Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: АЯКЛАРЫҢНЫ САКЛА!

Чалыш аяклылык (косолапость) – терәк-хәрәкәт аппаратының иң киң таралган авыруы. Ул вакытта табан дөрес тормый. Бу авыру, гадәттә, мускул, сеңер бәйләвечләре (связки) һәм сеңер дефекты аркасында барлыкка килә. Чалыш аяклылык бер яки ике яклы, тумыштан килгән яки тора-бара барлыкка килгән (приобретенная) була ала, шулай ук аның типик һәм атипик төрләре очрый. Тора-бара барлыкка килгән бу авыру малайлар-кызларны 13-14 яшьләрдә дә борчырга мөмкин.

[caption id="attachment_29104" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Бүген безнең сорауларыбызга Балалар республика клиник хастаханәсенең травмотология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Адольфович Глушков җавап бирә.

Тумыштан ук булган чалыш аяклылык


Әлеге җитешсезлекне бала ана карынында булган вакытта – 16нчы атнада ук, УЗИ ярдәмендә, күрергә мөмкин. Бала туганда ук, бу авыруның билгеләрен неонатолог күрергә мөмкин.
Авыру барлыкка килүнең сәбәпләре:

механик сәбәпләр (карындагы баланың табанына матканың стенкалары артык басып торуы. Гадәттә, бу су аз булганда яки яралгы дөрес урнашмаганда барлыкка килә);

генетик сәбәпләр;

нерв-мускул сәбәпләр.

Тора-бара барлыкка килгән чалыш аяклылык


2-3 яшьтә балалар аякларына дөрес басмый башлый.
Төп сәбәпләре:

сөякләрнең җитәрлек дәрәҗәдә үсештә булмавы, тайпылышы;

нерв системасы ягынннан җитешсезлекләр булу;

үтә көчле ялкынсыну процесслары;

сынганнан соң табан яки балтыр сөякләренең дөрес ялганмавы;

рахит һәм шуңа охшаш авырулар;

пешү;

аяк киемнең дөрес сайланмавы.

Чалыш аяклылык йөкләмә булганда, килеп чыга. Сөякләр тиз үсә, формасын үзгәртә, ә мускуллар, сеңерләр алар артынна җитешә алмый. Шуңа күрә мускулларның кайберләре күтәрелгән тонуста була, башкалары, киресенчә, – хәлсезләндерелгән халәттә. Бу табанның формасы үзгәрүенә китерә дә инде. Бу авыруга игътибар бирмичә, «Бетәр әле», дип кул селтәп карарга ярамый. Чалыш аяклылык башка авыруларга, хәтта инвалидлыкка, өзлегүгә китерергә мөмкин.

Төп кагыйдә


[caption id="attachment_29105" align="alignright" width="400"] Фото: pixabay.com[/caption]

Иң төп кагыйдәне онытмаска кирәк: туганнан соң баланы 2-3 айга бер тапкыр сырхауханә яки травмотология пунктына ортопед-травмотологка күрсәтергә кирәк. Бала йөри башлагач та аны ортопед-травмотолог карарга тиеш. Тора-бара барлыкка килгән чалыш аяклылык анамнез нигезендә һәм әти-әниләренең зарлары аркылы билгеләргә була.

Шунысы да бар: рентген сурәте тулы картинаны күрсәтмәскә мөмкин. Бу баланың кечкенә сөякләре формалашмавы аркасында килеп чыга. Сөяк кимерчәк тукымасыннан тора, ә ул рентгенда күренми.

Онытма:

– дәвалауны вакытында башларга;

– даими рәвештә табиб-ортопедта күренеп торырга кирәк;

– әти-әниләрнең сабырлыгы һәм нык торучанлыгы кирәк.

Ничек дәваларга?


Бөтен консерватив дәвалау ысуллары җитешсезлекне төзәтеп кенә калмый, терапия нәтиҗәләрен ныгыта да. Тора-бара барлыкка килгән чалыш аяклылыкны махсус ортопед аяк киеме ярдәмендә дәвалыйлар.

Тумыштан килгән чалыш аяклылык диагнозын бала тудыру йортында ук куярга мөмкиннәр. 1 атнадан соң аны дәвалый да башлап була. Бу бары тик ортопед күзәтүе астында узарга тиеш. Безнең илдә бу авыруны дәвалауның иң киң каралган ысулы – этаплы рәвештә гипслау. Шулай ук башка ысуллар да бар: йомшак бинтлау, шиннар кую, буыннарның имобилизациясе, медикаментоз дәвалау. Гомумән алганда, дәвалау ысулы авыруның нинди дәрәҗәдә булуыннан, аның килеп чыгышыннан тора.

Аннары тумыштан килгән чалыш аяклылык кебек үк, фиксация ясала, массаж, күнекмәләр билгеләнә. Гадәттә, дәвалау курсы 2-4 ай дәвам итә. Елына, авыру тулысынча беткәнче, 3-4 курс кирәк була.

Әгәр бу ысуллар булышмаса, кешегә хирургик операция билгеләнә. Алар шулай ук төрләре буенча аерыла. Операциядән соң бер ел дәвамында балага махсус ортопедик аяк киеме кияргә кирәк була. Хирургик катнашлыгыннан соң, яхшы якка үзгәрешләр сизелсә дә, табан мускуллары катырак була, операция ясалган аяк авырта, 1-1,5 үлчәмгә кечерәк була.

Теләсә нинди авыруны булдырмый калсаң, яхшырак. Кайбер хәйләләр куллансаң, бу авыру баланы читләтеп узар, дип ышанырга мөмкин. Моның өчен:

– сәламәт тормыш рәвешен алып бару;

– яхшы итеп туклану, көн режимын саклау кирәк.

Чалыш аяклылык булмасын, дисәң...

[caption id="attachment_29106" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Бала туганнан соң:


1. Юеш ком яки карда калган эзләрне игътибар белән карарга. Алар ике төрле якка аерылган түгел, ә параллель булырга тиеш;

2. Баланың йөрешенә дә игътибар итәргә кирәк. Иң яхшысы – моны иртә белән яки бала уйнаганда карарга кирәк. Чөнки бу вакытта ул үзе йөрешенә игътибар итми. Әгәр йөргәндә, бала аяк очларын эчкә бора яки бер табанын икенче табаны ягына каратып йөри икән, бу очракта да табибка күренү кирәк;

3. Балага физик күнегүләр кирәк;

4. Аны, аеруча йөри генә башлаганда, озак йөртергә ярамый;

5. Артык авырлыгы булган балаларга аеруча игътибар бирергә кирәк. Чөнки авырлык баланың умыртка баганасы һәм табанына йөкләмә бирә. Нәтиҗәдә, чалыш аяклылыктан кала, табан яссыланырга, умыртка баганасы кәкрәергә мөмкин;

6. Баланың ашый торган ризыгы төрләндерелгән, туклыклы, тиешле витаминнарга, микро- һәм макроэлементларга бай булырга тиеш;

7. Яхшы супинаторлы һәм арты каты булган сыйфатлы аяк киеме кияргә тиеш;

8. Ком, чуерташ, үләнгә басып йөрү олыларга да, балаларга да файдалы;

9. Иртәнге гимнастиканы ясаганда, мускулларның төрле төркемнәренә игътибар бирергә кирәк.

Әти-әниләргә: чалыш аяклылык, гадәттә, терәк-хәрәкәт аппаратының башка тайпылышларын да күздә тота. Мисал өчен, сколиоз, яссы табанлылыкны барлыкка китерә ала. Шуңа беренче билгеләрен күрүгә үк, травмотолог-ортопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук дәвалауда массажист, дәвалау физкультурасы табибы, рефлексотерапевт, табиб-физиотерапевт, табиб-реабилитолог, табиб-невролог да ярдәм күрсәтә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев