«ШАЯН ONLINE» БӘЙРӘМ КОНЦЕРТЫ!

                                                                       

 

 

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концерты!

 

10 нчы декабрь көнне 16:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концертын оештыра! Туры эфирда иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар, татар эстрадасы йолдызлары, үзенчәлекле дуэтлар һәм, әлбәттә, премьералар! Концертның телевизион трансляциясен 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында һәм сайтта карарга мөмкин булачак!

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына 12 ноябрь көнне 2 ел тулды. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерли!

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышы һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барачак.  «Сәйлән» фестиваленең 2нче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыячак! Махсус кункаклар: Эльмира Калимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев.

Концертны дөньяның теләсә кайсы почмагында карарга мөкин. Безнең максатыбыз да  - туган телебез сагында булып, дөньядагы бөтен татар балаларын берләштерү. Тамашачылар өчен концертның туры эфиры YouTube каналда һәм инстаграм аккаунтта тәкъдим ителәчәк.

10 декабрь көнне «ШАЯН ONLINE» концертын 16:00 сәгатьтә YouTube  платформасы аша, ә 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! Бәйрәм программасы берәүне дә битараф калдырмас!

 

«ШАЯН ТВ» КАРА – БУЛЫРСЫҢ ШӘП БАЛА!

 

«ШАЯН ТВ» балалар каналы PR-бүлеге җитәкчесе

Җамалиева Айсылу Казбулат кызы

тел. 89196420292

 

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv

 

 

Канал турында мәгълүмат (О канале):

https://shayantv.ru/about/

«Балачак җыры» бәйгесе турында тулырак:

  1. https://shayantv.ru/news/balachak_jyry/?sphrase_id=26832
  2. https://shayantv.ru/news/Balachak_2tyr/?sphrase_id=26832
  3. https://shayantv.ru/news/balachak_20_20/?sphrase_id=26832

 

«Сәйлән» фестивале турында тулырак:

  1. https://shayantv.ru/news/seilen_2nd/?sphrase_id=27600
  2. https://shayantv.ru/news/gala_koncert/?sphrase_id=27600

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    819
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    586
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    481
    0
    0

Блоглар