Логотип Идель
Бу – тема!

ШАШЛЫКСЫЗ БӘЙРӘМ БӘЙРӘММЕНИ?! /рецептлар/

Май бәйрәмнәре дигәч, күз алдына нәрсә килә? Бәрәңге утырту, өй юу, бакча эшләре... һәм, әлбәттә инде, ШАШЛЫК! Аны әзерләүнең шәп рецептлары белән танышып чыгыгыз. ;-)

Сарык шашлыгы


Сөяксез сарык итен өлешләп (15-20 сантиметр зурлыгында) аркылыга кискәләгез һәм атланмай белән майлагыз. Аннары борыч, ваклап туралган башлы суган, яшел тәмләткечләр катнашмасына манчып, керамик савытка салыгыз. Шуңа аш серкәсе сибеп болгатыгыз да, 6-7 сәгать суык урында тотыгыз. Гадәттә, бу шашлыкны чистартылган бәрән бөере һәм помидор белән кыздыралар. Әзер шашлык соус белән табынга бирелә.

Балык шашлыгы


Шашлык өчен тәрәч һәм судак балыгы кулай. Сөягеннән әрчелгән балык итен юып, салфетка белән корытыгыз. Шуңа лимон согы сибеп, зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез.

Орлыгы әрчелгән баллы борыч һәм ташкабакны боҗралап кискәләгез. Аннары, балык кисәкләрен шулар белән аралаштырып, шампурга тезеп кыздырыгыз.

Мангал бик биек булырга тиеш түгел. Ит яки балык күмердән 5-6 сантиметр биеклектә кыздырыла. Шул ук вакытта итне күмергә бик якын куярга да ярамый.

Дөрес тукланучылар өчен махсус:  “Кефир белән ясала торган тавык шашлыгы”


Моның өчен безгә кефир (2,5%) — 0,5 л, тавык — 1,5-2 кг, суган — 2 данә, сарымсак – 2-3 теш, сыек май – 2-3 аш кашыгы, тоз, борыч һәм тәмләткечләр кирәк булачак.

Тавыкның тиресен салдырыгыз һәм кечерәк кисәкләргә бүлгәләгез. Суганны түгәрәкләп турарга, ә сарымсакны угычта уарга кирәк. Аннан 2-3 кашык сыек май салабыз, кефир агызабыз, тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез. Барысын да яхшылап болгатабыз һәм төнгә суыткычка алып куябыз. Кыздырганда күмер өстендә 15-20 минут тотабыз. Яшел суган белән ашасагыз, телегезне йотачаксыз! ;)

[caption id="attachment_35608" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Шашлык пешергәндә безгә ярдәм итәчәк ЛАЙФХАКЛАР:

  • ит кидерткәнче шампурны үсемлек мае белән майлап, берничә минут утта кыздырып алыгыз. Ит кисәкләре сусыл булып пешәчәк;

  • шашлык өчен иң кулае - яфраклы агач ботаклары, сәрби, каен агачлары. Шулай ук күгән (терн) һәм кизил агачлары да ярый. Ә менә ылыслы агачларны һич тә кулланмагыз: ылыс исе шашлыкны тәмсезләндерә;

  • шашлык пешергәч, мангалны чистартып кую зарур. Шулай эшләмәсәң, икенче пешергәндә шашлык тәмле булмый;

  • серкә (уксус) урынына лимон согы кулланырга киңәш итәбез. Серкә итне катылата;

  • шампурларны еш бормагыз. Алайса ит каты һәм коры булып пешәр;

  • күмер белән ит арасындагы аралык 12-13 см булырга тиеш.


Ашларыгыз тәмле, ә ялларыгыз файдалы узсын! ;)





Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев