Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ТИКТОРМАСЛАР СЕЗОНЫ ЯКЫНЛАША

Җәй җитүгә тиктормаслар сезоны ачыла. Бөтен укучы иреккә чыга, әйтерсең лә, чылбырдан ычкыналар. Җәй айларында балалар травматизмы аеруча арта. Аяк-кулларны имгәтү, пешерү, сыдыру, тырналу, борыннан кан китүләр – болар барысы да сагалап аяк астында. Уеннан уймак чыга икәнлеген белсәң дә, беренче ярдәм күрсәтү киңәшләре зыянлы булмас.

Наринэ Абгарянның «Манюня» турында китабында Абгарян һәм Шац гаиләсендә тәрбияләнә торган, бер генә минут та тик утыра белмәгән кызлар бар. Әле бәрелә, әле караваттан егылып төшәләр, әле борыннарына чикләвек тутыра алар... Мондый Манюня, Каринэ, Наринэлар сезнең арагызда да бардыр. Бу әсәрне укыганда, көлә-көлә эчләр ката. Тик әле бу, әле теге күңелсез маҗараларга очраган кызларны күреп, жәлләп куясың. Хәер, мондый хәлләр китапта гына түгел.

Бүген безнең сорауларга Балалар республика клиника хастаханәсенең травмотология һәм ортопедия бүлегенең мөдире Алексей Адольф улы Глушков җавап бирә:

– Гадәти вакыт белән чагыштырганда, бөтен каникуллар чорындагы кебек, җәй көне дә травмалар саны ике тапкырга диярлек арта. Бәрелеп имгәнү, яра, сыдырылу; бөҗәкләр һәм хайваннар тешләве; сыну, каймыкландыру; пешү, агулану, электр травмалары; берләштерелгән җәрәхәтләр, кататравмалар (иң авырлары) еш очрый.

ПЕШҮ


Берәр җирне пешергән вакытта, күп очракта, квалификацияле медицина ярдәме кирәк була. Тик табиб килгәнче үк, беренче ярдәмне күрсәтергә кирәк.

·              Пешкән урынны тиз арада агып тора торган САЛКЫН СУ астына тыгарга;

·              пешкән урындагы киемне салырга;

·              пешкән урын суына башласа да, су, ким дигәндә, 20 минут агарга тиеш.

·              вакыт бик мөһим, чөнки тәндә сизелмәгән җылылык, эчке тукымаларда сакланып калырга мөмкин.

Саклану чарасы – әгәр пешкән җирдәге кием тәнгә ябышып калган икән, аны куптарырга тырышма! Әгәр кеше салкын булуына зарланса, аңа плед яп, әмма пешкән җирен суытуны дәвам ит. Пешкән урынга агыза торган су температурасы якынча 15-18 градус булырга тиеш.

СЫНДЫРУ һәм КАЙМЫКТЫРУ (вывих)


Әгәр егылдың, кыек бастың яки каты бәрелдең икән, бу вакытта сөяк сынарга да мөмкин. Беренче ярдәм:

·              зыян күргән урын тынычлыкта калдыр;

·              әгәр аягыңны сындыргансың икән, аңа басма, чөнки бу очракта сынган урынның авыртуын арттырасың гына;

·              трамотология пунктына мөрәҗәгать ит;

·              каймыктырган очракта да аякны бары тик табиб кына урынына утырта ала.

СЫДЫРЫЛГАН УРЫННАР, БӘРЕЛҮ һәм КЕЧКЕНӘ ЯРАЛАР


Болар – иң еш очрый торган җәрәхәтләр.

·              Аларны водород перекисе яки 3-5 %-лы спиртлы йод эремәсе (раствор) белән эшкәртергә кирәк;

·              аннары шушы урынны яраны төзәтә торган мазь сылар;.

·              яраны су белән юарга яки дымлы салфетка белән сөртергә ярамый.

·              әгәр ярага туфрак эләксә, табибка мөрәҗәгать итеп, тартышу авыруын (столбняк) булдырмый калырга кирәк.

БОРЫННАН КАН КИТҮ


·              Әгәр борыннан кан китсә, борын төбенә салкын компресс куярга кирәк;

·              берәр җирне кискән вакытта кан китүне болай туктатырга: тәннең зыян күргән өлешен өскә күтәрергә, яраны эшкәртергә һәм стерильләштерелгән бинт белән бәйләргә;

·              бик күп кан югалта башлаган очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга.

КОЯШ һәм ҖЫЛЫ СУГУ


·              Әгәр хәлсезлек сизелә, күңел болгана икән, коса башласа, борыннан кан китә, температура күтәрелсә, ул кеше шунда ук кояштан яки җылы чыганагы яныннан алып китегез;

·              иң яхшысы – салкынча урынга алып бар яки дымлы җәймә яптыр һәм су бир;

·              бер сәгать эчендә хәле яхшырмый икән, табибка мөрәҗәгать ит.

БӨҖӘКЛӘР ЧАГУ/ТЕШЛӘҮ


·              Бал корты, шөпшә һәм башка бөҗәкләр чаккан урын кызыл төскә керә, кыза, шешә, авырта. Башта укны тартып чыгар һәм тәңкә (монета) куй яки нашатырьле спирт сыланган бинт яп.


Травматизмга китергән төп сәбәпләр:


– әти-әниләр һәм укытучылар тарафыннан контроль булмау;


– балаларның табигый кызыксынучанлыгы;


– ярышу (башкалардан кәттәрәк булу теләге);


– үз мөмкинлекләреңне артык бәяләү (12-16 яшьлекләр).



Кем күбрәк җәрәхәт ала?

0-3 яшьлекләр – 10-15%

4-12 яшьлекләр – 30-50%

12-17 яшьлекләр – 30-50%




Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев