Логотип Идель
Бу – тема!

Ә СИН КЕМНЕ ТЫҢЛЫЙСЫҢ? ПЛЕЙЛИСТКА ШӘП ҖЫРЛАР...

«Музыкасыз тормышымны күз алдыма китерә алмыйм». Бу сүзләрне чыннан да дуслардан, таныш яшүсмерләрдән еш ишетәм. Ләкин кайчакта плейлисттагы җырларның тәэсире бетә, яңалык эзли башлыйбыз. Шуңа күрә мин сезгә талантлы җырчыларның иҗат җимешләрен тыңлап, плейлистыгызга кушарга тәкъдим итәм.

Билли Айлиш 

Билли Айлиш - музыка һәм шоу-бизнес дөньясының астын өскә китергән шәхес. 18нче генә яшен тутырса да, ул 2020 елда Гремми премиясенең "Иң яхшы җыр", "Иң яхшы яңа башкаручы", "Ел альбомы" һәм башка номинацияләрендә җиңү яулады. Шулай ук Билли Гиннес рекордлар китабына кертелгән.

13 яшендә "Ocean eyes" дип аталган беренче җырын ул абыйсы белән бергә яза һәм интернетка урнаштыра. "Ocean eyes" синглын 194 миллионнан артык (!) кеше тыңлый, тик бу  Билли Айлиш карьерасының башы гына була. 2019нчы елда чыккан "When we all fall asleep, where do we go?" альбомыннан иң популяр "Bad guy" җыры күп кенә премияләрдә җиңү яулый. Бу яшь йолдызның хисле һәм мәгънәле җырларын үзеңнең плейлистыңа кертергә тәкъдим итәм

"Lovely"
"Bellyache"
"Copycat"
"Xanny"
"I love you"

Zivert

Юлия Zivert Россия шоу-бизнесына 2018нчы елда "Live"  җыры белән килеп керде. Тик аңарчы 2017 елда "Чак" һәм "Анестезия" сингллары шулай ук популярлык казанган булган.

2019нче елда җырчы Муз-ТВ премиясенең "Ел уңышы"("Прорыв года") номинациясендә җиңә. Шул вакытта Филипп Киркоров, Monatic, Мот кебек популяр җырчылар аның таланты белән кызыксынып китә һәм  Zivert белән бергә треклар яздыралар. Яшь җырчының винтаж стилендәге, оптимистик рухтагы җырларын тыңлагыз:

"Зелёные волны"
-"ЯТЛ"
"Beverly Hills"
"Credo"
"Ещё хочу"

Фирдүс Тямаев

Ә сез татар җырларын тыңларга күнеккәнме?

"Тямаевны беләбез бит инде,"- диючеләр дә табылыр, дип уйлыйм. Ләкин плейлистыгызны тикшереп карагыз әле. Ничә җырын тыңлыйсыз икән?

Бу башкаручыга һичшиксез игътибар итегез. Аның репертуарындагы җырлар сезгә ошар, дип уйлыйм. Артист 12 яшьтән бәйрәмнәрдә тамада булып чыгышлар ясый, Лениногорсктагы музыкаль колледжны тәмамлый, баянда, синтезаторда, курайда уйный. Ул "Татар җыры" фестивале лауреаты, Татарстанның атказанган артисты. Фирдүс Тямаевның 2019-2020нче елларда чыккан хит җырларын плейлистыгызга кушыгыз һәм рәхәтләнеп тыңлагыз

"Бөгелә талым"
"Ялгыз торна"
"Җиде малай"
"Авылым"
"Эзләм мине"

Айлия Хаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айлия, искиткеч !