Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: Электрон тәмәке һәм кальян гади тәмәкедән күпкә зыянлырак

Кулына тәмәке тоткан кеше, транспорт тукталышларында тартучылар, шул исәптән пасив тартучылар... Боларның барысына да гадәти әйбергә караган кебек, ияләшеп беттек, бугай. Тик табиблар тынычланырга ярамый, ди. Тәмәке тартуның әллә нинди куркыныч чирләргә алып килгәнлеге турында сөйли. 31 май – Тәмәкедән баш тарту көне. Шул уңайдан, бүген әлеге яман гадәт турында сөйләшәбез.

Бер татып карасаң, ташлавы ай-һай авыр. Яшүсмерләр дә, зурлар кебек буласы килеп, башкалар артыннан куып, тәмәкегә үрелеп карый. Тик башлава җиңел булса да, ташлавы... Терсәк якын, әмма аны тешләп булмаган кебек.

– Тәмәке тарту – йогышлы булмаган авыруларның төп сәбәпчесе. Һәр 13 секунд саен тәмәке тартудан дөньяда бер кеше үлә. Елына 6 миллион кеше вафат була, аларның 600 меңе – пассив тартучы. Ә Россиядә тәмәкедән үлгән кешеләрнең саны елына 300 меңгә җитә, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резеда Хаева.

Инде беренче тәмәкедән үк, аның составындагы никотинга психологик һәм физик бәйлелек булдырыла. Йокысызлык, игътибарсызлык – боларның барысы да бу яман гадәт сәбәпчесе. Тәмәке тартудан тынычланып калу, стресстан котылу да миф икән. Чөнки кеше үзе дә сизмәстән тәмәке колына әверелә.

Электроны да бик зыянлы


Хәзерге вакытта кальян, электрон тәмәке аеруча киң таралыш алды. Яшүсмерләр аларны, гади тәмәкегә караганда, зыянсызрак, дип санаса да, медицина тикшеренүләре моның киресен сөйли. Шуңа да кальян, электрон тәмәкегә дә чик куя торган закон булдыру кирәк, дип саный Татарстан табиблары. Монан тыш, 21 яшькә кадәр тәмәке сатуны тыя торган закон булдырылуын да тели алар. Хәер, чикләү дигәннән, Татарстанда чәйни торган тәмәкене беренчеләрдән булып тыйган булганнар икән.

– Электрон тәмәке сулыш юлларына начар йогынты ясый. Аны зыянсыз, дип санау дөрес түгел. Чөнки электрон тәмәке җитештергән оешмаларның тикшеренүләре Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары белән туры килми. Электрон тәмәке һәм кальян гади тәмәкедән дә күпкә зыянлырак, – ди Казанның 16нчы хастаханәсе пульмонологы Эльвира Кудрявцева.

Хроник обструктив бронхит диагнозы куелган пациентларга электрон тәмәкене бөтенләй дә кабып карарга ярамый икән. Чөнки бу үлемгә китерә ала. 2019 елда алар арасында үлем очраклары кискен арта. Моның сәбәбе – электрон тәмәкеләрнең сертификациясе булмавында. Аларда күпме матдә барлыгы тикшерелми. Ә андагы ароматизаторларның нинди агулы булганын әйткән дә юк инде. Алар сулыш юлының өске өлеше (гортань), тамакның арткы стенкасы, лайлалы тышчасына тәэсир итә. Хәзер термотәмәкеләр дә пәйда булган. Андагы су белән җылытылган һава сулыш юлларына зыян сала.

Яман шеш


Тәмәке тарту яман шеш авыруына китерергә мөмкин. Аерым алганда, ул сулыш юлының өске өлеше, йоткылык, сидек куыгы, төкерек бизләре, үпкә яман шеше булуы ихтимал. Соңгысы белән интегүчеләрнең 90 проценты диярлек тәмәке таручылар икән. Әгәр элек бу авыру белән күбесенчә ир-атлар авырса, хәзер аннан интегүчеләр арасында хатын-кызлар да җитәрлек икән.

Хәер, тартучылар үзләренә генә түгел, алар янындагы һаваны сулаучы, ягъни пассив тартучыларга да, зур зыян сала. Пассив тәмәке тарту да онкологик авыруларга китерә ала. Алар начар матдәләрнең 20-30 процент сулый. Германиядә тәмәке тартучы ир-атларның хатыннары, тартмаучыларныкы белән чагыштырганда, яман шеш белән ике тапкырга күбрәк авырый икән.

Тәмәке төтенендә 4000нән артык матдә бар икән ләбаса. Алар үз артыннан авыру китереп чыгара. Тәмәкедән баш тарту сәламәтлекне яхшырта. Тәмәке тартуны ташласаң, гомерне 5 елга озынайтасың. 30 яшьтә ташласаң– 10, 40 яшьтә – 9 елга. Ә иң яхшысы – тәмәкегә бөтенләй кагылып карамау.
КЫЗЫК-МЫЗЫК:
Иң бай кешеләр – тәмәке тартучылар. Тәмәке бәясен никадәр генә күтәрмәсеннәр, алар һаман тартуларын дәвам итә.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев