Логотип Идель
Бу – тема!

«ШКОЛА 21»: УКЫТУЧЫСЫЗ, БИЛГЕЛӘРСЕЗ МӘКТӘПТӘ УКЫЙСЫҢ КИЛСӘ, АШЫК!

Казанда “Школа 21” дигән өр-яңа мәктәп эшли башлаячак. Тиздән ул үзенең булачак студентлары белән очрашулар оештыра башлый. “Школа 21” Казан кампусында студентларны укыту 2020 елның кышында башланачак. Хәзерге вакытта “Школа 21” Казан филиалына конкурс зур. Анда бер урынга 32 кеше дәгъва кыла.

“Школа 21” – Сбербанкның белем бирү проекты. Ул дөньякүләм дәрәҗәдәге программистларны әзерләячәк. Хәзер ул Казанда укыячак потенциаль студентлары белән очрашулар оештыра башлый. Ул әлеге мәктәптә уку өчен сайлап алуның йомгаклау туры булачак. Аннары исә программалаштыру курслары оештырылачак. Аның нәтиҗәләре буенча “Школа 21” Казан филиалы студентларының исемнәре билгеле булачак.

“Школа 21” – гадәти булмаган белем бирү инициативасы. Ул программалаштыру өлкәсендә бушлай белем алу мөмкинлеген бирә.  Анда укырга керү өчен моңа кадәр алынган белем, эш тәҗрибәсе, диплом булу, программалаштыра белү дә кирәкми. Әлеге мәктәп «Ассоциации 42» француз франшизасы буенча эшли. Ул соңгы 6 елда Европа, Америка, Россия IT-компанияләрендә зур популярлык казанган. Россиядәге беренче шундый бушлай мәктәп Мәскәүдә 2018 елның көзендә Сбербанк инициативасы ярдәмендә ачылган.

Казанның әлеге мәктәбендә уку өчен барлыгы 8000 гариза килгән. Хәтер һәм мантыйкка багышланган уеннарны 1317 кеше уңышлы узган. Аларның 886сы – Казаннан читтә яшәүчеләр. Хәер, әгәр син дә әлеге мәктәптә укырга телисең икән, әле поездның соңгы вагонына сикерергә өлгерәсең. 2 декабрьгә кадәр 21-school.ru сайтында гариза тапшырырга мөмкин. Казандагы бу мәктәп ел саен 500 программист әзерләячәк.

Кандидатларны дүрт этапта сынаганнар: онлайн-уеннар, видеоинтервью, әңгәмә, дүрт атналык “бассейн” (“Школа 21”дә программалаштыру буенча сайлап алу интенсивы). Сайлап алу ике дулкында узачак. Нәтиҗәдә, 250 катнашучы инновацион методика буенча IT-технологияләр буенча бушлай уку мөмкинлеген алачак. Студентларны тулай торак белән дә тәэмин итәчәкләр.

 “Школа 21”дә укучыларның уртача яше – 22. Аларның 25 проценты – кызлар. Бирегә укырга кабул иткәндә, бер генә таләп бар: ул да булса – кешегә 18 яшь тулу. Әлеге мәктәптә укучылар 1,5-3,5 ел белем алачак. Биредә укытучылар да юк, лекцияләр дә уздырылмый, хәтта билгеләр дә куелмый. Мәктәпнең исеме 21нче гасырда профессионалга кирәк булачак әзерлек дәрәҗәләре һәм белем күләмен күрсәтә. “Школа 21” студентларының дөньяның 12 илендә алып барылган шушы ук программаларга күчү мөмкинлеге бар. Россиягә дә әлеге мәктәптә укыр өчен башка чит илләрдән күчүчеләр бар.

фото https://srb62.ru/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев