Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОГЫШЛЫ АВЫРУЛАР - ҖӘЕҢ ҖӘЙ БУЛСЫН, ДИСӘҢ!

Җәй җитүгә укучылар гына түгел, бактерияләр дә рәхәткә чыга. Яхшы һава шартлары аларның үрчүенә сәбәпче булып тора. Йогышлы авыруларның да күпчелеге нәкъ менә эссе вакытта тарала да инде.

Җәйге йогышлы авырулар рейтингында иң беренче урынны эчәк эшчәнлеге белән бәйлеләре алып тора. Аларны башкача “пычрак кул” авыруы, дип тә атыйлар. Бу исемлеккә сальмонеллёз, дизентерия, иерсиниоз, ризык белән агуланулар керә. Вируслы авыруларга ротовирус, энтеровирус, аденовирус, А вирус гепатиты керә. Ротовирус инфекциясе кышын күбрәк тарала. Ел саен Татарстанда 3500 мондый очрак күзәтелә.

Гельминтоз да җәен еш тарала. Аны, хайваннарны тотканнан соң, тиешле дәрәҗәдә пешеп җитмәгән ит, балык аша да йоктырырга мөмкин. Шулай ук кырчын тимрәү, талпан һәм эт тешләүдән интегүчеләр дә җәен арта бара.

Бактериаль эчәк инфекциясе авырулары (сальмонеллёз, дизентерия, холера) бер-берсенә охшаш сыман. Алар вакытында температура, хәлсезлек, эч авыртып алу, косу, эч китү күзәтелә. Бу аеруча 3 яшьтән кечерәк балаларга хас. Әлеге авыру организмга сусызландыру белән янарга мөмкин. Әгәр суны даими рәвештә эчмәсәң, башка органнарга зыян килү дә бар. Бу симптомнар тәмамланмаса, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Балалар клиника хастаханәсенең изоляция-диагностикасы бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова.

Җәй ахырында бөер синдромлы геморрагияле бизгәк (гемоорагическая лихорадка) еш тарала. Әлеге авыруның беренчел сипмптомнары – үтә көчле респиратор авыру (ОРЗ) билгеләре, арка авырту, сидек азаю, кан составы үзгәрүе.

Инфекцияләр төрле була. Аларны ничек аерып алырга соң? Әгәр диарея, югары температура, тышка чыкканда кан күзәтелә икән, бу – бактериаль эчәк инфекциясе. Әгәр диарея, температура, ютәл, борын тыгылу булса, бу – вируслы инфекция. Эчәк инфекциясе булганда, тозлы эремә, мисал өчен “Регидрон” препараты, сорбентлар, кайнаган су эчәргә кирәк. Бу вакытта сөтле ризыклардан баш тартып, сыек ризык, мисал өчен, суда пешкән ботка, боламык кебек ашлар ашарга кирәк.

Эчәк инфекцияләре йокмасын, дисәң:

– кулларны даими рәвештә юарга;

– чиста су эчәргә;

– су кергәндә, суны йотмаска;

– җиләк-җимеш, яшелчәләрне содалы су белән юарга;

– карбыз, кавын, бананнарны кер сабыны, кайнар су белән юарга;

– әгәр берәр ризык, җиләк-җимеш, яшелчәнең төсе, тәме үзгәргәнен сизсәң, ашамаска кирәк

Чит илгә барганда...


Ял итәр өчен чит илләрне сайлаганда, аларда нинди инфекцияләр булу ихтималын белергә кирәк. Мисал өчен, Мисыр, Якын Көнчыгышта сыйфатсыз су аша йога торган эчәк инфекцияләре булырга мөмкин. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә денге бизгәге, малярия очравы бар.

Әгәр Якын Көнчыгыш, Төньяк Африканы карасак, биредә Конго-Кырым, Көнбатыш Нил геморрагияле бизгәге очрарга мөмкин. Мисал өчен, былтыр мондый очраклар Көньяк федераль округында күзәтелгән. Әлбәттә, кайбер бизгәкләрдән прививка бар. Тик дөньядагы барлык йогышлы авырулардан да вакцина уйлап табылмаган. Шуңа да чит илгә чыкканда, гадәти санитар нормаларны үтәргә кирәк.

Чит ил кухнясына да игътибар итү сорала. Кайбер илләрдә ризыкларны күп тәмләткечләр, тозлы-борычлы итеп пешерәләр. Бу вакытта яшь кешенең ашказаны системасы бу ризыкны кабул итмәскә мөмкин. Шуңа да ботка, боламык кебек ашлар (суп-пюре) булса, яхшырак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА



Тагын укырга:


Сихәтле сәхифә: кызыну сезоны


Сихәтле сәхифә: балтырган пешерә


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев