Логотип Идель
Бу – тема!

ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯ: НӘТИҖӘЛӘР ӘЗЕР!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

Әлеге премиянең максаты – Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру белән беррәттән, хикәя, новелла, кечкенә повесть жанрларында иҗат итүче яшь авторларны барлау, аларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру. Шул исәптән, оештыручылар үз алдына тәрҗемәчеләрне тәрбияләүне дә максат итеп куйган, һәм, бу җәһәттән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты Чит телләр һәм тәрҗемә Югары мәктәбенең мөгаллимнәре ярдәмгә килгән.

Конкурсның «Проза» номинациясенә – 18 автордан, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 автордан эш кабул ителгән.  Әлеге эшләр Шәриф Камал премиясе экспертлар комиссиясе әгъзалары тарафыннан тикшерелгән.

22 нче декабрь көнне Татар китабы йортында казыйлар һәм экспертларның җыелышы барышында конкурска килгән эшләр тикшерелгән һәм нәтиҗәләр ясалган.

Шәриф Камал премиясе буенча экспертлар комиссиясе әгъзалары арасында күренекле язучылар һәм газета-журналларның, Татарстан китап нәшриятының мөхәррирләре, галимнәр бар: Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Дания Заһидуллина, Ленар Шәех, Ландыш Әбүдарова, Алена Каримова, Рөстәм Галиуллин, Марат Кәбиров, Айдар Шәйхин һ.б. Экспертлар комиссиясе рәисе – Ирада Әюпова, рәис урынбасары – Разил Вәлиев.

«Олыгайгач кына әдәби эшчәнлеккә тотынып танылу алган каләм әһелләре бар. Әлеге бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләрнең барсы да диярлек алардан күпкә аерылып тора. Тел-сурәтләү чараларының киңлеге, сюжет төзү, хикәяләү алымнары - яшьләрдә камилрәк, сыйфатлырак...», - дип, үз фикере белән бүлеште язучы Марат Кәбиров.  

Шәриф Камал әдәби премиясе – ул әдәби бәйге-конкурс кына түгел, ә яшь иҗатчылар белән тәрҗемәчеләргә әдәбиятка килергә стимул бирүче һәм тулы бер мәктәп вазыйфасын үтәүче нигез дә. Бу җәһәттән шушы көннәрдә Татар китабы йорты базасында онлайн һәм офлайн «Остазлар мәктәбе» эшли башлаячак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Җиңүчеләргә премияләр тапшыру тантаналы рәвештә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) гыйнвар аенда уздырылачак. Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк. Татар әдәбиятының классигына багышланган чаралар арасында түгәрәк өстәл дә, туганнары белән очрашу да, премиягә дәгъва кылучы авторлар белән таныштыру, әсәрләрен уку (читка), таныту (портфолиолар), вебинарлар да каралган.

Җиңүчеләргә премия тапшыру тантанасы көне һәм вакыты аерым игълан ителәчәк. Чаралар турындагы мәгълүматны Татар китабы йортының социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз:

Вконтактеда

Инстаграмда

Телеграмда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев