Логотип Идель
Бу – тема!

"СИН ӘЛЕ МОНДА ОЗАК ЯТАЧАКСЫҢМЫ?!"

Әгәр чүп кисәгенең теле булса, ул: “Әйе, озааа-аа-ак, бик озааа-аа-ак”, дип җавап кайтарыр иде кебек...

Күптән түгел генә “2021нче елдан Евросоюз пластиктан эшләнгән бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-сабаны тыячак”, дигән хәбәр таралган иде.

Ә менә Грузия 2021 елны көтеп ятмаган: анда 2019 елның 1 апреленнән үк пластиктан эшләнгән пакетларны тыю турындагы канунга кул куелды. Законны беренче кат бозган очракта 500 лари (185 доллар), бу хәл кабатланса, 1000 лари күләмендә штраф каралган.

Бу илдә 2018 елның 1 октябреннән үк 15 микроннан калынрак булган полиэтилен капларны куллану тыелган иде инде.

Без көн дә күрә торган чүп-чаларга таркалыр өчен күпме вакыт кирәк соң?     


Ризык калдыклары – 30 көн.
Бәрәңге калдыклары, ит кисәкләре һ.б. шуның ише азык-төлек калдыкларын кертергә була бирегә.

Гәҗит – 1-4 ай.
Гәҗитне урамга чыгарып атар алдыннан уйлап кара: ул әле тагын 4 ай шулай ятачак...

Яфрак, ботаклар – 3-4 ай.
Әгәр паркларны һәрдаим җыештырып тормасалар, без ботаклар өстеннән йөрер идек.

Картон коробкалар – 3 ай.
Әгәр ул чүп савытына ташланса, аның зыяны юк диярлек.

Офис кәгазе – 10 ел.
Бу аның тыгызлыгына бәйле.

Тимер банкалар – 10 ел.
Әйе, барыбыз да бик еш куллана торган консервланган азык-төлектән калган банкалар чыгарып атканнан соң  тагын 10 ел шунда ятачак.

Кирпеч, бетон – 100 ел.

Машина аккумуляторлары – 100 ел.
100 буе таркалганын көткәнче, аны тиешле урыннарга тапшырып, 500 сум акча эшләргә мөмкин ;-)

Фольга – 100 ел.
Бик юка кебек тоелса да, ул бик тыгыз. Шуңа күрә походка бара нитә калсагыз, аны ташлап калдыра күрмәгез.

Пластик бутылкалар – 180-200 ел.

Пыяла – 1000 елдан артык.
Без бүген кулланган пыяла таркалганчы ким дигәндә 12-15 буын алышыначак.




Табигатьның чисталыгы өчен һәрберебез җаваплы. Үзебездән башлыйк, дустым! ;-)

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев