Логотип Идель
Бу – тема!

ШӘП БАЛА БУЛЫР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?

Көзге яңгырлы, әмма бер дә моңсу булмаган көннәрнең берсендә Казан мәктәпләренең иң актив һәм ШӘП укучылары “Татарстан Яңа гасыр”га кунакка килде. Кунак булып кына калмадылар, түгәрәк өстәл артында яңа балалар телеканалы эшчәнлегенә бәя дә бирделәр.

Ишетеп беләсездер инде, озакламый “Шаян ТВ” дигән балалар өчен бедәнбер татарча телеканал эшли башлаячак. Тәүлек буе эшләячәк телеканал бу көннәрдә лицензиясен дә алган. ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов әйтүенчә, канал озакламый эфирга да чыгачак. Әлегә оештыру эшләре тулы куәтендә бара икән.

«Шаян ТВ» кара – булырсың син шәп бала!» Телеканалның шигаре нәкъ шундый. Канал эшчәнлегендә блогерлар да, яраткан герой, җырчыларыбыз да бар, Интернет дөньясы да урын алган. Ә каналның төп геройлары – Шаян малай һәм  үрнәк кыз Биби белән инде таныштырган идек.

Сүз башы бит Шүрәле, дигәндәй, “Шаян ТВ” тапшырулары турында сөйләшергә килгән балалар очрашу ахырында фикерләрен белдерде.

[gallery link="none" size="large" ids="30574,30575,30576"]

Алсу:

– Миңа “Күңелле зарядка” тапшыруында күнегүләр артык озак күрсәтелде кебек тоелды...

[gallery link="none" size="large" ids="30577,30578,30579"]

Зәринә:

– Ә миңа шул як, киресенчә, ошады. Озаклап күрсәтмәсәң, балалар аңа кушылып эшләп өлгерми бит!

[gallery link="none" size="large" ids="30580,30581,30582"]

Зөһрә:

– Ә менә миңа “Уймак” тапшыруы ошады. Башланган моменты комикслар кебек итеп эшләнгән. Шәп!

[gallery link="none" size="large" ids="30583,30584,30585"]

Гөлинә:

– Никтер кайбер урыннарда балалар сорауга җавапны алдан белгән кебек тоелды...

[gallery link="none" size="large" ids="30586,30587,30588"]

Азат:

– Тарих турында да тапшыру кирәк. Берничә гасыр элек булган вакытка эләккән кебек эшләсәң, бигрәк тә шәп булачак!

[gallery link="none" size="large" ids="30589,30590,30591"]

Зилә:

– Беренче эш итеп, “Шаян”ның инстаграмына язылдым! Хәзер яңалыкларны иң беренче булып белеп барачакмын! Тагын минем бу каналда лайфхаклар турында һәм татарлар тарихы турында тапшыру күрәсе килә. Аларда үзем дә бик теләп катнашыр идем!

[gallery link="none" size="large" ids="30592,30593,30594"]

Зөһрә:

– Биергә өйрәтә торган тапшыру күрергә теләр идем. Шул исәптән халык биюләренә дә!

“Шаян ТВ” тапшырулар төп өч блоктан гыйбарәт:


3-7 яшьлекләр өчен: “Татарча өйрәнәбез”, “Кичке әкиятләр”;


7-11 яшьлекләр өчен: “Акыл батл”, “Уймак”;


11-17 яшьлекләр өчен: “Калеб”, “Яшьләр тукталышы”, “Тамчы-шоу” һ.б.



Зилә САБИТОВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев