Логотип Идель
Бу – тема!

ШИКӘРНЕ НӘРСӘ БЕЛӘН АЛЫШТЫРЫРГА?

ШИКӘР. Аның ни дәрәҗәдә зыянлы булуын без аңлап та бетермибез. Ул артык авырлыкка,  иртә картаюга китерә, йөрәккә тискәре йогынты ясый, иммунитетны какшата...

 Аны нәрсә белән алыштырырга була соң? Бүген шул турыда сөйләшербез!

Бал

Бал – шикәрне алыштыра торган натураль продукт. Аның файдалы сыйфатлары турында инде 5 000 ел элек үк билгеле булган.

Аның файдасы нидә?

– бактерияләрне юк итә;

– ашказаны системасын көйли;

– йокыны яхшырта;

– кан басымын көйли.

Никадәр генә файдалы булса да чамасын да белергә кирәк. Аның күләме хатын-кызлар өчен тәүлегенә 2 аш кашыгы, ир-атлар өчен 3не тәшкил итә.

Стевия

Әлеге натураль продуктны Көньяк Америкада үсә торган үсемлектән алалар. Аның согы гадәти шикәрдән 250-300 тапкыр баллырак. Аны десертлар әзерләгәндә кулланалар, каһвә, чәйгә салалар. Бик баллы булганга күрә стевияне бик аз күләмдә салырга кирәк.  Мисал өчен, 1 чәй кашыгы шикәр урынына аны 2-6 тамчы гына да салырга була.

Аның файдасы нидә?

калорияләре юк;

канцерогеннары юк;

җылытканда файдалы үзенчәлекләрен саклый.

Стевияне кулланганда шуны истә тотарга кирәк: аның тәүлеклек нормасы – 1 килограмм авырлыкка 2 миллиграмм. Шуннан күбрәк кулланган очракта ияләшү барлыкка килергә мөмкин һәм кан басымы төшә ала.

Өрәңге ширбәте (кленовый сироп)

Өрәңге ширбәте Канада һәм АКШта үсә торган  шикәрле өрәңгедән алына. Әлеге продукт җылытканда үз сыйфатларын югалтмый.  Шуңа күрә ризык әзерләгәндә кулланыла. Шулай ук аны коймак һәм башка шуның ише ризыклар өстенә дә агызып ашыйлар.

Аның файдасы нидә?

– анда тимер, кальций, марганец кебек 54 файдалы матдә бар.

– шушы матдәләр икенче тип диабет;

– онкологик авыртулардан;

– йөрәк авыруларыннан ярдәм итә.

Аны алганда составына игъибар итегез: зарарлы химикатлар булмасын.

Патока

Патока – камыш шикәрен эшкәрткәннән калган ширбәт. Ул зур сәүдә үәелкәрендә һәм диетик туклану кибетләрендә сатыла.

Аның файдасы нидә?

кан басымын көйли;

инсульттан саклый;

кандагы шикәр күләмен көйли;

ашказанын системасына яхшы тәэсир итә;

балга аллергия булган очракта, аны алыштыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев