Логотип Идель
Бу – тема!

СИН ТАТАРЧА НИЛӘР ЭШЛИСЕҢ?

26 апрель көнне Казаныбыз йөрәге “Тукай-Тукай” дип тибә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 131 яшь тулган бу көнне төрледән-төрле чаралар арасында яшьләр тарафыннан иң көтеп алынганы 12 нче тапкыр үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм” акцияседер.

Бауман урамында бу көнне яшь архитекторларның “Ә” арт-объектын тәкъдим итү, җанлы концерт, төрле конкурслар уздырылды. Шулай ук 22 апрельдә үткәрелгән “Татар-дозор 2017” квест-уены җиңүчеләрен бүләкләделәр. Маҗаралы уен быел тугызынчы тапкыр үткәрелгән, анда Казан һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 300 дән артык кеше (50 команда) катнашкан. Катнашучылр алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшереп, Казанның тарихи урыннарын үтеп, төрле иҗади биремнәр эшләгәннәр. Быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда: ул «DӘRDEMӘND» дип исемләнгән яңа кызыклы форматта узган.Уен әлеге шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган. Җиңүчеләр дип мәктәп укучылары арасыннан Авиатөзелеш районының 77нче мәктәбе, Яңа Савин районының 89нчы мәктәбе командалары, ә студентлар арасыннан Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы, шулай ук Казан педагогия көллияте командалары лаек дип табылды.



Акциядә Россиянең төрле өлкәләреннән – Башкортстан, Марий-Эл, Удмуртия Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән килгән актив яшьләр дә катнашты.

Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да тере татар музыкасы һәм яшь башкаручылар чыгышы белән сөендерде. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зәринә Вилданова һәм CheekLaWeek, Juna, Илүсә Хуҗина һәм Altan һ.б. белән беррәттән акция кысаларында үткәрелгән тере музыка конкурсы җиңүчеләре Адилә Заһидуллина, Рамилә Галәветдинова һәм Радик Мусинанр да чыгыш ясады.



Бу көнне «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булган оешма исемнәре дә аталды, алар - “РЖД”ның Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе ( Казанның Төньяк вокзалында татар телен санга сукмавы өчен) һәм “Содружество” АҖ (Казанга һәм Казаннан юл тотучы пассажирларга мәгълүматны татарча җиткерә алмавы өчен). Акция оешмалар эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Элеккеге елларда антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестр сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте.

Заманында Юлиус Фучик “Битарафлардан курык! Дөньядагы бар яманлык аларның бөтен нәрсә белән сүзсез генә килешүләреннән башлана!” дип язып калдырган. Быелгы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә узды, яңа көн - 27 апрель килде, бүген дә татарча сөйләш, уйла, укы, тыңла, кара!..Тик битараф кына булма.



Зилә Сабитова
Алинә Галиәхмәтова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев