Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: БАЛТЫРГАН ПЕШЕРӘ!

Каникулда табигатьтә йөрүдән дә рәхәт нәрсә юк. Тик «куркыныч» үсемлекләр ялның бөтен ямен бетерә ала. Бөтен җирдә очрый торган, 2,5-3 метр биеклектәге балтырган (борщевик) беренче карашка бернинди зыян салмый кебек. Ул юл кырые, дача участогы, алан, урман кырыйларында үсә.

Балтырган, гадәттә, июльдә чәчәк ата. Аннан җәй ахырында аеруча күп зыян күрәләр дә инде. Балалар һәм бу үсемлек турында бөтенләй белмәүчеләр бигрәк тә куркыныч астында. Ел саен балтырганнан 10 меңгә якын кеше зыян күрә. Меңләгән кеше хастаханәгә эләгә, араларында үлүчеләр дә бар.

Әлеге үсемлек агулы. Балтырганның үтә күренмәле, агулы согы тәнгә тиеп, кояш нуры тәэсире астында, тәнне пешерә. Бу тәннең гадәти кызаруы гына түгел, ә пешү. Нәтиҗәдә өченче дәрәҗәдәге пешүгә дә җитәргә мөмкин.

Балтырган согы күзгә керсә, сукыраерга мөмкин. Хәтта балаларның, бу үсемлекне күзәтү торбасы итеп уйнаганда да, сукыр калу ихтималы бар. Хәер, балтырганның яфрагын тотып караганда да, тәннең пешү ихтималы зур. Беренче карашка үсемлек бернишләтми кебек. Аның согы кием аша үтеп керсә, тән соңыннан гына реакция бирергә мөмкин. Мисал өчен, кабарчыклар киемне салгач кына чыга. Бу сулы кабарчыклар авырттыра, алар тиз генә төзәлми дә әле.

Әгәр балтырганга тиеп китсәң:




  • Аның согын кер сабыны белән тизрәк юып төшер!

  • Аннан соң тәнгә составында спирт булган сыекча сыла!

  • Киемеңне алмаштыр! (чөнки анда балтырган согы яки орлыгы калырга мөмкин);

  • Әгәр тән кызара, кабара башласа, пешүгә каршы берәр дару сыла, аннары стерильләшкән бинт белән бәйлә!

  • Авыртуны баса торган дару эч! (аллергия була калса, аллергиягә каршы дару да яхшы булыр);

  • Шуны истә тот: сулы кабарчыкны тишәргә ярамый!

  • Хәл начарайса, табибка мөрәҗәгать ит!


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев