Логотип Идель
Бу – тема!

ШӘҺӘР ЙОКЛЫЙ, ГЕОКЭШЕРЛАР УЯНА

Роберт Стивенсонның «Остров сокровищ» китабындагы кебек, хәзинәләр эзләргә телисеңме? Димәк, сиңа, һичшиксез, «Геокэшинг» уенына кушылырга кирәк. Нәкъ менә шушы вакытта гына үзеңне чын әкият дөньясына эләккән сыман хис итәрсең. Һәм «геокэшинг», «кэш», «логбук», «трэвел бэг» кебек сүзләр белән дә танышырсың. Казан кызы Алинә Яруллина «Геокэшинг» уены белән Швейцариядән канатланып кайткан. Хәзер Казанда да хәзинә эзләп йөри. Үзе кебек маҗаралар, «Геокэшинг»ка мөкиббән китүчеләрнең республикабызда күбрәк булуын тели ул.

#Ялкын Алинә белән «Геокэшинг» уены турында әңгәмә корды. Серләр калмады - син дә кушыл!

– Алинә, син геокэшинг белән кайчан таныштың?

– Без Швейцариягә әнинең дус кызы янына бардык. Ул апа үзе дә геокэшинг белән бик нык кызыксына. Аларда, ялларда башка шәһәргә китеп, геокэшлар эзләү традициясе бар. Мисал өчен, бер көн эчендә шул апа дуслары белән 50 (!) геокэш тапкан. Яңа шәһәргә килү белән, болай гына йөрмәс өчен, анда, геокэшлар бар икәнен аңлап, аларны эзләргә керешәләр. Без дә Швейцариянең кайбер шәһәрләрендә булдык. Ул кеше безгә яңа геокэшлар һәм кызыклы булган искеләрен күрсәтте. Мине дә бу шөгыль мавыктырды. Үзем геокэшинг мобиль кушымтасын инде күптәннән йөкләгән булсам да, аны моңарчы кулланмый идем. Казанда геокэшлар бик аз булганга, мин моңа бераз күңелсезләнеп, бу эшне ташлаган идем. Хәзер инде, Швейцариядән канатланып кайтып, геокэшинг белән ныклап шөгыльләнергә булдым. Бу уен алманнарда да бик популяр. Мәскәүдә дә геокэшлар әллә ни күп түгел. Мин тиздән Япониягә барырга җыенам. Токиода геокэшларны караган идем: анда бик күп!

– Әлеге уенда катнашыр өчен нәрсә кирәк?

– Башта йә мобиль кушымтаны урнаштырырга яки www.geocaching.com дигән махсус сайтта теркәлергә кирәк. Анда син урнашкан тирәнең картасы чыга, анда урнаштырылган кэшларны күреп була. Гадәттә, әлеге кэшлар шәһәрнең тарихи, мәдәни объектлар янында була. Безнең Казанда исә алар Казан Кремле, Игенчеләр сарае янында, шулай ук Жилплощадкада бар. Гадәттә, алар туристлар йөри торган яки кешеләр яратып өлгергән урыннарда була.

[caption id="attachment_28699" align="alignright" width="300"] Кэш урнаштырылган логбук (logbook) шундый була. Анда исемнәр, даталар языла[/caption]

– Нәрсә соң ул кэш үзе?

– Гади тел белән әйткәндә, кэш – ул «тайник». Смартфонда син табарга теләгән «тайникны» күрергә була. Гадәттә, «тайник»ның, ул урнашкан җирнең тасвирламасы була. Мисал өчен, Казан Кремлендә урнашканында Кол Шәриф мәчете турында әйтелә. Казанда бу мобиль кушымтадагы мәгълүмат – рус һәм инглиз телләредә, ә Швейцариядә – немец телендә. Син мобиль кушымтага кереп, үзең табарга теләгән «тайник»ны сайлыйсың. Мәсәлән, Казан Кремле территориядәгесен. Син «старт» төймәсенә басасың, ул үзе геолокация буенча маршрутны чыгара. Шушы «тайник»ны булдырган кеше аны кайсы ноктадан табып булганлыгын күрсәтеп калдыра. Шулай ук хәзинәне тасвирлап биргән, аны табырга ярдәм итә торган сүзләр була. Кеше аны болай гына таба алмый. Тиешле ноктага килеп җиткәч, кушымта «Сез килеп җиттегез!», дип хәбәр итә. Һәм шуннан соң син эзләргә керешәсең.

– Бу «тайник» нинди формада булырга мөмкин?

– Гадәттә, ул ниндидер кечкенә банка яки кап була ала. Аның эчендә логбук ята. Анда логның (катнашучы) исеме, идентификация номеры языла. Син дә шул кәгазьгә «тайник»ны кайчан тапканыңны язасың. Кайвакыт логбук янында трэвел-бэглар да очрый. Трэвел-бэг – ул значок, брелоклар. Аларда «Бөтен илне гизеп чыгарга», «8 илдә булырга» дигән язулар булырга мөмкин. Әгәр сиңа шундый язу эләгә икән, син мондый «тайник»ны тапканыңны хәбәр итәсең һәм киләсе юлы аның үзең белән башка шәһәргә яки илгә алып китеп, шундагы берәр урында калдырасың, моның турында кушымтада язасың. Шулай итеп, бу «тайник»лар бөтен дөнья буйлап сәяхәт итә. Ә аны булдыручы трэвел-бэгының кайда икәнлеген кушымта аша белеп бара. Тапкан кеше кушымтада табуы һәм үзе белән башка илгә алып китүе турында хәбәр калдыра. Әгәр мин Казанда тапкан трэвел-бэгны башка илгә алып барсам, аны кайда урнаштырганымны хәбәр итәм. Ягъни кайбер «тайник»ларны эзләргә, ә кайберләрен табып, башка җиргә сәяхәткә алып чыгып китәргә мөмкин. Мәсәлән, без Швейцариядә тапкан тайникның трэвел-бэгында шушы илнең 26 кантоны (өлкә) буенча сәяхәт итү максаты бар иде. Шуңа мин аны таптым да, моның турында хәбәр иттем, ләкин шунда калдырдым. Үзем белән аны алудан мәгънә юк иде, чөнки мин кантоннар буенча сәяхәт итмәдем, Россиягә кайттым. Беренче тапкыр «тайник»ны яшергән кешеләр аны табучыга кечкенә бүләкләр дә калдыра ала. Мисал өчен, ниндидер значок, брелоклар була, анда «Бу бүләкләр сиңа, үзең белән ал!» дип языла.

– «Тайник» өчен нинди савыт-тартмалар кулланалар?

– Иске фотопленка савытлары, пробиркалар. Бу – үзе бер сәнгать. Швейцариядә бер күпер өстендә кэш яшерелгән иде. Мобиль кушымтада «кэш магнитлы, велосипедка бәйләнмәгән», дип язылган. Күпер нигезендә сары каймадагы ике кечкенә генә җирдә урнаштырылган плинтус кебек әйбер таптык. Гомумән, кэшларны бизәүгә кешеләр иҗади яктан якын килә. Казанның Жилплощадка якларындагы кэш берничә ел элек штурм (экстремизм буенча махсус операция) булган өйдә урнаштырылган. Кэшның кабы граната формасында икән.

– Ә бу геокэшта катнашу уенчы өчен психологик яктан нәрсә бирә?

– Миңа процесс үзе ошый. Ул балачактагы «Остров сокровищ» уенын уйнаган кебек. Синең картаң бар, син аның маршруты буенча барасың. Иң мөһиме шул: синең «тайник»ны эзләгәнеңне башка кеше сизәргә тиеш түгел. Чөнки әгәр синең янда башка геокэшерлар булса, алар шунда ук «тайник»ның кайда икәнлеген беләчәк. Ә геокэшинг белән бөтенләй дә таныш булмаган кеше әйберне алып башка урынга куярга яки ватарга мөмкин. Шуңа да моны яшерен итеп эшләргә кирәк. Бу уенны уйнаганда адреналин аласың. Мисал өчен, без Игенчеләр сарае янында яшерелгән «тайник»ны бик озак эзләдек. Аның координатлары бик үк төгәл булмады. Табар өчен 20 минут сарыф итсәк тә, соңыннан, шундый рәхәт булды. Бу уеннан соң кичергән уңай хисләр озакка җитә.

– Гадәттә, мондый «тайник»лар кайсы җирдә яшерелгән була?

– Төрле. Бәлки, бу уен кемгәдер кызык булыр һәм ул да геокэшингта катнашырга теләр, шуңа Казан турында махсус сөйләмим. Мисал өчен, Швейцариядә борынгы, күптәннән кулланылмый торган кое бар. Аның рәшәткәсе өстенә нечкә генә җеп бәйләнелгән, лескада шушы геокэш яшерелгән. Һәм ул абага яфрагы белән капланылган. Икенче геокэш исә юл билгесендә магнит булып яшерелгән иде. Шәһәрдәге иске фуникулерда да табып була иде геокэшны.

– Ә шушы кэшларны кем урнаштырып йөри: бу махсус оештыручылармы, әллә гади кешеләрме?

– Геокэшингның актив катнашучылары. Син үзең эзләп кенә түгел, аларны яшерә дә аласың. Ләкин моның өчен башта 5 кэш табарга кирәк.

– Казанда геокэшингны яратучылар күпме?

– Юк дигән фикер туды миндә. Мин аның турында үземнең дусларыма да, әниемә дә сөйләдем. Алар барысы да моның белән ялкынланып китте. Әнием белән ай тотылган көнне КФУ янындагы «тайник»ны эзләргә бардык. Тик таба алмадык, ай тотылуын карадык та кайттык.

[caption id="attachment_28700" align="alignleft" width="400"] "Тайник" эзләгәндә[/caption]

– Картада күрсәтелгән «тайник» үз урынында булмаган очраклар буламы?

– Әйе, була. Бу төрле сәбәпләргә бәйле. Кемдер аны начар яшергән, йә кемдер ул урында ремонт ясый. Ләкин кеше теге яки бу «тайник»ны тапмаса, моның турында мобиль кушымтада аның булмавы яки ватылуы турында хәбәр итәргә тиеш. Бу мәгълүмат беренче чиратта кэшны урнаштырган кеше өчен кирәк. Ул «тайник»ны йә яңадан урнаштырырга тиеш, йә урынын үзгәртергә тиеш. Бу – аның миссиясе.

– Геокэшинг белән шөгыльләнергә теләгән кешеләргә нишләргә?

– Миңа калса, бары тик башларга гына кирәк. Мин илһамланып «тайник»лар эзләргә керештем. Аннары дус кызымны да өндәдем. Ул башта «Нәрсәгә бу?» дип киреләнсә, аннары үзе дә бу уенга кереп китте. Безнең тирә-юнебездә беркем дә белми торган тайниклар бар икән бит! Мафия уенында шундый сүзләр бар: «Шәһәр йоклый, мафия уяна». Ә монда шәһәр йоклый, ә биредә ниндидер кызыклы урыннарда урнашкан «тайник»лар бар. Алар ярдәмендә шәһәр, төрле очраклар тарихын белеп була. Минем әнинең дусты Черногориядә шундый «тайник»ка тап булган. Бер күпердән машина белән егылып төшеп, һәлак булган дальнобойщикка багышланган була. Аның дуслары шушы кешегә багышланган кэш булдыра.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев