Логотип Идель
Бу – тема!

ШОПОГОЛИЗМНАН ДӘВА БАРМЫ?

Хәзерге заманда нинди генә сәүдә үзәкләре юк. Кибет киштәләре берсеннән-берсе матур, күзне кызыктыра торган товарлар белән тулган. Әйбер күп булу сәбәпле, кайберәүләребез ни кирәген аңлап та бетерми. «Берәр вакыт кирәге чыгар әле» дип, бар күргәнне тизрәк кәрзингә тутырабыз. Бу күренеш халыкта «шопоголизм» терминын йөртә.

Шопоголизм, ягъни «кибет чире», белгечләр фикеренчә, күбрәк хатын-кызларга хас. Матур киемнәр, өй кирәк-яраклары, бизәнгечләр кызларның күзләрен җәлеп итеп ала, «гипнозлый». Хәзерге вакытта кирәк нәрсәне  хәтта өйдә утырып та сатып алып була.  Моның өчен интернет кибетләр бар, ә хатын-кызга шул гына кирәк. Рәхәтләнеп, дөньясын онытып, шул интернет кибеткә кереп китә дә, аннан кирәгенә дә, кирәкмәгәненә дә заказ бирә. 

Ни өчен шопоголизм хатын-кызлар арасында еш күзәтелә соң? Психологлар фикеренчә, бу күренеш үз-үзеңне бәхетле тою, эчтәге «бушлык»ны тутыру яисә ялгызлыктан котылырга теләү билгеләре булып санала. Шунысы кызык: шопоголизм яшьтән тормый икән. Уналтыда да, алтмышта да «шопомания» була ала. Нәрсә дә булса сатып алган саен, шоколад ашаган сыман, кәеф яхшыра, серотонин гормоны арта. Әлбәттә, кеше үзен бәхетле сизсә, бу бик әйбәт. Әмма бу – бәйлелек, һәм аннан котылырга кирәк.       

Белгечләр «кибет чиреннән» котылу өчен берничә ысул тәкъдим итә. Иң беренче эш итеп, сатып алуны планлаштырырга кирәк икән. Кәгазьгә хәзерге вакытта мөһим булган әйберләр исемлеген генә язып, шул кирәк-яракларга гына җитәрлек акча белән кибеткә бару яхшы нәтиҗәгә китерә. Икенче файдалы ысул ул – кибетләрне башка төрле күңел күтәрә торган урыннар белән алыштыру. «Авыруны» җиңәргә бию түгәрәкләренә язылу, дуслар белән күбрәк вакыт уздыру, сәяхәт итү булыша. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, мәгълүмати тирәлекне үзгәртү ысулы да яхшы булып санала. Безнең фикерләребез күпчелек очракта әйләнә-тирә мохит белән бәйле. Телевизор, реклама, интернеттагы баннерлар – барысы да безгә йогынты ясый. Шуңа күрә, аларны читләтеп үтү мәҗбүри дип уйлый белгечләр.

Ләкин бу язып үткән ысуллар ниндидер уңай нәтиҗәгә китерсен өчен, башта үз-үзең белән уртак фикергә килү кирәк. Син чынлап та бу «авырудан» котылырга телисеңме? Моның өчен нәрсәләр эшләргә риза? Әлбәттә, бу бик  җиңел процесс түгел. Еллар буе формалашкан гадәтне бер көндә генә юкка чыгарып булмый. Үз өстеңдә эшләгән очракта гына XXI гасырның бу «авыруыннан» котылып булачак.

Гүзәл, 22 яшь:

– Тәгаен әйтә алам: мин – шопоголик түгел. Берәр әйбер алганчы, баш белән уйлыйм. Үз-үземә «Бу әйбер миңа чыннан да кирәк булачакмы, яисә мин аннан иртәгә үк туячакмынмы?» дигән сораулар бирәм. Сыйфатлы киемнәр, өй кирәк-яракларын яратам.

Эльвина, 22 яшь:

– Сер түгел, мин матур әйберләр яратам. Үземә ошаган кием яисә аксессуар күрсәм, фикерем буталып, соңгы акчамны да жәлләмичә, сатып алам. Дөньяда бер генә яшибез ич, матур буласы килә. Димәк, мин шопоголик булам инде...

Марат, 25 яшь:

– Мин кирәк нәрсәне генә алырга тырышам, акчаны уйлап кына тотам. Кибетләрдә йөрергә яратмыйм, минемчә, бу вакытны бушка уздыру.  

Юлия, 23 яшь:

– Үземне кибетләргә бәйле дип санамыйм, ләкин кызыккан әйберемне тапсам, сатып алам. Бүгенге көндә мөһим булган товарларны гына алырга тырышам, бар ялтыраган әйбергә исем китми.

Алинә, 22 яшь:

– Киенергә бик яратам. Айга бер-ике тапкыр үземә яңа кием-салым сатып алам. Шул рәвешле кәефемне күтәрәм. Һәрвакыт матур буласы килә.

Илсөяр МАЛИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев