Логотип Идель
Бу – тема!

ШАХМАТНЫ КАЙДА ДА УЙНАРГА МӨМКИН

Салкынча яңгырлы көн. Җитмәсә, Хэллоуин да узып китте – күңелсез. Мондый вакытта Арчада кайда барып сугылырга мөмкин дигән сорау хәтта туарга да тиеш түгел – әлбәттә, каһвәханәгә.

Арчадагы бердәнбер каһвәханә хуҗасы Альберт Зарипов – бер дигән тәвәккәл, булган егет. Яшь булуына да карамастан, аны шәһәрлеләр инде бик яхшы белә. Арчада заманча, зәвыклы каһвәханә ачудан курыкмаган егет бер ел эчендә инде шәһәрдә традиция булып киткән өстәл уеннары кичләрен оештыручы, хәйрия акцияләрендә катнашып кына калмыйча, аларны әйдәп баручы буларак танылып өлгергән. Бу юлы уена ни килгән икән Альбертның дигән сорауга озак уйлап торасы булмады, шулай да каһвәханәгә килеп керү белән шахмат такталары артында утыручы малай-кызларны күрү гаҗәпләндерде дию генә аз булыр. Балалар арасында шахмат турниры оештырган икән ләбаса!

Альберт Зарипов, яшь эшмәкәр:

“Мин каһвәханә ачылганнан башлап диярлек яшьләр өчен өстәл уеннары, кино карау кичләре уздыра идем. Ә менә соңгы араларда каһвәханәгә кереп шахмат тактасы артында уен уйнап утыручы балалар, үсмерләр арта төште. Кызыксынып, алар белән аралашып киттем. Минем шахмат уены белән мөнәсәбәтләр бик үк яхшыдан түгел – балачакта өйрәнеп карадым, булып чыкты дия алмыйм. Әмма бу уенны хөрмәт итәм.

Без үзебезнең каһвәханәбезне Арчада яшәүчеләргә мәдәният очкыны таратучы бер урын итеп позициялибез. Шунда уйлап куйдым – ә ник соң әле шахмат буенча ярышлар оештырмаска. Арчада шахмат клубы барлыгын белмәгәнмен дә икән – Укучылар сараенда инде ниче еллар уңышлы гына эшләп килә икән ул. Аларга тәкъдим белән килгән идем – дәррау күтәреп алдылар, оештырырга ярдәм иттеләр”.

Ярышларны ике көнгә бүлеп үткәргәннәр. Беренче көн – сайлап алу этабы. Анда 60-70 укучы җыелган. Яшь категорияләре – 3 сыйныфтан алып 10 сыйныфка чаклы. Альбертны моның кадәр бала килүе шаккаттырган:

“Моның кадәр бала булыр дип бер дә уйламаган идем, дөресен әйтәм. Нәтиҗәдә алар арасыннан 15 кеше икенче, финал этабына чыкты. Икенче көн уеннарын биредә, каһвәханәдә үткәрергә булдым”.





Әйтергә кирәк, каһвәханә атмосферасында шахмат уены бөтенләй икенче төрле кабул ителә. Моны Укучылар сараенда рәсем һәм шахмат буенча түгәрәкләр алып баручы Айдар абый Яхин да билгеләп китте:

“Мондый бәйге узу – балалар өчен бик яхшы. Шахмат уенына, аның заманча таләпләргә туры килә алуына бик яхшы реклама бу, аларның кызыксынуы арта гына. Монда минем укучыларым да байтак, аларны кайберләре 5 яшьтән, балалар бакчасына йөргән чагыннан ук уйный. Гомумән, кафе-каһвәханәләрдә шахмат уйнау – электән килгән гадәт, Алехин, Ботвинник, Смыслов кебек атаклы уен осталары да шушындый урыннарда уеннар үткәргән. Балалар да монда үзләрен икенче төрле тота – аларга иркенрәк, ниндидер рәсмилек булмаган тирәлек аларга кулайрак. Бик ошый безгә дә, аларга да кыскасы”.

Чыннан да, балалар бер дә тартынып тормый, кайсы баскан, кайсы утырган килеш уенга бирелеп уйныйлар. Уеннан бушаган арада кайсы берсе китап актарырга тотына – каһвәханәдә киштәләрдә торган китаплар байтак.

Ярыш этаплары арасында Альберт шахматчыларны чәй белән дә сыйларга онытмаган. Әмма катнашучылар өчен күңелле хәбәр бу гына түгел – ярышның финал этабына чыккан һәрбер яшь шахматчы 100әр сум алачак, җиңүчегә бүләк исә – 1000 сум, икенче-өченче урынга – 500 сум. Моның белән генә Альбертның бүләкләре тәмамланмый әле – өстәл уены һәм китаплар шулай ук үз ияләрен табачак.





Альбертның планнары зурдан – өлкәннәр өчен дә шушындый ук ярышлар уздырмакчы, иганәчеләр тапкан очракта әле район күләменә дә киңәйтмәкче әлеге традицияне. Шулай була гына күрсен!

Ярышның нәтиҗәләре:


Кызлар арасында:


1 урын Хәмидуллина Гүзәл


2 урын Гарифуллина Ралина


3 урын Нурмиева Алия



Малайлар арасында:


1 урын Мөхәммәтҗанов Камил


2 урын Шәфигуллин Камил


3 урын Мөхәрләмов Малик


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев