Логотип Идель
Бу – тема!

Ә СИН КУЛЫҢНЫ ДӨРЕС ИТЕП ЮАСЫҢМЫ?/ИНСТРУКЦИЯ

«Нинди сәер сорау бу?» дисеңме. Бу сорауны бирүебез юкка түгел. Яз грипп, төрле инфекцияләр эләктерү чоры. Өстәвенә бар җирдә “коронавирус” дип чаң кагалар. Шуңа күрә кулларны юу, ә тагын да төгәлрәге – КУЛЛАРНЫ ДӨРЕС ИТЕП ЮУ бик мөһим. Бу турыда тулырак безнең язмада.

Тәҗрибә

Кулларны яхшылап юу бик мөһим. Моны киләсе тәҗрибә дә раслый.

Кешенең кулына бактерияләрне хәтерләткән бер гель сылаганнар һәм кулны ультрашәмәхә камерага төшереп алганар. Аннан кулны юганнар да, суын селтәп кенә төшергәннәр. Фотога тагын бер төшергәннәр: куллар чистармаган.

Икенче этапта 6 секунд дәвамында кулларны сабынлап юганнар. 6 секунд кул юу өчен бик аз вакыт түгел анысы. Әмма бу проблеманы хәл итмәгән: кул тулысынча чистармаган. Әмма “бактерияләр” бераз кимегән. Сабын бактерияләрне үтерми, билгеле, әмма тиредән юып төшерә ала.

Иң оптималь вакыт – ул 15 секунд. Кулларыгыз белән битегезгә кагылырга яратсагыз, бигрәк тә яхшылап юарга кирәк булачак.

Ә инде иң шәбе - кулларны 30 секунд дәвамында юу. Күпме генә озак булып тоелса да. Яхшылап юып, яхшылап корытканнан соң, куллар, ниһаять, чистарган. Дымлы куллар – бактерияләрнең яраткан тирәлеге.

Кулны ничек юу дөрес?

Тикшеренүләр һәм сораштырулар күрсәткәнчә, күп кеше кулны ничек дөрес итеп юарга кирәклеген белми. Ничек кенә абсурд яңгыраса да, кул юуның чыннан да кагыйдәләре бар. Бу процедурадан файда булсын өчен кул юганда түбәндәгеләрне истә тоту шарт:

  1. Кулларны агып торган җылымса су астына куябыз, әйбәтләп юешлибез.
  2. Кулга сабын алабыз һәм уч төпләре ярдәмендә яхшылап күбекләндерәбез.
  3. Аннан соң кулның бөтен җирен дә сабынлап, яхшылап юабыз. Күбек бөтен җиргә дә тияргә тиеш.
  4. Бармак араларын, тырнак астындагы тирене аеруча ныклап юу кирәк.
  5. Кул беләзеге (запястье) турында да онытмаска кирәк.
  6. Кул юу процессы ким дигәндә 20 секунд дәвам итәргә тиеш.
  7. Ахырдан сабынны яхшылап юып төшерәбез.
  8. Һәм кулларны гадәти сөлге яки кәгазь  салфетка белән корытабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев