Логотип Идель
Бу – тема!

ШӘП СЕЛФИ СЕРЕ: ТАТАРСТАНДА ДИМӘССЕҢ...

Татарстаныбыз искиткеч матур табигатьле булуы белән күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Туган ягыбыз тарихы, табигате белән дә хушны җуйдырырлык. Ул - ислам һәм христиан диннәренең дуслык чыганагы да, Идел белән Кама кушылган төбәк тә. Башкалабыз Казан да бүгенге көндә иң күп туристлар җыя торган шәһәрләр исемлегенә керә.

Туристлар гына түгел, үзебез дә, туган ягыбыз табигатенә сокланып, матур-матур фотоларны социаль челтәрләргә еш куябыз. Шул уңайдан без укучыларыбыз арасында "Татарстан селфисы" дип аталган флешмоб игълан иткән идек. Флешмобта катнашырга теләгән һәркемгә бер шарт: туган ягыңның иң матур урынын фотога төшереп җибәрү. Әйе, әйе, нәкъ шулай, башка берни дә эшләргә кирәкмәде. Безгә килеп ирешкән фотоларның иң-иңнәре биредә урын алды.

Үзебездән дә бик матур табигать һәйкәлләре тәкъдим итәбез. Мөмкинлек туганда керми-күрми үтмә. Шәп селфи ясап, Инстаграмга керт тә «Мин кайда дип уйлыйсыз?» дип язып кара әле. Сине, һичшиксез, кайда да булса чит илдә, тауларда, иксез-чиксез далаларда дип уйлаячаклар. Чын! Чөнки Татарстаныбыз гаҗәеп табигатькә ия.

1. Каракүл (Балтач районы)




Әлеге күл, чыннан да, караңгы төстә. Бу күлнең тирәнлеге 8 метрга кадәр җитә, аңардан берничә елга башлангыч ала. Татарстанда балыкчыларның иң яраткан урыны булып санала.

2. Чатыр-тау (Азнакай районы)




Татарстанның иң биек ноктасы – 321,7 м. Бу калкулык тектоник хәрәкәтләр нәтиҗәсендә түгел, ә туфрак эрозиясе нигезендә барлыкка килгән. Аның киңлегендә тирән чокырлар да еш очрый. Емельян Пугачев та шушы тау итәгендә гаскәре белән басып торган.

3. Юрьев мәгарәсе (Кама Тамагы районы)




1971 елда гына ачылса да, мәгарәгә 10 мең елдан артык дип фаразлыйлар. Ул туристлар өчен Татарстандагы бердәнбер иркен кулланыштагы мәгарә булып санала. Ул гипслы, арена, камбала һ.б. берничә залдан тора.

4. «Диңгез» (Кама Тамагы районы)




Юрьев мәгарәсен аркылыгаузган батырларны тагын бер шәп бүләк көтә. Ниндиме? Мәгарәдән чыккан җирдә гаҗәеп манзара ачыла. Син, кыя һәм киң дәрья булып җәелгән диңгез.

Ышанмыйсыңмы? «Татарстанда диңгез каян килсен?» – дисеңме, алайса, бар да үзең кара. «Диңгез»гә дә, Татарстанга да гашыйк булып кайтырсың әле.

ТАТАРСТАНДА СИН БЕЛМӘГӘН ТАГЫН 3 УРЫН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев