Логотип Идель
Бу – тема!

СИН БЕЛЕРГӘ ТИЕШ КАГЫЙДӘЛӘР

Әти-әниләребез яшь чакларында бу турыда уйламаган да, ә менә безнең һәрберебез өчен әлеге заманча этикет кагыйдәләре бик мөһим! Шуңа күрә кереп танышып чык әле, бу сорауларны үз-үзеңә бик еш бирүеңә бер шигебез дә юк. Ә без аларга җавап әзерләп куйдык. ;-)

Ашаган вакытта телефоны өстәлгә куярга ярыймы?




Үзең генә ашамыйсың икән, телефон өстәлдә торырга тиеш түгел. Тагын да шәбе – телефонның тавышын сүндереп кую. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, аны читкәрәк алып куйсаң да җитеп торыр. Гаджетыңның һәрдаим “безелдәп” торуы аралашуга комачаулаячак, дусларыңның (башка кеше булырга да мөмкин) нәрсә әйткәнен күп чоракта ишетми калачаксың. Фото төшерергә телисеңме? Теләгәч, төшер. Тик аннан кабат телефоныңны алып куярга онытма ;-)

Хатларга күпме вакыт эчендә җавап бирергә кирәк?


Монысы инде һәр илнең үз менталитетына бәйле. Мисал өчен венгр һәм латышлар бу эшне бик акрын башкара. Этикет белгече Джоди Р. Р. Смит эшлекле хатларга 2 тәүлек эчендә җавап бирү кирәк ди. Ә менә формаль булмаган гадәти хатлар бер атнага кадәр дә көтеп тора ала икән.

Егетең (кызың) белән очрашу вакытында смс язарга һәм кемдер шалтратса, җавап бирергә ярыймы?




Кыска һәм төгәл итеп әйткәндә – ЮК. Егетең яки кызыңның “дуслары миңа караганда мөһимрәк” дип уйлавы бар. Әгәр инде әниең бер-ике сәгать кенә сиңа шалтратмыйча тора алмый икән, бу турыда егетеңә (кызыңа) аңлатырга тырыш һәм әниең белән сөйләшеп ал.

Хат язганда кешегә ничек мөрәҗәгать итәргә?


Эшлекле хат язасың икән, хатның “Исәнмесез!”, “Хәерле көн!” кебек сүзләрдән башланасы көн кебек ачык. Аннан инде әлеге кешедән килгән хат ахырындагы язуга игътибар итәргә кирәк: әгәр кеше “Марат” дип язган икән, син дә шулай яз, ә менә “Марат Илфатович” икән, димәк син дә шулай дәшәргә онытма.

Җәмәгать транспортында телефонның тавышын кысаргамы?




Этикет кагыйдәле буенча кысарга кирәк. Транспортта барганда телефон шалтраса артык кычкырмыйча, тиз генә җавап бирү яхшы. Ә инде музыка тыңлаганда, видео караганда наушниклар кияргә кирәклеге турында әйтеп тә торасы юк.

Әңгәмәгә килгәндә ничек киенергә?


Майка һәм джинс чалбардан йөри торган коллективка эшкә урнашсаң да, алар кебек киенеп килергә кирәк түгел. Кигән киемең җитди стильдә һәм пөхтә булсын. Җитди кеше булып күрененргә теләсәң, бигрәк тә ;-) Кигән киемең үз-үзеңне тотышыңда да чагылыш табачак. Анысын да онытмаска кирәк. Үзеңне акыллы һәм кирәкле кеше итеп тоярга телисең икән, ничек киенергә кирәклеген үзең аңлыйсыңдыр ;-)

Нинди фотоларны Инстаграмга урнаштырырга ярамый?


Һәр кеше инста-акаунтына нәрсә урнаштыру-урнаштырмавы - үз шәхси эше. Шулай да анда куяр алдыннан “җиде кат уйлап бер кат кисүең” яхшы. Интернетка урнаштырырлган барлык мәгълүмат саклана (син бетердем дип уйласаң да). Бүген урнаштырган бик үк юньле булмаган фото сине киләчәк тормышыңда, эшеңдә кыен хәлдә калдырырга мөмкин. Шуңа исеңнән чыгарма.

Интернеттан танышкан кеше белән тормышта күрешү куркыныч түгелме?


Озак вакыт дәвамында аның белән аралашкансыз икән, ул кеше турында ниндидер күзаллау була, тик болар барысы да өлешчә генә. Орчрашуга барыр алдыннан әлеге кеше турында булдыра алган кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тырыш. Һәм әлбәттә инде үзеңнең кайда һәм кем булың турында берәр кешегә әйтеп китәргә онытма.

Сиңа кызыклы булмаган кеше белән аралашуны ничек туктатырга?




“Гафу ит, тик без синең белән бер-беребезгә бик үк туры килеп бетмибез бугай”, - сүзләре ярдәм итәр. Тик моннан соң ул кешенең ни дип җавап бирәсен белмибез, шуңа күрә барсына да әзер бул.

Элеккеге йөргән егет (кызны) социаль челтәрдән бетерү кирәкме?


Әгәр һәрдаим аның фото, язмаларының каршыңа килеп чыгуы сине сөендерми икән, бетер. Икегезнең дә яңа тормыш башланды һәм сезгә бер-берегездән башка яшәргә күнегергә кирәк, әгәр инде ул кеше гел сиңа очрап тора икән, бу мөмкин түгел.

Беренче очрашудан соң егет (кызга) кайчан язарга кирәк?


“Өч көн эчендә” дигән җавап бүгенге көнгә инде туры килми. Әгәр кеше ошаган икән, кайтып җитүгә дә, иртән торгач та язарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев