЛЕРЫН БЕЛӘСЕҢМЕ?

Беләм-беләм, сезнең арада да китап укырга яратөчылар бар. Берәр кая барганда троллейбус-трамвайда, метрода йотлыга-йотлыга китап укучылар рәтендәдер әле син. Сүз уңаеннан, метро дигәннән, бер мәзәк искә төште: «Мине метрода китап укып баручы кешеләр җәлеп итә, нинди китап укуларын, аны укырга кирәкме икәнлеген беләсем килә, һәм, гомумән... бир әле бу китапны миңа!»



Ә син үзең туган елда бестселлер булган китапны укыганың бармы соң? Бу сорауга бик сирәк кеше генә «әйе», дип әйтә алыр. Бүген «Ялкын» Казанның «Московский» мәдәни үзәге белән берлектә син туган елда иң популяр булган китаплар исемлегенә тәкъдим итә. Исемлекне саклап куй һәм рәхәтләнеп укы!

1990-нчы еллар:


1990 ел — «Парк Юрского периода», Майкл Крайтон

1991 — «Скарлетт», Александра Рипли

1992 — «Прогулка по городу», Мэри Хиггинс Кларк

1993 — «Шоколад на крутом кипятке», Лаура Эскивель

1994 — «Политкорректные сказки», Джеймс Финн Гарднер

1995 — «Hi-Fi», Ник Хорнби

1996 — «Бойцовский клуб», Чак Паланик

1997 — «Мисо-суп», Рю Мураками

1998 — «Завтрак на Плутоне», Патрик МакКейб

1999 — «Гарри Поттер и тайная комната», Джоан К. Роулинг

2000-нче еллар:


2000 — «Спасение», Николас Спаркс

2001— «Тайная жизнь пчел», Сью Монк Кидд

2002 — «Жизнь Пи», Янн Мартел

2003 — «Код да Винчи», Дэн Браун

2004 — «Облачный атлас», Дэвид Митчелл

2005 — «Не отпускай меня» Кадзуо Исигуро, Мураками Харуки. "Кафка на пляже"

2006 – Маккарти Кормак. "Дорога"

2007 – Роулинг Джоан. "Гарри Поттер и дары смерти"

2008 – Себастьян Барри. "Скрижали судьбы"

2009 Аркадий и Борис Стругацких «Обитаемый остров»

2010-нчы еллар:


2010 – Оскар Уайльд "Портрет Дориана Грея"

2011 – Стивен Кинг " 11/22/63"

2012 – Мойес Джоджо "До встречи с тобой"

2013 – Оно-ди-Био Кристоф "Бездна"

2014 – Вейер Энди "Марсианин"

2015 – Пола Хокинс "Девушка в поезде"

2016 – Джоан Роулинг «Гарри Поттер и проклятое дитя»

2017 – Макс Фрай «Сундук мертвеца»




Наилә Мостафина, «Московский» мәдәният үзәге директоры:

– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу – дөнья масштабындагы бестселлерлар. Һәм, мәсәлән, әгәр 1970-нче еллар кулланучыларның иң актив булган чоры саналган, шуңа әдәбияты да аңа ярашлы булган. Мисал өчен, Сидни Шелдон романнары кебек, «бульвар» романнары яки ми өчен «сагыз» булган китаплар популяр булган. Ә 1980-нче еллар үзеңнең асылыңны (самоидентичность), үз-үзеңне күрсәтүне (самовыражение) эзләү чоры. Мөгаен, шуңадыр да Патрик Зюскиндның «Парфюмер» романының гадәти булмаган сюжеты, һәм аңа шулкадәр зур кызыксыну уянгандыр...

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев