Логотип Идель
Бу – тема!

ШӘҖӘРӘ ЯСАУ: МӨҺИМ, ӘММА ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ

Кечкенә вакытта без барыбыз да, нәкъ нәни эзтабарлар сыман, эзләнергә, китап, документлар, фотолар актарырга яратабыз. Үзеңнең нәсел агачыңны – шәҗәрәне төзегәндә дә шактый тырышырга, архивларда да казынырга туры килә. Соңгы араларда шәҗәрәләр аеруча популярлашып китте. Үз нәселеңнең тамырларын барларга, буыннан-буынга тапшырырга теләгән һәркем бу эшкә алына. Кемдер аңа курыкмыйча үзе тотынса, башкалар аны архивларда эшләүче махсус белгечләргә тапшыра.

Сүз уңаеннан, 10 март – Россиядә архивлар көне буларак билгеләп үтелә.



“Ялкын” журналы шәҗәрә төзү миссиясенә алынучылар белән аралашты.

Шәҗәрә төзүне берүзеңә башкарып чыгып буламы?


Диләрә Гафиятуллинаның шәҗәрә белән танышу тарихы мәктәп елларыннан ук башланган. Күп очракта нәсел агачын ясауны өй эше итеп тә бирә торган булганнар. Вузны тәмамлаганда, диплом эшен шәҗәрә темасы белән бәйләргә булган ул. Сәнгать факультетында укыгач, дипломын Тукайның шәҗәрәсенең сәнгати бизәлешенә багышланган. Ә аннары үзенең шәҗәрәсен төзергә тотынган. Бу эш моннан өч ел элек башланып киткән.

– Башта үз шәҗәрәмне төзергә булдым. Әти-әни ягыннан нәсел агачларын ясагач, аларны берләштердем. Кияүгә чыккач, без иремнең ягыннан нәсел агачын төзергә тотындык. Туганнарым да бу идеяне бик шатланып кабул итте, – ди Диләрә.

Бу эшне башлап җибәргәч, Диләрәнең туганнарына кунакка барулары да ешайган. Табын артында сөйләшеп, ничә чынаяк чәй эчкәннәрен ул үзе генә белә. Иске дәфтәрләр, язулар карап, фотолар җыеп йөрергә туры килгән. “Ни өчен ясыйсың?” дип сораучылар да, сәерсенеп караучылар да булган.

Әзерлексез эш барып чыкмый. Шуңа да, шәҗәрә төзер алдыннан, Диләрә Татарстанның Милли архивында махсус лекция тыңлаган. Шулай ук китаплар авторы Ольга Валяеваның «Родовые сценарии» курсын узган. Бүген психологиядә нәсел турындагы юнәлешләр күп. Мисал өчен, Диләрә бу эштә расстановка һәм трансформация методларын кулланган. Боларны үзе аркылы үткәргән. Үз шәҗәрәсен туплар, кешеләрне табу өчен туганнарына мөрәҗәгать иткән. Аның әбисендә, шактый истәлекләр сакланган. Әбисенең апасы – Зәйтүнә ханым бик күп исемнәрне, даталарны хәтереннән сөйләп бирән.

– Шәҗәрә ясау өчен миңа архивта утырырга туры килмәде. Чөнки гаиләбездә бик күп мәгълүмат сакланган. Җиденче, сигезенче буыннарның исем-даталарына кадәр бар. Иң төп максатым нәселебездәге һәр кешегә шәҗәрәдә үз урынын булдыру иде. Язулар бик күп, алар төрле җирдә саклана. Мин аларны туплап, бердәм система ясарга булдым. Күбесенчә гаиләдә сакланган документларга нигезләндем. Гомумән, архивка мөрәҗәгать итү – бәхәсле момент. Лекциядә дә, архивтан белешмә алыр өчен, исем-дата һәм кешенең туган җире кирәклеген әйттеләр. Мин аларның бөтенесен белгәч, андый белешмә алуны кирәк, дип тапмадым, – ди Диләрә.

Әти-әнисе ягыннан шәҗәрә төзү якынча бер елга сузылган. Чөнки бу эш белән Диләрә буш вакытларында гына шөгыльләнгән. Иренең шәҗәрәсе ярты ел эчендә төгәлләнгән. Ә ул нәселдә, кызганыч, бернинди дә язулар сакланмаган булган. Шуңа күрә барысын да телдән-телгә күчкән мәгълүмат, фотолар буенча гына туплаганнар. Хәзер Диләрә үзенең һәм иренең шәҗәрәсен берләштергә уйлый.

Бүген Диләрә Instagramда “Туганнар” дип исемләнгән аккаунт алып бара. Анда ул шәҗәрә ясау серләре белән уртаклаша. Үзенең нәсел агачын төзегәндә хаталарсыз гына булмаган, шуңа да озакка сузылган. Башта агачны өстән аска үсә итеп төзегән, аннары кирегә борырга булган.

– Планлаштыру бу эштә, һичшиксез, ярдәм итә. Әгәр төгәл карта, пунктлар бар икән, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген, күпме вакытка сузылачагын беләбез. Беренче шәҗәрәмне эшләгәндә, моның берсе дә булмады. Булса, эше күпкә җиңеләйгән булыр иде, – ди Диләрә.

Шәҗәрәне ясаганда, кызыклы моментлар да булган. Нәсел агачын төзергә уйлагач, Диләрә бабасы сөйләгәннәрен язып барган. Мәсәлән, өченче буын бабасының 11 хатыны һәм 21 баласы бар, дигән. 21 баланың бишесенең генә исеме билгеле булган. Әмма былтыр Диләрәнең апасы бер туганы бар икәнен искә төшергәч, Википедиядә аның турында мәгълүматка тап булып, аның Татарстандагы рационализатор икәнлеген белгәннәр. Ул бабасының әтисенең бертуган абыйсы булган. Бу кешенең үзен тапкач, кунакка чакырып, бәйрәм оештырганнар. Ул бөтен серләрне ачкан да инде: өченче буын бабасының хатыны өчәү, ә баласы 11 булган. Яңа туганнарын табу Диләрәләр гаиләсе өчен зур вакыйга булган. Ул этапта шәҗәрәгә 100дән артык кеше өстәлгән. Нәселләренең үсә барганын, олырак буын кешеләр белән аралашу да бик мөһим икәншлеген аңлаганнар.

Шәҗәрә ясау “чир”ен Диләрә башка туганнарына да йоктырганнар. Апасы да шәҗәрә ясау белән шөгыльләнә башланган. Аның иренең туганнары Facebook аша табылган. “Шәҗәрәнең үсә һәм арта баруы шатландыра гына, чөнки Һәр кеше шәҗәрәдә үз урынын алырга тели”, – ди ул.

Бүген Диләрә әтисе, әнисе һәм иренең әти-әнисе ягыннан барлыгы 4 шәҗәрә ясаган. Алар аны күпләп бастырып, туганнарына таратып, 10га якын вариация булдырган. Гомумән, мондый шәҗәрәне туганнары бик шатланып кабул иткәннәр. Авылда өйнең түренә элеп куелган шәҗәрәләрне күргәч, кунаклар да игътибар итеп, сораулар бирәләр икән. Хәер, Диләрәнең туйларына чакыру открыткалары да шәҗәрә темасына бәйле булган.

Ышанычлы кешеләргә тапшырып буламы?


Үз нәсел-нәсебеңне белү теләге көчле булса да, шәҗәрәне төзүдә таянып эш итәрлек кирәкле документлар булмаска мөмкин. Мондый вакытта нәсел агачын төзүче махсус кешеләргә мөрәҗәгать итәләр. Гадел Хәсәншиннарның гаиләсе дә шәҗәрәне шул рәвешле ясаттырган.

Бу гаиләдә шәҗәрә ясату теләге күптәннән яшәп килгән. Шушы эшнең мөһимлеген аңлау этәргеч булган. Башлангыч инициативаны Гаделнең әнисе белдергән. Инициаторлары ул булса да әтисе линиясен тикшерткәннәр. Шәҗәрә ясаганчыга чаклы Гадел үзенең дүртенче буынына кадәр белгән.

– Шәҗәрәне, үз тарихыбызны белеп, балаларыбызга җиткерү максатыннан, төзеттек. Без беренче чиратта ук махсус белгечкә мөрәҗәгать иттек. Үзебездә булган документлар белән бүлештек. Әгәр кем дә булса шундый хезмәткәргә мөрәҗәгать итсә, бабаларыгыз яшәгән торак пунктның рәсми исемен генә түгел, ә халыкта ничек йөртелгәнен дә әйтергә кирәк. Мәсәлән, безнең авылның рәсми исеме – “Югары Берсут”, халык арасында аны “Кыерлы”, дип йөртәләр. Белгеч архивларда эзләнеп, бу авыл буенча мәгълүмат таба алмагач, гаҗиз булган. Ә халык арасындагы исемен әйткәч, бу аның эшен җиңеләйтте, – ди Гадел.

Архивларда эзләнгән шәҗәрә төзүчеләр метрика кәгазьләрен карый, әби-бабаларның яшәгән территориясен, гаилә тарихындагы мөһим вакыйгаларны, һөнәрләрен сорый икән. Мисал өчен, Минзәлә районында яшәүчеләрне Татарстан архивларыннан эзләү файдасыз. Чөнки элек Минзәлә өязе Уфа губерниясенә кергән.

Гадел гаиләсе шәҗәрәне моннан 5-6 ел элек ясаткан, ул вакытта бер линия (әтиең яки әниеңнеке) 50 мең сумга якын булган. Ләкин бу бәягә күп кенә хезмәт кергән. Шәҗәрәне “под ключ” ясау үз эченә гарәп һәм кирилица графикасында рамкага урнаштырылган шәҗәрә рәсеме, бөтен документларның копиясе, метрика копияләре, реферат сыман мәгълүматны алган. Белгечләргә мөрәҗәгать иткәндә, шәҗәрә төзү, ким дигәндә, өчен 2-3 айга сузылырга мөмкин икән.



– Без шәҗәрә ясалып беткән мизгелне зарыгып көттек. Шушы белгеч безгә килгәч, үзенең җыйган материлларын сөйләде. Бу безгә бик зур тәэсир ясады. Үз буыныбыз тарихы да кызык булды, хәрби татар нәселе булып чыкты. Иң соңгы билгеле булган бабай да “потомственный служилый татарин” икәнен белдек. Аңа кадәр дә бабайлар дәүләт хезмәткәрләре булып эшләгән. Соңгы билгеле булган бабабызның яшәгән чоры Петр I вакытына килеп тоташа. Алар барысы да әти туган авылда яшәгән икән. Шушы мәгълүматны белү авылга, төп йортка карата мөнәсәбәтне үзгәртте. Аның кадерен тагын да күбрәк аңлый башладым, аңа карата ихтирам, мәхәббәт хисләре артты, – ди Гадел.

Әйе, шәҗәрә төзү – бик кирәкле һәм мөһим адым. Җиде буын бабаңны бел, дип юкка гына әйтмиләр шул бездә. Шуңа бу эшкә алынсаң, сиңа туганнарың гүр иясе булган әби-бабаларыңны искә алган өчен рәхмәт кенә әйтер. Ә түргә эленеп куелган шәҗәрә рәсеме нәселегездә синең дә билгеле бер урын алып торганлыгыңны күрсәтер.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар геройларның шәхси архивларыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев