Логотип Идель
Бу – тема!

СИН ‒ ЧЫНМЫ, ӘЛЛӘ ЯЛГАНМЫ?

«Диварыңга кем кергәнен белеп була» дигән хәбәр таралгач, вКонтакте социаль челтәрендә фейк битләр шактый күбәйде. Имеш, тотылмыйча гына кешенең диварын карап чыгалар...

VKдагы капкыннар


Бүгенге көнгәчә VK социаль челтәрендә кунакларны төгәл билгели торган программа юк. Иваны кергәнме, Саматымы ‒ ачыклап булмый. «Кто заходил к тебе в гости?», «Лайкни» кебек кушымталар (приложениеләр) кунакларны бары тик «йөрәк» куючылар арасыннан гына билгели. Ә бит кеше сиңа лайк куймыйча, диварыңны гына актарып чыгарга да мөмкин. Битеңә кемнәр керүен ачыклыйсың килә икән, бер ысул бар: «Спрашивай», «Мой дневник» кебек капкыннар куеп була. Әмма хәзер күпләр аның нәрсәгә кирәклеген аңлый, шуңа да диварыгызны мыштым гына карап чыгып китәчәкләр ...

Аларны Минобр тикшерәчәк!


Фейк диварларның барлыкка килү сәбәбе төрле. Кемдер аны, кешеләр белән аралашмыйча гына, яраткан паблигын укыр өчен ясый. Кайберәүләр, кеше диварларына кереп, үзен кызыксындырган сорауларга җавап табар өчен куллана. БДИ заманында имтиханга кирәкле җавапларны табу өчен ясалган фейк диварлар да үрчеде. «Кем «ЕГЭ-ответы» төркемнәренә кушыла, шуларны Минобр үзе тикшерәчәк», ‒ дип куркытканнар иде бит, хәтерегездәме?

Дус кызларыңның егетләрен тикшермә!


Фейк битләр үрчүнең тагын бер сәбәбе ‒ хыянәт. Хәзерге көндә ялган диварлар ярдәмендә үз сөеклесенең «сул»га йөрү-йөрмәвен дә тикшерәләр. Тоталь контроль – хисләр өлкәсендә дә.

Серләрне дә чишә башлаганмын икән инде, дәвам итик... Лиананың да бар мондый дивары. Ялган бите, ягъни мәсәлән. «Гел ВКонтактеда утырасың» дип әйтмәсеннәр өчен генә, яхшы нияттән ясалган булса да, тора-бара дус кызларының егетләрен тикшерер өчен кулланыла башлады. Уеннан уймак килеп чыгар, дигәндәй... Ике сөйгән яр шулай тикшерү аркасында чүттән-чүт аерылышмый калды...

Дөресен әйтергә кирәк, егетләргә беренче язасың икән, кызы бармы, юкмы ‒ алар сиңа җавап бирми калмаячак. Тикшерү барышында шундый нәтиҗәгә килдем. Ә менә ничек җавап бирүләре ‒ тәрбиядән, кызын ярату-яратмавыннан тора. Гап-гади «Привет»ка кемдер «Давай познакомимся» дип җавап кайтара, кайберләре тупас итеп «Ты откуда меня нашла?» дияргә мөмкин. Ә танышым Таңсылуның егете, минем белән очрашырга теләк белдереп, көнен дә билгеләде хәтта. Билгеле, моны ишеткәч, Таңсылу сөйгән ярына «давыл» оештырып алды. Айрат исемле берәве бу язышу-очрашу уеннарын бары тик шаяру гына дип аңлатты... Ә Гөлназның егете: «У меня есть девушка. Не пиши» дип кистереп әйтте һәм, мәхәббәтләре икеләтә артып, Гөлназ егетен ике-өч тапкырга күбрәк хөрмәт итә, ярата башлады.

Килешәм, бәлки кешене бу рәвешле алдап, без начар гамәл кылабыздыр. Ләкин ышанып йөргән егетең башка белән «саф һава суларга» әзер икән, димәк, чын мөнәсәбәтләр корыр өчен килешлерәк егет карый башларга кирәк. Гомерең дә заяга узмый, алдап та йөрмәячәкләр.

Фейкларны ничек ачыкларга?


1. Аның дуслары аз була. Килешәм, кайбер кешеләр үзләре аралашмаган кешеләрне алып атып, әйтик, 65 кенә дус тота. Ләкин аларны карап чыгарга киңәш итәр идем. Ул 65 дус арасында танышларың бармы, ниндирәк кешләр? Гел «Косметология», «Перевозки» кебек чүп-чар белән генә тулмаганмы? Исеңдә тот: ялган дивар хуҗасы, беренче чиратта, төрле компанияләргә, кечкенәләргә, таныла башлаган йолдызларга дуслык тәкъдим итә. Алар дуслык гаризасын һичшиксез кабул итәчәкләр, димәк, дуслар саны да артачак. Күз буяуның иң үтемле бер юлы бу.

2. Диварга язылучыларга һәм язмаларга күз сал. Хәзерге көндә подписчикларны чутлап үстерәләр. Алар аз икән – шикләнерлек урын бар. Фейк битнең иң зур күзгә ташлана торган минусы – дивардагы язмалар. Аларны күзәтеп, шулай ук нәтиҗә ясап була. Гадәттә, андагы язмалар бер яки берничә көндә тутырыла, яки, киресенчә, зур аралык белән куела.

3. Фотода лайклар саны 4-5тән артмый. Чөнки, тегенди-мондый гына дуслар бер таныш булмаган кызга йөрәк куеп ятмаячак. Шуңа да ялган бит исеменнән: «Поставь мне лайк на аву», ‒ дип хат салырга туры килә. Аңлагансыздыр инде, фотосурәтләргә комментарийлар бөтенләй булмый. Гадәттә.

Фейкларга ничек тотылмаска?


Әгәр сезгә Калининградтан бер дә таныш булмаган Андрей яза икән, уйланырга кирәк. Күрше кызы Сәрия дә хәлегезне ике көнгә бер сораганны, әллә кайда яшәүче Андрейга синең хәлең бөтенләй кирәк түгел. Хыялларга бирелеп ятма. Җитмәсә, Андрей – урыс малае.

Аннан соң тәрбияле, аек акыллы кеше беркайчан да беренче көнне үк йөреп кайтырга, «Егетең/кызың бармы?» дип сорарга батырчылык итмәячәк. Мондый танышларга да ышанырга ярамый.

Бер-ике язганнан соң, әлеге дивар хуҗасы берничә көн ВКга керми торырга мөмкин. Гомумән, фейк диварларда бик сирәк утыралар. Бу да – сигналларның берсе.

[caption id="attachment_30394" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Син – фейкмы, фейк түгелме?


Алсу, 20 яшь: Алмаз исемле егет буларак теркәлгән фейк диварым бар. Баштарак кызык иде. Аралашмаган кызларыма язып, яңалыкларны белер өчен кулланам.


Марат, 23 яшь: Джон Элтон. Аралашырга теләмәгәндә генә фейкны кулланам. Джон дусларында үземнең дус-ишләрем генә, аларга Джон исеменнән дә язам.


Айсылу, 15 яшь: Әни дә ВКда утыргач, мәктәптә вакытта мине күзәтеп кенә тора. Шуңа укуда вакытта фейк дивардан утырам. Укыйсын укыйм бит инде мин, ВК миңа комачауламый.



Минем фейкым кешегә әйләнеп килә...


Ялган дивар ясамакчы буласыз икән, башта бер сорауга җавап бирегез: нигә кирәк ул сиңа? Кешеләр диварын карап утырырга икән – шуның өчен генә куллан. Беркайчан да, битлек киеп, кешене рәнҗетеп, нахак сүз яза күрмә. Беренчедән, бу – куркаклык, икенчедән, бик теләсәләр, синең компьютерыңның кайда урнашуын ачыклый алалар. Кызык өчен генә фейк дивар тудырмакчы икәнсең, кирәкми. Паролен онытып та башың катырма! Егетеңне тикшерергә кирәк икән, рәхим ит, тикшереп бирермен. Минем фейкым инде хәзер чын кешегә әйләнеп килә. Ә үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәм: сөйгән ярыңны шул рәвешле тикшерәсең икән, син аны үзең үк яратмыйсыңдыр, бәлки. Бәлки, арагыздагы ышаныч какшаган һәм инде аны төзәтеп булмый торгандыр? Алай итеп кенә саклап булмый мәхәббәтне. Ярату һәрвакыт чын ышануга тоташкан була.

Фейк (инглизчә – fake) ясалма, копия, фальсификация мәгънәсен белдерүче термин. Мисал өчен, НЛО фотоларының барысы да фейк санала, моның төгәл дәлилләре генә юк. Социаль челтәрләрдә, нигездә, ВКонтактеда еш очрый торган күренеш.



[caption id="attachment_30395" align="alignleft" width="300"] Фото: pixabay.com[/caption]

Төрләре:

1. Йолдызлы фейк. Башка реаль кулланучыларның челтәрдәге битләренә имитация, аларныкын кабатлаучы битләр, бу очракта чынбарлыктагы берәүнең (гадәттә, ул танылган шәхес, йолдыз) фотоларын, язмаларын да күчерәләр. Мәсәлән: Тина Канделаки, Дима Биланның копияләре. Фейкны ясаучы йолдыз сәхифәсенең реальлегенә ышандырырга омтыла.

2. Үз ялган битең. Монысы йолдызларны кабатлаудан аерыла, сәхифәне ясаган кеше үзен уникаль кулланучы буларак тәкъдим итә. Әмма ул реаль кеше түгел – фотолары да, профильдәге анкетасы, аудио, видео, язмалары да – уйлап чыгарылган. Гадәттә, мондый фейкларның «донор» битләре була. Егетләр, мәсәлән, берәр матур, сылу кыз рәсемен аватаркага урнаштырып, фотоальбом төзеп, кызларча язмалар белән диварын бизәп, кызлар исеменнән язышып уйнарга мөмкиннәр.

3. Спам, анкеталар, тавыш һәм лайклар ятьмәсе. Мондый битләр махсус теркәлә, алардан аеруча сакланырга кирәк.

P.S.: Егетеңне тикшерергә кирәк икән, рәхим ит, тикшереп бирермен. Минем фейкым инде хәзер чын кешегә әйләнеп килә.

Лиана МӘРДАНОВА

"Ялкын" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев