Логотип Идель
Бу – тема!

Син тоеп караган, тик аңлата алмаган эмоцияләр

Эмоция. Көнгә ничә төрлесен генә кичермибез аларның! Ә бит кичереп тә сүз белән аңлата алмаганнары күпме! Әйдәгез, без тоя, тик аңлата алмый торган  эмоцияләр белән танышыйк әле! 

1. Cондеро: узып баручы кешеләрнең дә нәкъ синеке кебек үк гаять үзенчәлекле һәм катлаулы тормыш белән яшәүләрен аңлау.

2. Монакопсис: үзеңнең күңелеңә ятмаган урынга килеп эләгүеңне аңлый башлау.

3. Лакеизм: һәлакәт кичерәсе килү теләге (авиаһәлакәттән соң исән калу, янгында бар нәрсәне югалту).

4. Оккиолизм: киләчәктә үзеңнең бик аз нәрсәгә ирешә алачагыңны аңлау.

5. Либеросис: борчыласы килмәү теләге.

6. Онизм: бер үк вакытта бары бер генә җирдә, бер генә тәндә була алганыңны аңлау.

7. Нодус Толленс: тормышыңда барган вакыйгаларның синең өчен мәгънәсез булуын аңлау.

8. Руккехунхуре: сәяхәттән соң үз өеңә кайтып җитүеңне аңлау.

9. Адронитис: кешене өйрәнү өчен киткән вакытны кызгану.

10. Элипсизм: вакыйгаларның нинди борылыш алачагын белмәүдән моңаю.

11. Анекдох: бөтен кеше сөйли, тик бер-берсен тыңламый торган әңгәмә.

12. Вемодален: бик матур җирне фотога төшергәндә тагын шундый меңләгән кадрның инде төшерелгән булуын аңлау.

13. Мауэрбауэрторихкейдж: якын кешеләреңне этеп җибәрәсе килү теләге.

14. Кенопсия: һәрчак кеше була торган урында берәүнең дә булмавыннан курку халәте.

15. Рубатосис: үз йөрәгеңнең тибүен ишетүдән куркып китү.

16. Инумо: бүгенге көндә ниләр булганын күреп, үткәндәге үзеңә боларны әйтә алмаудан үкенү.

17. Опия: кемнең дә булса күзенә карыйсы килү, тик моны эшләүдән курку.

Ә синең әлеге исемлектәге кайсы эмоцияләрне кичереп караганың булды? Аларның номерын комментарийләрдә калдыр!


Зилә САБИТОВА әзерләде



ТАГЫН УКЫРГА


http://yalkyn.com/achysh/28463/

http://yalkyn.com/tejribe/33426/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев