Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: Йокы, син нигә шундый тәмле?

Тәмледән дә тәмле ни ул? Әлбәттә, йокы! “Тәмле йокы”, “Тәмле төш” сүзләре дә тикмәгә генә аның белән ассоциацияләнмидер. Кешеләрнең туган көннәре булган кебек, аның да үз көне бар. Казанда аны 16 мартта билгеләп үтәләр.

Беренче тапкыр Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында билгеләп уздырылган. Шуннан башлап, хәзер аны ел саен көн белән төн тигезләшкән көн (22 март) бер атна кала, җомга көнне, үткәрәләр.

Йокы – организмның аерым бер катлаулы формасы. Аның дәвамында организм ял итә, көч туплый. Шуңа да сәламәт кеше йокыдан энергия белән уяна.

Дөрес туклану, көн режимын дөрес итеп төзү, җитәрлек вакыт йоклау – сәламәтлек ныклы булсын дисәң, шушы өч пунктны онытмаска кирәк. Кеше үз гомеренең өчтән берен йоклап уздыра.

Йокы туймау безгә начар тәэсир итә: юмор хисе кими, ачу арта, үз эчебезгә бикләнәбез, һаман-һаман бер үк проблема турында уйланабыз. Йокының 4 сәгатькә азрак булуы да безнең реакцияне 45 процентка киметә икән.

Табиблар йокының начар булуы инсульт, инфаркт, гипертония һәм башка җитди авыруларга китерергә мөмкин, ди. Җитмәсә, эшнең нәтиҗәлелеген генә кимеп калмый, бу хәтер начараюга, нерв какшавына, гомернең озынлыгы кимүгә, яман шеш авыруларына да китерә. Халыкның 35-40 проценты йокы туймаудан интегә икән.

Ә җитәрлек дәрәҗәдә йокласаң, бу йөрәк-кан тамырлары авыруларына, симерүгә профилактика була. Йокы баш миен начар әйберләрдән арындырырга, нейрон тоташтырмаларын (соединение) кирәкмәс аксымнардан азат итәргә ярдәм итә.

Йокыны ничек туйдырырга?


1. Йокламыйча калган сәгатьләреңне “җыеп” барма.

2. Йоклар алдыннан кофеин булган эчемлекләр эчмә. Алар нерв системасына начар тәэсир итә.

3. Йоклар алдыннан ашап яту зыянлы. Кичке аш белән йокы арасында 4 сәгатькә якын вакыт узарга тиеш.

Ләкин шул ук вакытта артык йоклау да файдалы түгел икән. Галимнәр фикеренчә, олы кеше өчен идеаль йокы 7-8 сәгать булырга тиеш. Кайбер белгечләр хатын-кызларның эмоциональлеге аркасында аларга моңа өстәп тагын бер сәгать йокы кирәк, дип саный. Балалар организмына 10 сәгать йокы зарур икән. Җитәрлек итеп йоклау аларда игътибарсызлыкны, гиперактивлыкны киметә, үз-үзләрен тотышларын яхшырта.




❗❗❗ 16 мартта Казанда да йокы темасына багышланган чаралар уздырылачак:


“Сәламәт йокы: ни өчен ул сәламәтлеккә файдалы?” лекциясе (11.00 – МЕГА, 14.00 – «Тандем», 17.00 – «Кольцо»).

Шулай ук Казанның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә йога, гипертония, авырлыкка багышланган акцияләр, гырлау, йокы гигиенасы турында лекцияләр, фигуралы мендәрчекләр (үләнле сашелар) ясауга багышланган мастер-класслар, “Минем йокы” рәсемнәр конкурсы узачак.

❗❗❗ 18-22 мартта Казанның уку йортларында сәламәт йокыга багышланган 80 лекция оештырыла.


❗❗❗ 22 мартта “Смена” заманча мәдәният үзәгендә йокыга багышланган лекция узачак (18.00), “Минем йокы” балалар рәсемнәре бәйгесен йомгаклау (20.00) була.


Йокыларың тәмле, файдалы һәм җитәрлек дәрәҗәдә булсын! Сәламәт бул! ?❤


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев