Логотип Идель
Бу – тема!

СИН ДӘ БИЮ ПӘРИЕНӘ ӘЙЛӘН!

Камал театрындагы “Бию пәрие” спектакле бию белән кызыксынмаганнарны да үзенә гашыйк итә алды. Аннан соң, һәркемнең аз гына булса да, биергә өйрәнергә теләге барлыкка килгәненә иманым камил. Яңа ел каникуллары рәхәтләнеп, күңел ачып биер өчен дә, хәтта биергә өйрәнер өчен дә менә дигән вакыт!

Хәрәкәттә – бәрәкәт икәнлеген һәркем белә. Бию әлеге процесска ләззәт тә китерә. Без барыбыз (күңелдән булса да J) биергә яратабыз. Әнә, күп кенә җырчылар да үз композицияләрендә яшь вакытта танцпол патшасы булырга яки медлякка хыялыңдагы кызны чакырырга куша. Боларның барысын да тормышка ашырып була бит. Әлеге дә баягы теләгең генә булсын.

Биюле фитнес

Синең күптәннән спорт белән шөгыльләнәсең килә, тик зур-зур тренажерлар сине куркытамы? Димәк, үзеңне бию юнәлешендә сынап була. Фитнес-клубка абонемент сатып алганда, син төркем белән уздырыла торган дәресләргә дә йөри аласың. Алар арасында бию күнекмәләре дә була.

Бию күнегүләрен төркем белән динамикалы музыкаль ритмга эшләү синең үзеңә дә өстәмә этәргеч булачак. Үзеңә туры килгән төрне сайла да, бу дәресләрне калдырма. Мондый бию күнекмәләре сиңа формага килергә дә ярдәм итәр, берәр кая барганда да, иптәшләрең синдә никадәр энергия булуына шаккатыр.

Бию мәктәбе

Әгәр син балет паларын яки бачата биергә өйрәнү максатын куйгансың икән, сиңа бию мәктәбенә язылырга киңәш итәбез.

Чын профессионаллар өйрәткәч, син музыканы шулкадәр дөрес итеп тоярга өйрәнәчәксең. Инде беренче дәрестән соң ук гәүдәңне төз тотарга, тавышны ишетергә һәм эчке кәефеңнең нинди икәнен тоярга чамалаячаксың. Барлык гениаль әйбер гади булган кебек, монда да шулай ук. Бию синең күңелеңдә бәхет чаткыларын уятырга сәләтле.

Биюле ял

Төнге клубларда да үз мөмкинлекләреңне сынарга мөмкин. Биредә үзеңне чын йолдыз итеп хис итеп була. Әгәр сиңа рәхәт икән, димәк, син шәп итеп биисең дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев